поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.02.2017 Җәмгыять

Орден-медальләр батырлык хакында сөйли

Татарстанның Нурлат районы мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык кысаларында мәдәни чаралар дәвам итә. Шундыйларның берсе күптән түгел Бикүле авылы мәктәбендә булып үтте. Биредә ел саен сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу рәвешендә үткәрелүче бу чара быел бүгенге көндә Самара шәһәрендә гомер итүче авылдашлары, запастагы полковник Идеал Галәүтдиновның тәкъдиме буенча үзенчәлекле форматта уздырылды.

“Бабаларым һәм әбиләремнең сугышчан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә турында сөйли?" дип аталган бу акция укучыларда зур кызыксыну уяткан һәм әлеге сорауга җавап эзләп, алар бик зур эш башкарганнар. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, тылда тырыш хезмәт куйган әбиләре турында бай мәгълүмат тупланган, орден-медальләре барланган, китапханәләрдән һәм Интернет чыганакларыннан өс¬тәмә материаллар җыелган. Сыйныфларда сайлап алу турын үткән балаларга әлеге эшләрен мәктәп күләмендә тәкъдим итү хокукы бирелгән.
15 февральдә - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә мәктәпнең көтеп алынган кунагы Идеал Галәүтдинов, районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин, авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков катнашында үткән бу чарада катнашучыларның һәркайсы үз эшләрен компьютер ярдәмендә тулыландырып, чыгыш ясады.

Укучыларның темага җитди якын килүе күренеп тора иде. Мәсәлән, конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек дип табылган Ләйсән Латыйпова сугышта катнашкан ике бабасы Галиулла Вәлиуллин белән Салих Латыйпов, аларның сугышчан бүләкләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Кемдер исә сугыш ветераннары булган әби-бабаларыннан тыш, бүгенге көн батырлары - Әфган сугышын кичкән әтиләре, Чернобыль афәтләрен ликвидацияләүдә катнашкан якыннары турында сөйләүне кирәк дип тапкан. Идеал Галәүтдиновның үзенең дә укучыларга җиткерер сүзе бар иде.

- Минем әтием Муса Галәүтдин улы үзенең 5 туганы белән шушы авылдан Бөек Ватан сугышына илне якларга чыгып киткән. Кызганыч ки, аның биш туганы да яуда ятып калган, әтием генә Сталинград сугышында каты яраланып, туган авылына әйләнеп кайта алган, - диде ул һәм укучыларга әтисенең рәсемен күрсәтеп, сугышчан бүләкләре хакында сөйләде.

30 елдан артык гомерен илнең Кораллы көчләренә хезмәткә багышлаган, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Идеал Галәүтдинов “Бабаларым һәм әбиләремнең сугышчан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә турында сөйли?” акциясе кысаларында үткәрелгән бу чарада һәм, гомумән, хәрби-патриотик хәрәкәттә актив катнашкан укучыларга “Ватан патриотлары” дигән истәлекле медальләр, китаплар һәм акчалата бүләкләр дә тапшырды. Чарага үзенчәлекле чыгышлар белән бай программа әзерләгән мәктәп коллективы, аны оештыруда ярдәм иткән авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Идеал Галәүтдиновка үзләре дә бүләк әзерләгәннәр иде. Аңа Бикүле авылы мәчете төшерелгән картина тапшырылды, һәм ул кадерле кунакка туган якларын гел хәтерләтеп торачак.

Ә якташыбызның матур баш¬лангычы дәвамлы булырга охшаган.

- Бөтенроссия патриотик хәрәкәте кысаларында оештырылган бу акциягә Самара өлкәсенең татар мәктәпләре дә теләп кушылды. Алар да тиздән үзләренең эшләрен яшьтәшләренә тәкъдим итәчәкләр. Ә Татарстанның Нурлат районындагы Бикүле мәктәбеннән башланган бу чарага башка урыннарда да кушылсалар бик яхшы булыр иде. Ә мондый чаралар яшь буынның бабалары һәм әбиләре күрсәткән батырлыкларга битараф булмавы хакында сөйли бит, - ди танылган якташыбыз.

Фотода Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ Бикүле авылы мәктәбендә очрашу вакытында.


Лилия МӨБАРӘКШИНА
Бердәмлек
№ --- | 27.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»