поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.03.2017 Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 8 март көнне югалган кыз табылган


Ике атна дәвамында Тукай районында, якындагы авыл-шәһәрләрдә Иске Дөреш авылы кызы – 16 яшьлек Юлия Немыхны эзләү чаралары барды. Юлия өеннән 8 март көнне көндезге өчтә чыгып киткән була. Ниһаять, 22 мартта кыз баланы кичке уннар тирәсендә Сарапул шәһәренең бер кибетендә күреп, танып алалар.

Хәзерге вакытта Юлия балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ата-анасына кайтарып тапшырылган. Ике атна дәвамында кыз баланың кайда булганлыгы ачыклана.

Юлия Теләнче Тамак авылында урнашкан тернәкләндерү интернат-мәктәбе укучысы. Биредә ул 2012 елдан бирле тәрбияләнә. Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хәбәр итүенчә, Юлия моңа кадәр дә югала торган булган. Мондый очраклар сигез тапкыр теркәлгән. Шунысы мөһим, интернет-мәктәптә булган вакытта кыз баланың каядыр чыгып китү нияте бер дә булмаган. Югалу очраклары өйгә, ягьни Иске Дөрешкә бәйрәм көннәрендә яки ялларга кайткач булган. Кызның «сәяхәт итү»ләре 2 яки 4 көннән дә артыграк сузылмаган – кыз бала өенә я үзе кайткан яки балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре аны Чаллы шәһәренең урамнарында табып өйгә кайтара торган булганнар. Ни өчен йорттан чыгып китеп, үзеңнең кайдалыгыңны белдермәдең, дигән сорауга кыз бала: «Миңа өйдә әти-әниләр тарафыннан игътибар җитми, үземне ялгыз хис итәм», – дип җавап бирә торган булган. Шулай ук кыз балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренә башка затлар ягыннан аның хокукына каршы бернинди дә гамәлләр кылынмавын әйткән. Югалып торган көннәрдә шәһәр урамнары буенча җәяү йөрүен сөйләгән.

Бу вакыйгага кадәр Юлия 2016 елның 5 ноябрендә өеннән югалган булган. 4 көн үткәннән соң кыз бала Түбән Кама шәһәренең Вахитов тукталышында табып алына. Шул хәлләрдән соң мәктәп-интернатка кире кайтарыла һәм укуын дәвам итә.

– Юлия сәләтле бала. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендәге пешекчеләр әзерләүче уку йортына керерегә нияте барлыгы турында сөйләде. Бәйләү, чигү эше буенча осталыгы бар. Биредә үзен яхшы хис итә, дуслары да юк түгел. Юлиянең гаиләсенә килгәндә, аларның алкоголь куллануы яки Юлиягә карата рәхимсез карашы сизелмәде, – ди  тернәкләндерү интернат-мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Фәхретдинова.

Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хәбәр итүенчә, кыз моңа кадәр дә сукбайлыкта йөрергә яраткан, үзен чит исем белән таныштыра торган булган. Ул күбрәк парклар, скверлар, фонтан тирәләрендә, кибет эчләрендә табылган.

tukai-rt.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»