поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.02.2017 Мәдәният

Самарада “Безнең үлемсез полк” дип аталаган китап дөнья күрде

Үткән 2016 ел ахырында Самарада “Безнең үлемсез полк” (“Наш бессмертный полк”) дип аталаган китап дөнья күрде. Россия Федерациясе президенты әмере буенча уздырылган “Җанлы хәтер эстафетасы” проекты җиңүче дип табылып, Самараның “Тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары” региональ иҗтимагый оешмасы, “Лира” әдәби-иҗади берләшмәсе белән берлектә, бу проектны тормышка ашырдылар да инде.

Китапның авторлары - Россиянең Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Воронеж, Пенза, Саратов, Саранск, Севастополь шәһәрләреннән һәм, әлбәттә, Самара шәһәре һәм өлкәсеннән ветеран язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, бүгенге мәктәп укучылары үзләренең документаль очеркларында, язмаларында, шигырьләрендә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда җиңүгә зур өлеш керткән туганнарының, якташларының тиңсез батырлыкларын тасвирлаганнар. Кем турында гына язмасыннар, бабалары, әтиләре, абыйлары, әбиләре, апалары турындамы, барсы да әсәрләрен үзләренең йөрәкләре аша уздырганнар. Бу күренеп, сизелеп үк тора.

Мин күбрәк Самара төбәге кешеләре турындагы язмаларга игътибар итәргә тырыштым. Авторлар арасында танышларымның да булуы шатландырды. Кинель-Черкасста туып үскән сугыш ветераны, тыл хезмәткәре Михаил Федорович Веревкинны мин өлкәбезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән белгеч буларак белгән булсам, хәзер мин аны талантлы сүз остасы – хикәяләр, шигырьләр, очерклар язучы буларак белә башладым. Бу китапта ул үзенең авылдашлары турында язганда бик җылы сүзләр таба алган.

Челно-Вершины авылыннан Иван Трофимов белән дә без яшь елларыбызда район газеталарында эшләгән идек. Бу китапта аның белән яңадан очраштык дияргә була. Ул әтисе - сугыш ветераны Александр Трофимов турында кыска гына язма һәм “Батырлык” дип аталган шигырен урнаштырган.

Ә инде Валерий Степанович Штепо белән без шулай ук күптәнге танышлар. Ул утыз ел һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп, подполковник дә¬рәҗәсенә кадәр күтәрелгән хәрбиләрнең берсе. Күп еллар төрле газеталарда хәбәрче булып эшләгән, без аның белән бергә “Волжская коммуна” газетасында да хезмәт иткән идек. Аның сугыш башлангач тыныч шәһәрчеккә фашистлар һөҗүм иткәндә әти-әнисен югалтуы һәм башта Ташкенттагы ятим балалар йортына эләгүе, аннан киң күңелле Крыловлар гаиләсенә тәрбиягә алынуы турында язган күләмле шигырь-поэмасы тетрәндергеч, әлбәттә.

Мин үзем дә, Камышлы авылында туып үскән әниемнең бертуган энесе Әхмәтгали абыем Сафиуллинның дәһшәтле сугышның беренче көннәрендә фашистлар белән Тула һәм Орел шәһәрләрендә сугышуы, ә яраланып, кыр госпиталендә дәваланганнан соң, 1942 елның июлендә Щорс исемендәге 45нче дивизия составында Сталинград фронтына җибәрелүе һәм аның анда күрсәткән батырлыклары турында “Әхмәтгали абый” дигән язмамны “Безнең үлемсез полк” китабына тәкъдим иттем һәм аңа бик теләп урын бирделәр.

Әхмәтгали абыйга каты яралар алу сәбәпле сугышта озак катнашырга туры килмәсә дә, шул беренче көннәрдә үк Сталинградны дошманнан саклау¬да күрсәткән батырлыгы өчен аңа төрле дәүләт бүләкләре, орден-медальләр (кайсылары, әлбәттә, соңгарыбрак) тапшырылган. Сугыштан беренче дәрәҗә инвалид булып кайтса да, ул бөтен гомерен хезмәткә багышлап, җиде баласын тәрбияләп үстерә. Миңа, үз әтиемне күрү бәхетеннән мәхрүм ителгән сугыш елы баласына да, Әхмәтгали абый үзенең назын бирә алды. Шуңа да мин аның белән горурланам.
“Безнең үлемсез полк” китабын тәкъдим итү кичәсендә һәр автор үзенең иҗаты турында сөйләде. Гомумән, очрашу бик матур үтте.
4 мең данә белән бас¬тырылган 297 битле бу китап Самара өлкәсе һәм тагын алты төбәкнең мәктәпләренә һәм ки¬тапханәләренә бүләк итеп тапшырылды. Алга таба укучылар белән төрле очрашулар үткәрү күздә тотыла. Бу китап яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнаячак, дип ышанасы килә.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
өлкә губернаторының “Самара өлкәсенә күрсәткән хезмәте өчен” Мактау билгесе иясе.


 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 17.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»