|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2017 Мәдәният
PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге җырчысын Венера Ганиева ничек бәяләде? (ВИДЕО)PIXELSOUND PRODUCTION артисты Илдар Әсхәтов лаеклы рәвештә продюсерлык үзәген дәрәҗәле чарада тәкъдим итте. Җырчы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева тарафыннан уздырылучы вокалчыларның IV Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесендә катнашты. Продюсер Айдар Шәймәрданов конкурста катнашуның төп максаты итеп җырчының профессиональ сыйфатларын арттыру, вокал мөмкинлекләрен һәм сәхнә осталыгын сынау буларак билгеләсә дә, җырчының чыгышын Татарстанның һәм Россиянең танылган артистлары ягыннан югары бәяләве икеләтә сөенечле булды. Сөйкемле һәм дәртле Илдар Әсхәтов «Сандугач-Соловей» халыкара конкурсында беренче дәрәҗә дипломант буларак бүләкләнде. Илдар жюри әгъзаләрен һәм төрле төбәкләрдән килгән тамашачыларны “Зәңгәр күзләр” ретро җырының заманча тәкъдим ителеше белән яулап алды. Жюри рәисе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Винера Әхәт кызы җырчының чыгышы белән канәгать калып: “Илдарга иҗаты искиткеч ләззәтләнү хисе бирә һәм әлеге хис тамашачыларда да чагылыш таба. Аның сәхнәне тотарлык энергетикасы бар, ләкин алга таба тагын да камилләшергә һәм үз өстендә эшләргә кирәк”, - дип юкка гына бәяләмәде. Айдар Рәүфәт улы Шәймәрданов җитәкчелегендәге PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге артистның һөнәри яктан үсешенә юнәлтелгән зур эш башкара. Профессиональ команда артистның тавышын куюдан башлап, зур концертлар оештыруга кадәр башкаручының имиджы, репертуары, сәхнә хәрәкәте өстендә эшли. Шуңа да дәрәҗәле конкурс һәм фестивальләрдә катнашу продюсерлык үзәге җырчыларының аерылгысыз эш юнәлеше булып тора. Тамашаларга килгәндә, татар эстрадасында яңа юнәлештә иҗат итүче Илдар Әсхәтовның PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән чыгышын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|