|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2008 Спорт
ЗЕНИТ «ФИНАЛДА» - 14 МАЙНЫ КӨТӘБЕЗ“Зенит” - Россиядән УЕФАның финалына җиткән икенче генә команда әле. 2005 елны Мәскәүнең ЦСКАсы турнирның иң көчле командасы булып чыкты. Чиратта - “Зенит”. “Зенит”ка 1925 елның маенда нигез салынган. Шул вакыттан бирле ул өч тапкыр СССР чемпионы, 2007 елда Россия чемпионы булып алган. 2005 елны УЕФАда чирекфиналга җитеп, “Севилья”га оттырганнар. Бу елны исә финалдагы юлында “Виллериал” (2:1), “Марсель” (1:3;2:0) һәм “Бавария” (1:1;4:0) кебек атаклы командаларны отты. Хәзер соңгы адым калып бара. Финал. “Глазго”. “Глазго” да финалга, һичшиксез, лаек. Бу команда 1926 елда дөньяга килгән. “Глазго” Шотландия чемпионатында алдынгы командаларның берсе. Без бөтен уеннарга да җитди әзерләнәбез. Һәм “Глазго” искәрмә түгел”, - ди “Зенит”ның баш тренеры Дик Адвокат. Финал иртәгә булмаса да, әзерлекләр инде башланды. Футболчылар үзләрен мораль яктан авыр уенга әзерли. Күп калмады, УЕФА финалы 14 май көнне Манчестерда үтәчәк.
Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ |
Иң күп укылган
|