|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2017 Криминал
Күзенә пневматик пистолет белән аткан бала турында берничә көн элек язган идек. Бүген ул вафат булганБүген балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала. Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин операциядән соң баланың хәле начарлана, йөрәге тибүдән туктый.
Эмма СЫЙТДЫКОВА |
Иң күп укылган
|