поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.11.2009 Авыл

КУЯН АСРАУ АВЫР ТҮГЕЛ

Балачактан ук куяннар белән кызыксынучы Фәнис абый Идрисов үзе артыннан башкаларны да иярткән. Бүген ул яшәгән Апас районы Әҗемдә генә түгел, тирә-күрше авылларда да, район үзәгендә дә озын колакларны тотучылар саны бермә-бер арткан. Кайсы газетага биргән белдерүен укып, икенчеләре кешедән ишетеп, Фәнис абыйдан куян балалары алып, инде үзләре дә күпләп үрчетә икән.

Әҗем зур авыл түгел. Анда якынча 70-80 хуҗалык бар. Халык ничек хәленнән килә, шулай көн күрә, тырыша-тырмаша. Күпләп умарта тотучылар да, кибет ачучылар, дуңгыз үрчетүчеләр, каз асраучылар да бар. Тормыш итәргә кирәк бит. Алма пеш, авызыма төш дип ятып булмый. Фәнис абый исә үзен берничә тармакта сынап караган.

 

–  Малай чактан ук куяннар белән кызыксындым. Аларның төрләрен булдыру, үрчетү турында хыяллана идем. Ул чакта итен генә түгел, тиресен дә оста файдаландык. Берара куян тиресеннән бүрек, бияләй тектерү модага кергән иде. Ул чакта рәхәтләндек инде. Үзе җылы, матур, йомшак. Хәзер генә аныңтиресен беркем дә файдаланмый. Куянны суйгач, тиресен шундук ташлыйбыз.

 

Ә ныклап торып куяннар үрчетү белән моннан ике ел элек шөгыльләнә башладым. Бу, бер яктан, керемле, икенчедән, рухи ял бирә. Аларны карап, тәрбияләп ял итәм. Куян асрауны хыялым да, хоббием да дип атый алам. Иртәдән караңгыга хәтле шулар белән мәшгульмен. Көнем йорт тирәсендә уза, –  ди Фәнис абый.

 

Үткән ел аның куяннар саны 300 дән артып киткән. Шуңа хуҗа кеше ояларны да күпләп ясаган. Йорт, сарайның кайсы почмагына килеп чыксаңда, куян оялары тора. Кайсында –  4, кайсында 8 әр бүлем. Быел язын озын колакларның күбесен суйганнар, сатып алучылар да шактый булган. Хәзер исә алар саны якынча 100 ләп калган.

 

Оя дигәннән, аныңда үз нечкәлекләре. Атасын-анасын, туган баласын бергә ябарга ярамый. Бала тудыручы куянга аерым караңгы бүлмә кирәк. Балалар туып ике-өч ай узгач, атасын –  атага, анасын анага аералар. 

 

–  Монысы бельгийский, тегесе соры великан, күбәләк, шиншилла, фландер... –  дип санап китте Фәнис абый, һәрберсенең ишекләрен ача-ача.

 

Төсләре дә җәлеп итә: соры, кап-кара, аклы-каралы. Берсе аеруча матур. Борын очында гына ак төртке, үзе ап-ак...

 

–  Ике ел элек Биектау районы Калинин колхозына хәтле барып, токымлы куян алып кайттык. Аларны үрчеттек. Төрләренә дә зур игътибар бирәбез. Беренче карашка төсләре белән генә аерылалар кебек. Әмма һәр төрнең үз үзенчәлеге. Кайсының ите тәмле, икенчеләре эре булып үсә... Казанда укучы студент улыбыз Руслан аеруча кызыксына. Ялларга кайткач, ишектән керә-керешкә куяннар хәлен сораша, аннары ашап-эчеп, озын колаклар янына чыгып китә. Кайда нәрсә ишетә, нинди белдерү күрә, тизрәк шуларны гамәлгә кертү ягын карый, –  ди Фәнис абый.

 

Куян балалары сорап килүчеләр шактый икән. Хәзер әҗемлеләр генә түгел, күрше-тирә авыллардан да Фәнис абыйлар йортына кеше өзелми. Халык ныклап кызыксына башлаган.

 

–  Куян асрау, әгәр азык булса, бер дә мәшәкатьле түгел. Ояларын чистарту да җиңел. Асларына поднос шикелле әйбер куйдык, шуны тартып алабыз да, җыелган чүпне чыгарып түгәбез. Ике минутлык эш. Урын-җирләрен гел чистартып тору зарур. Дымлы, юеш, җилле урында куяннар авыруга бик тиз бирешә. Алларыннан азыкны бер дә өзмәскә кирәк.

 

Алар бик тиз өлгерә, шул ягы белән аеруча отышлы. Әйтик, калифорния токымы 4 айда суярлык була. Елга дүрт-биш тапкыр бала китерәләр. Бер балалаганда якынча 9-11 не алып кайталар. Димәк, бер ана гына да хуҗасын елына 45-50 куян баласына баетырга сәләтле. Шул рәвешле, ул бик тиз үзен каплый. Суйгач, күбесенең түшкәсе уртача 3 кг була. Арада 5-6 кг чиста ит биргәннәре дә очрый. Куян ите бик тәмле, йомшак, менә дигән деликатес. Аннан еш кына шашлык ясыйбыз, майонез һәм тәмләткечләр белән маринадлап, тормыш иптәшем Зөлфия духовкада да еш кыздыра. Бик тәмле була.

 

Куян азык сайлап тормый. Ни бирсәк, шуны ашый: арпа, бодай, комбиазык, үлән, кызыл һәм шикәр чөгендере, кишер... Тик менә сатып алу кыйбатрак. Ашлыкны 5 сум 50 тиеннән бирәләр, гел ала башлагач, кесәгә шактый суга, –  ди Фәнис абый.

 

Ветеринария табибы вазыйфасын да ул үзе башкара. Куян чирләгән саен табиб чакыртып булмас, ди Фәнис абый. Әйтүенчә, куяннар ешрак колак бетеннән интегә икән. Аларга прививкалар ясый, дәвалый. Печүне дә үзе башкара.

 

Фәнис абый колхозда төрле эштә эшләгән. Белгечлеге буенча шофер-тракторчы. Хәзер беркайда да хезмәт итми. Биржага басканнан соң, 58 мең сумны алуга ирешкән ул. Шуның ярдәмендә үз хуҗалыгын булдырган.

 

Фәнис абый куян белән генә чикләнми. Соңгы елларда 15 әр баш үгез дә асрап караган. Әлеге дә баягы азык сатып алу кыйммәткә төшкәч, алар санын киметкәннәр. Хәзер 5 үгез,   2 ат, сыер, сарыклар тоталар. 100 ләп бройлер, 60 лап күркә үстергәннәр. Сыерны да берничәне асрарга исәпләре булган. Тик сөтнең литрын 5 сум 50 тиеннән генә җыялар. Бу шулай ук отышлы түгел. Шуңа әлегә сыер асрау идеясен тормышка ашырмыйлар. Аннары мөгезле эре терлекне күпләп асрауның тагын бер проблемасы бар икән.

 

–  Чирәм җирләрне, болыннарның шактый өлешен сукалап бетерделәр, шуңа көтү йөртер урын да юк, –  ди Фәнис абый.

 

Аның каравы умартачылык эше гөрләп бара. Ике як бакчалары умарта белән тулган. Рәт-рәт тезелеп киткән оялар саны 50 гә җиткән.

 

–  Күпләр умарталары кыш чыкмады дип зарлана. Безнекеләр, Аллага шөкер, үлмәделәр. Шулай да, бал бирүләре соңгы ике елда бераз түбәнрәк дәрәҗәдә. Әмма зарланып булмый. Өч ел элек һәр оя берәр фляга бал биргән иде. Аларны Казанга да озаттык, өйгә килеп тә алдылар.

 

Умарта тотуны аздан гына башлаган идем. Шулхәтле кызыксынып киттем. Вакытында карарга гына кирәк. Үз баллары белән туеналар. Прополис, чыршынын сатабыз. Үлгән кортларны да алалар хәтта. Спиртка кушып, дәвалану максатыннан  кулланалар.

 

Бал кортларының соңгы елларда күпләп кырылуын аңлап та була. Самолетлар җәй буе кырларга агу сиптереп йөри. Җил белән әллә кайларга оча бит. Аларның тискәре тәэсире булмый калмый, билгеле. Варатоз дигән авырудан яки беттән интегәләр. Шуңа аларны вакытында дәваларга кирәк, –  ди Фәнис абый.

 

Кайтырга чыкканда гына Әҗемдә фельдшер вазыйфасын башкаручы Гөлүсә апа Әхмәдуллина очрады. Бик булган хатын. Кибетләр тота, машинада йөри, халыкка медицина хезмәте күрсәтә һәм... ул да куяннар белән мавыга башлаган икән. Әле күптән түгел Фәнис абыйдан “Бельгийский великан” дигән токымны алган. Бүген анда да куяннар саны 20 гә җиткән. Тагын үрчетергә исәбе бар.

 

–  Фәнис кызыксыну уятты, аныңбелән киңәшләшәм, ул кушканча эшлим. Үзләренә карап сокланып туя алмыйм, –  ди Гөлүсә апа.

 

Гади халык кына түгел, җитәкчеләр арасында да үрчетү максатыннан куян балалары алып китүчеләр бар икән. Ите файдалы һәм диетик санала бит.

 

Куян сатулары хакында район газетасына белдерү биргәч, килеп алучылар саны да арткач, Апас куян асраучылар буенча якын киләчәктә республикада беренче урынга чыкмагае...


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 22 | 26.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»