|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2017 Язмыш
Бәхетле булырмын дип белмәдемАлар белән физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар өчен уздырыла торган “Татарстан энҗесе” конкурсында танышкан идек. Гадәттәгечә, бәйге башланганчы, катнашучылар белән аралашып алдык. Менә шул вакытта бер читтә утыручы ханымга күзем төште. Янәшәсендә бер ир-ат та бөтерелә. Ир кеше тиз-тиз әлеге ханымның өстен-башын рәтли башлады. Конкурс башлангач та, гел шул парны күзәтеп утырдым Әлеге икәүдән, әйтерсең, бар залга ниндидер җылылык бөркелә кебек. Ә алар сәхнәгә менгәч, тамашачы тынып калды. Бер-берсенә булган җылы караш күңел түренә үтеп кергәндәй булды. “Иң креатив энҗе“ исеменә лаек булган Елена Назарова иде ул. Янәшәсендә ире Андрей икән. Алар икесе дә ДЦП диагнозы белән туган. Аяк-кулларына, хәрәкәтләнүләренә зыян килгән. “Гаилә кору турында уйламый да идем. Дус кызым булачак ирем белән таныштырды. 1995 ел иде бу. Ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнешергә булдык. Бер елдан, бәхетебезне түгәрәкләп, кызыбыз дөньяга килде. Бу вакытта миннән дә бәхетле кеше юк иде. Гаиләле булдым, сау-сәламәт бала таптым”,– дип сөйли Лена.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|