|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2017 Мәдәният
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләре уздыраРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә сәнгати тәрбия дәресләре уздыра. 2017 елның 5 – 28 апрелендә Татарстан мәктәпләре укучыларына татар халкының милли йолалары, музыкасы, биюләре, җырлары, әдәби мирасның затлы үрнәкләре аша яшь буында милли рух, зәвыкъ тәрбияләүгә йөз тоткан программалар күрсәтеләчәк. Концертлар Татарстанның Балтач (5 апрель), Апас (7 апрель), Әтнә (10 апрель), Питрәч (12 апрель), Буа (14 апрель), Тәтеш (17 апрель), Биектау (19 апрель), Лаеш (24 апрель), Кукмара (26 апрель), Алексеевск (28 апрель) Район мәдәният йортларында уза. Ансамбльнең дәрес-чыгышларын 4000 яшь тамашачы күрә алачак.
--- |
Иң күп укылган
|