поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.02.2017 Мәдәният

Камал театры 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәренә үзенең спектакльләренә чакыра

Ватанны Саклаучылар һәм Халыкара Хатын-кызлар көннәре уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бүләк әзерләде – 23-26 февраль һәм 8 март көннәрендә театр тамашачыларга 9 спектакль тәкъдим итә. Афишага 111нче сезонның премьералары, төрле фестивальләрдә катнашкан спектакльләр һәм иң популяр спектакльләр кертелгән.

Афиша:

23 февраль. 18:00, Зур сәхнә – К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”.  Спектакль татар театрының символы һәм “визит карточкасы” булып тора. Пьеса 1926 елдан татар театры сәхнәсеннән төшми һәм тамашачының кызыксынуы аңа карата әлегәчә кимеми.

24 февраль, 12:00, Зур сәхнә – З.Хәким “Искән җилләр көенә”.  Рамай исемле яшь егет турында романтик комедия. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирер. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара.

24 февраль, 18:00, Зур сәхнә – Т.Миңнуллин “Диләфрүз- Remake”.  Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә...

24 февраль, 19:00, Кече сәхнә – Х.Туфан “Агыла да болыт агыла...” Премьера! Спектакльнең нигезендә - Хәсән Туфанның Новосибирск шәһәрендә сөргендә язылган шигырьләре һәм күренекле драматург Туфан Миңнуллинның шагыйрьнең тормыш юлы турында иҗат иткән биографик пьесасыннан эпизодлар. Шагыйрьнең әсәрләрендәге туган ягын, сөйгәнен, балаларын өзелеп сагыну хисләре спектакльнең төп темасын билгели. 12+

25 февраль, 12:00, Кече сәхнә – С.Юзеев “Хафалы биюләр”. Спектакль кешенең әхлакый сыйфатлары һәм ихтыяр көче темасын күтәрә. Сюжет беренче карашка гади күренә – игълан буенча чакырылган, бер-берсен бөтенләй диярлек белмәгән түрәләр өчен күңел ачулар оештыручы өч ир-ат чиновникларга, я бизнесменнарга, я политикларгадыр (төгәл генә әйтелми) мәҗлес оештыралар. Геройлар “профессияләренең” үзенчәлекләре, кино, хатын-кызлар турында гәп саталар. Соңрак аларга чакыру буенча килгән биюче (бәлки стриптиз биючедер) кыз да кушыла. Инсафлымы ул яки бозыкмы – безгә бу турыда билгесез.

25 февраль, 18:00, Зур сәхнә – Г.Камал “Банкрот”. Тапкыр “банкрот” Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Сатирик комедия 2014 елда “Алтын битлек” Милли театраль премиянең  лонг-битенә кертелде.

26 февраль, 18:00, Зур сәхнә – Нәкый Исәнбәт, Саадала Ваннус “Хуҗа Насретдин”. Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы 109 сезонның иң данлыклы премьерасы. Баш рольдә -  Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша.

8 март, 12:00, Кече сәхнә – С.Юзеев “Хафалы биюләр”.

8 март, 18:00, Зур сәхнә – З.Хәким “Бармы ришвәттән дәва?..” Премьера! Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

Касса: (843)293-03-74.

 


---
Камал театры
№ --- | 16.02.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»