|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2017 Криминал
Казан урамында яшүсмерләр атыш оештырган (ФОТО, ВИДЕО)Казанда полиция хезмәткәрләре Карбышев урамында атыш оештыручыларны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Алдан тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәhәрнең урта-махсус уку йортында укучы ике яшүсмер белән алар яныннан узып баручы яшьләр төркеме арасында низаг чыккан. Конфликтта катнашучыларның берсе травматик пистолеттан яшүсмергә атканнан соң, икенчеләре качкан. Алар Карбышев урамындагы 33 йортның бер фатирына яшеренәләр, полиция хезмәткәрләренә ишек ачмыйлар. Чакырылган Росгвардия хезмәткәрләре әлеге фатирга беренче каттагы тәрәзә аша керәләр. Тоткарланучыларны "Горки" полиция бүлегенә алып киләләр. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
--- |
Иң күп укылган
|