|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2017 Интернет
Яшьләрне интернет аша үз-үзенә кул салырга өндәгән төркемнәр артаСоциаль челтәрләр аша яшьләрне үз-үзенә кул салырга өндәгән куркыныч төркемнәр соңгы арада кабат күзгә чалына башлаган. Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина, андый төркемнәрне кабат тикшерүләрен сорап, Россия генераль прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаган. Мизулинаның рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы арада интернеттагы “ВКонтакте” һәм “Instagram” социаль челтәрләрендә балаларны үз-үзенә кул салырга чакыручы куркыныч төркем һәм уеннарга сылтама ясаучы хештеглар күренә башлаган. “Узган елны бөтен илне тетрәткән вакыйгалар вакытында да интернетта шундый ук сылтамалар күренде. Журналистлар уздырган тикшерү нәтиҗәләренә ышансаң, үлемгә чакыручы куркыныч төркемнәрдә утырган 130 бала үз-үзенә кул салган, – диелә хәбәрдә. – Балалар әлеге төркемнәргә уен буларак кына карый, нинди куркыныч адымга барганын аңышмыйча да кала. Бу уңайдан бүген үзәк төбәкләрдә генә түгел, Омск өлкәсе, Красноярск крае белән Дагстанда да чаң сугалар. Үлем уеннары тозагына Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Украина яшьләре эләккән”.
--- |
Иң күп укылган
|