|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2017 Мәдәният
Татарстанда театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Кереш сүз белән Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш рәссамы Сергей Скоморохов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова чыгыш ясадылар. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза. Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә. Күргәзмә 9 апрельгә кадәр эшли. А.Н. Мәҗитов музееның адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10нан 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|