поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.11.2009 Авто

“КӨНБАГЫШ” ЧӘЧКӘЛӘРЕ (ФОТО)

“Көнбагыш” – юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган конкурс. Күптән түгел генә “Көнбагыш”ның авторы һәм алып баручысы Рәфхәт Зариповның туган мәктәбендә конкурсның финал ярышлары үтте.

Финалга алдагы ике турларда катнашып, җиңү яулаганнар гына чакырылды. Жюри комиссиясенең составы да бик абруйлы идее – ЮХИДИның хәвефсезлек фонды директоры Н.Хәбибуллин, ЮХИДИның пропаганда инструкторы Х.Хөсәенов, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең директор урынбасары Э.Салихова, район Эчке эшләр бүлегенең балалар белән эшләү инспекторы Л.Шакирова, Түнтәр урта мәктәбенең ТИН укытучысы Р.Зәйнетдинов.

 

Ярышлар алты сәгатькә сузылды. Шул вакыт эчендә укучылар юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен театральләштереп күрсәттеләр. Күптөрле ситуацияләрне анализлап, белемнәрен ныгыттылар, тестлар үттеләр.

 

Көне буе кызып-кызып ярышканнан соң, нәтиҗәләр дә билгеле булды. 5-6 класс командалары арасында беренче урынны Көшкәтбаш мәктәбенең “Балкыш” командасы (җитәкчесе Р.Гарифуллина) яулады. Икенче урында – Нөнәгәр мәктәбенең “Терекөмеш” командасы (җитәкчесе Л.Фазылянова), өченче урынга Алан мәктәбенең “Кызыл күз” командасы (җитәкчесе Г.Бәдретдинова) чыкты. Дүртенче урынга Чутай мәктәбенең “Көнбагыш” командасы (җитәкчесе: Я.Гарифуллина) лаек булды.

 

7-8 класс командалары арасында беренче урынны Арбор мәктәбенең “Хыял” командасы (җитәкчесе Р.Шәйхиева) яулады. Икенче урында Чутай мәктәбенең “Тамчы”, (җитәкчесе Н.Мөхәммәтзәкиева), өченче урынга Куныр мәктәбенең “Җиде йолдыз” командасы (җитәкчесе Ә.Әхмәдуллина) ия булды.

 

9-10 класс командалары арасында беренче урынны Кенә мәктәбенең “Хәрәкәт” командасы (җитәкчесе Ш.Низамиев) яулады. Икенче урында Түнтәр мәктәбенең “Бәхетле юлчы” командасы (җитәкчесе Г.Мөхәммәтшина) .

 

Ярышларда катнашкан командаларга мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ЮХИДИның Беренче, Икенче, Өченче дәрәҗәдәге Дипломнары тапшырылды. Бәйгедә үз өлешен керткән һәр укучыга ЮХИДИның кыйммәтле бүләкләре (барлыгы 21 мең сумлык) бирелде. Ахырдан уен-ярыш “Көнбагыш”ның төп максаты – юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеге ассызыкланды.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10

 

 

11

 

 

12

 

 



Матбугат.ру
№ | 23.11.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»