поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.03.2017 Шоу-бизнес

Иркә: "Сине фермага дуңгыз карарга җибәрәм дия иде"

"Намазга басарга уйламыйсыңмы?" дигән сорауга Иркә: "Вакыты килеп җитмәде әле, -ди. Ирем уңай карый. Өебездә спиртлы эчемлек юк. Ирем мәчетләргә дә баргалый. Машинада да музыка урынына дога тыңлап йөрибез".

— Син бит тракторчы белән сыер савучы кызы...
— Әйе. Әти 40 ел тракторда эшләде. Аны әле дә эшкә алып китәләр. Кырда трактор астында майга батып ята торган кеше ул, аңа акча да кирәкми. “Әти, кеше көлдереп йөрмә инде”, — дип орышабыз. Язын китә, көз кайта. Эшен бик ярата. Әнием 30 елдан артык сыер савучы булып эшләде. 58 сыеры бар иде. 6-10 яшьтә өйдәге сыерны сава идем. Тибенә торган сыер иде. Әни: “Син аңа җырла”, — дия иде, җырласаң, тибенүдән туктый иде.

Әтием: “Укыма әле, дуңгыз караучы Дания апаң пенсиягә китә, сине фермага дуңгыз карарга җибәрәм”, — дия иде. Дуңгызлардан, аларның кычкыруыннан бик курка идем.

— Гомер буе җырлап йөрермен дип уйлыйсыңмы?
— Юк, җырлап кына йөреп булмас, Аллаһ нәрсә язгандыр. Әлегә җырлыйм. Өч абыемның берсе дә җырлый белми. Миңа әни тавышының берничә проценты гына бирелгән. Аның тавышына сокланам. Әниләр 14 бала үскән, бөтенесе гармунда уйный, матур итеп җырлый. Әни ягыннан туганнар белән очрашу — бәйрәм, бөтенесе гармунда уйнаган, әби җырлаган.

— “Йолдыз чире” белән авырганың бармы?
— Әз генә борын күтәрү булып алды. Ул чорны бер дә яратмыйм. Берара акчам да, машинам да, җырлар да булды, шулчак миндә масаю барлыкка килде. Аннан соң бетте.

— Ник?
— Җырларымны сирәк яңгырата башладылар, әкрен генә төштем.

— Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы “Душа мой”ны җырлыйсың икән. Хәмдүнә апа мактадымы?
— Орышты. “Бу җырны болай җырламыйлар, җырны әрәм итеп йөрмә. Биеп-биеп җырла”, — дип кирәкне бирде.

— Ирең әти-әниеңә ничек эндәшә?
— Ул “әти-әни” дип әйтә башлаган иде, әти белән әни миңа: “Безгә әби белән бабай дисен әле”, — диделәр. Аңлаттым. Артур бит шәһәр егете. Әни аны ярата, иркәли, безне күрми дә. Бөтен тәмле әйбер Артурга, авылга кайтыр алдыннан: “Нәрсә пешерим, кияү?” — дип кенә тора.

— Заманында кендегеңне дә ачып җырладың.
— Стилистлар кендекне ачып җырларга кушты шул. Җырчы булу теләгем көчле, ничек тә сәхнәгә менәргә иде, дип җан талаштым. Аннары көч туплагач, үземә эшли башлар идем, дип уйладым. Чын Иркәне күрсәткән җыр ул — “Карлыгачтан хәбәрем юк”.

 


ГАБДЕРӘХИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 24.03.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»