|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2017 Тарих
Сафаҗайда тарихчылар җыелдыПильна районы Сафаҗайда 2 мартта РНКАТНО каршында эшләп килгән крайны өйрәнүчеләр клубының III утырышы узды. Шушы бәйгегә чакырылган кунаклар башта балалар бакчасында урнаш¬кан музей белән таныштылар, мәдәният йортында булдылар, хоккей кордын, фитнес үзәкне карадылар. Авылның шушы объектлары белән танышкач, тарихчылар мәктәпкә күчте һәм андагы авыл тарихы музеендагы экспонатлар белән мәктәп укучысы, төрле фәннәр буенча өлкә олимпиадаларының җиңүчесе Альбина Атауллина бик кызыклы, мавыктыргыч итеп таныштырды. Утырышны крайны өйрәнүчеләр клубы рәисе Мирзәхләм Абдулганиев алып барды һәм беренче булып сүзне мәктәп директоры Рамил Мусинга бирде. Рамил Хабиб улы бу чараның нәкъ биредә уздырылуы белән шат һәм горур булуын белдерде, туган ягыбызның тарихын күп еллар дәвамында өйрәнгән күренекле җәмгыять эшлеклеләре Сәяр Сабировны, Мансур Хафизовны, Фазылҗан Гимрановны, Алимҗан Орловны һәм Рифат Ибраһимовны искә алды, аларга лаеклы алмаш әзерләргә кирәк икәнен әйтеп үтте. Шул максат белән киләсе елдан мәктәптә яшь тарихчылар клубы эшли башлаячагын белгертте. Өлкә татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов шушы мөһим очра¬шуга җыелганнарны җылы сәламләде, бүгенге чараның татар авылларының тарихын барлауда әһәмиятен билгеләп үтте. Рәсми өлеш тәмамлангач, докладчыларның чыгышы башланды. Беренче булып сүзне Кы¬зыл Октябрь районыннан Хөсәин Аймалетдинов тотты. Ул милли районның архитекторы булып эшләсә дә, яраткан мавыгуына ва¬кыт таба. Фикердәшләре алдында чыгыш ясар өчен җитди әзерләнгән, 16 гасырдан һәм бүгенге көнгә кадәр Нижгар татарлары тарихын чагылдырган китаплар күргәзмәсе дә оештырган иде. Хөсәин Мансуровичның күпкырлы чыгышы зур кызыксыну уятты һәм югары бәяләнде. Нижгар татарлары тарихын өйрәнүгә багышлаган бик күп хезмәтләр авторы, профессор һәм тарих фәннәре докторы Ольга Ни¬колаевна Сенюткина да Хөсәин Мансуровичның докладын югары бәяләде һәм аңа бер төрле йомгак ясады. Аның әйтүенчә, өлкәбезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан татар авылларының тарихы әлегә бик аз өйрәнелгән һәм бу өлкәдә эшлисе эшләр байтак әле. Вафа абый Камалетдинов та¬рихчылар клубының иң өлкән һәм тәҗрибәле әгъзаларының берсе. Ул күбрәк туган авылы Сафаҗай тарихын өйрәнә, аның хезмәтләре “Туган як” битләрендә еш бастыры¬ла. Вафа Абдуллович сабантуй¬лар батырлары исемнәрен ачык-лап бара икән, шуңа багышлап китап чыгарырга планлаштыра. Аннары шәҗәрәләр төзү һәм ка¬бер ташларын күчереп язу белән дә шөгыльләнә. Шәҗәрәләргә килгәндә, ул 12 буыннан торган берничә нәсел агачын да төзегән инде һәм бу эшен дәвам итә. Сафаҗай тарихында ак тапларны ябар өчен Вафа абый авылның карт кешеләре белән сөйләшүләр алып барган, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче якташларны табып, алар белән элемтәгә чыккан. Ике дистә елдан артык Зур Рбиш¬ча мәктәбендә тарих укыткан, хәзер Кызыл Октябрь районы мәгариф бүлеген җитәкләүче Әлфия ха¬ным Мөхәммәтҗанова тарихчылар клубының иң актив әгъзасы. Әлфия Хайдәр кызы кайбер проблемаларга тукталды һәм мәктәп укучыла¬ры өчен туган якны өйрәнү буенча дәреслек кирәклеген ассызыклады. Аның эчтәлеген тарихчылар тупларга әзер икән, ә гамәлгә кую мәсьәләсен һәм чыгымнарын өлкә татарлары автономиясе үз өстенә алыр, дигән ышаныч белдерде. Йомгаклау өлешендә катнашучы¬лар ешрак җыелырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Мирзәхләм Гаярович та чараның нәтиҗәле узуын билгеләп үтте һәм тарих белән кызыксынучыларны җылы кабул иткән җирле администрация белән мәктәп дирекциясенә рәхмәтләрен җиткерде. Утырышның ахырында 24-26 мартта Казанда узачак Бөтенроссия крайны өйрәнүчеләр форумына барыр өчен дүрт делегат сайланды.
Илнар САДЕКОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|