поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.11.2009 Җәмгыять

ИКЕНЧЕГӘ ҖЫЕНМЫЙСЫЗМЫ?

“Икенчегә җыенмыйсызмы?” Кызыма 3 яшь тулгач, таныш-белешләрем шулай дип аптырата башлады. Бер балалы гаиләләргә еш бирелә торган сорау инде бу.

Балалар хастаханәсендә табибка керергә чират торганда әниләр еш кына үзара гәп корырга ярата. Уртак темалар арасында икенче бала алып кайту мәсьәләсе аеруча кызыксындыра әниләрне. “Беренчесе белән дә еш “больничный”да ятабыз, эшләгән акчам даруларга, анализларга гына китеп бара”, “Бик алып кайтыр идем дә, карьерам өзелә”, “Монысын да көчкә балалар бакчасына урнаштырдым, баланы табу белән генә түгел бит әле, киләчәген дә уйларга кирәк” –әниләр арасында иң киң таралган фикерләр әнә шулайрак. Икенче бала алып кайтучы гаиләләр алай ук сирәк очрамый әле ул бездә. Ә менә өченчегә җөрьәт итүчеләр аз. Россиядә хәзер гаиләләрнең нибары 1,3 процентында гына өч яки аннан күбрәк бала.

 

Пермь депутатлары фикеренчә, хәзерге законнар да гаиләдә бер яки ике бала тууга гына этәргеч бирә. Безнең илдә беренче балага түләнә торган пособие күләме – 1873 сум, икенче балага – 3746 сумны тәшкил итә. Хәзер исәпләп карыйк: минем санауларым буенча, бер балага аена ким дигәндә 5 мең сум акча китә. Болар подгузник, дару-витаминнар, присыпка, крем, уенчыклар өчен генә әле. Аларның да иң арзанын алсаң гына. Башка күзгә күренмәгән чыгымнарны да исәпләсәң...  Яңа гына әни булган хатын-кызга тиешле дәрәҗәдә тукланырга да кирәк бит әле. Бала имезергә сөт җитәрлек булсын өчен көндәлек рационда ите, балыгы, җиләк-җимеше дә булырга тиеш.

 

Минем кияүгә чыгып ире белән Германиягә яшәргә киткән дус кызым бар. Аның белән интернет аша аралашабыз. Кайвакыт алардагы тормышка кызыгып куям. Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да дип җырланса да, вакыт-вакыт минем дә анда китеп яшисе килә. Икенче яктан карасаң, туганнарыңны күрми яшәү бик рәхәт түгелдер дип тә уйлап куям. Дустым сер бирми үзе алай.  Беләсезме, Германиядә беренче балага – 164 евро, икенчесенә –170 евро, өченче һәм аннан соңгы балаларга - 195 евро күләмендә ай саен пособие түләнә, ягъни аларча әйтсәк, kindergeld. Тагын бер үтә дә мөһим факт – пособие гаиләнең матди хәленә карап кына түләнми. Байлар да, урта хәллеләр дә шул ук акчаны ала. Барысы да бертигез. Тагын бер кызыктырырлык нәрсә: бу илдә пособие балага ...18, әйе, әйе 18 яше тулганчыга кадәр түләнә. Ә инде укуларын дәвам итүчеләр 25 яшькә кадәр шул акчаны алып көн күрә. Бу гына түгел. Аз керемле гаиләләргә тагын kinderzuschlag бирелә. Бу керемнәре аена 3 мең евродан артмаган гаиләләргә кагыла. Һәр балага 140 евро. Гадәттә бу категориягә күптән түгел Германиягә күчеп килгән гаиләләр керә.

 

Моннан тыш, баланы укытыр яки балалар бакчасына йөртер өчен түләнгән акчалар салымнан (вычет) чигерелә. Вычет шулай ук нянкеләр хезмәтен түләр өчен дә кулланыла. Чыгымнарның 2/3 өлеше күләмендә. Гаилә белән бергәләшеп ял оештыру өчен дә акча бирелә икән аларга.

 

Бездә дә ярдәм итәләр анысы күп балалы гаиләләргә. Кулдан килгәнчә, әлбәттә. Менә тагын күп балалы әниләрнең бала тәрбияләү хезмәтен эш стажына кертергә, шуңа өстәп бала караган өчен хезмәт хакы да түләү турында уйлыйлар. Урам себерүче яки сезонлы эшчегә түләнә торган хезмәт хакы күләмендә. Әмма экспертлар болай эшләп кенә бала туу санын арттырып булмый дигән фикердә. Кремльнең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Россия Президенты Дмитрий Медведев Хөкүмәткә 2010 елның 1 февраленә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалы әниләргә дәүләт пособиеләре түләү һәм эш стажын исәпкә алу мөмкинлеген өйрәнергә дигән йөкләмә биргән. Өйдә өч яки аннан күбрәк балаларын тәрбияләп утыручы әниләр хезмәтен бәяләү уе Федерация Советына март аенда ук килгән булса да, тиешле закон проектын әзерләүгә илебездә абортлар саны арту этәргеч булган. Федерация Советы герой-Аналарга хезмәт хакы түләү өчен социаль яклау органнарына җәмәгать эшләре өчен бүлеп бирелгән акчаларны кулланырга дигән тәкъдим ясаган. Пермь парламенты да быелның август аенда декрет ялын 1,5 елга арттыру,  бу елларны хезмәт стажына кертү һәм пенсия санаганда исәпкә алырга дигән тәкъдим белән чыккан булган.

 

Россиянең 18 төбәгендә ясалган исәпләүләр шуны күрсәткән: әгәр дә әни кеше балалары өчен балалар бакчасында урын таләп итмәсә һәм йөрәк парәләрен өйдә генә тәрбияләгән өчен хезмәт хакы алса, дәүләт бу очракта күп кенә акчаларны янга калдыра алыр иде. Имеш, болай эшләгәндә бюджетка балалар 4,7 процентка арзанракка чыга. Болай булса бала коллективка ничек ияләшә дә, кеше белән аралашырга ничек өйрәнә икән. Аннан соң бала белән көннәр буе өйдә утыручы әни кешегә рәхәтме? Бу очракта үз баласына үзе тәрбияче вазифасын башкарган хатын-кызга башка эш урыннарындагы кебек үк ял да каралырга тиеш була. Әйтергә генә җиңел, көннәр буе сабыең белән, дөресрәге сабыйларың белән утырып акылдан шашарга да була. Бәләкәчләреңне никадәр яратсаң, никадәр кадерле булсалар да, алар синнән, син алардан туеп бетәсең бит инде.

 

Безнең илдә гомер кичерүче Аналар дәүләтнең күпмедер ярдәмен тоеп яшәсен өчен бер балага каралган яшәү минимумын ким дигәндә бер ярым тапкырга арттыру кирәк, дип саный кайбер белгечләр. Әмма ул очракта бюджеттан 20 млрд.сум акча бүленергә тиеш. Экспертлар фикеренчә, якын елларда Хөкүмәт моны эшли алмас. “Бала белән утырган өчен түләнә торган пособие хатын-кызның эшләгән вакытындагы хезмәт хакы күләмендә генә булырга тиеш түгел”, – дип яза бер эксперт. Тагын карьерадан баш тарткан өчен...

 

Хатын-кызны савыт-саба, идән юуу, өй җыештыру хезмәтләрен генә эшләүче түгел, ә иң беренче чиратта, бала тәрбияләү кебек олы хезмәт башкаруын онытырга ярамый. Ана хезмәтен ниндидер бер башка һөнәр белән чагыштыру да урынсыз. Бала тәрбияләү хезмәтен урам себерүченекенә тиңләштерү кимсендергеч кебек Аңа бит бик олы бурыч – чын шәхес тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Килешәсезме? 


Гөлчәчәк ГЫЙСМӘТУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 26.11.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»