поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.02.2017 Шоу-бизнес

“Сабын сериаллары” актрисаларының шәхси тормышы мактанырлык түгел

“Байлар да елый”, “Кыргый роза”, “Кол кыз Изаура”, “Гади Мария”... Бу сүзләрне ишетү белән күпчелек ватандашларыбызның күз алдына 1990 елларда ифрат популяр Мексика, Бразилия телесериаллары килеп баса. Алар миллионнарча хатын-кызларыбызны ярсу мәхәббәт һәм кичереп булмаслык хыянәтләр дөньясына алып керде, бу фильмнарны караганда түгелгән күз яшьләрен бергә җыйсаң, берничә цистерна тулыр иде.

Аларның үзәк героиняларын уйнаган актрисаларның хәзерге хәле, мөгаен, күпләрне кызыксындырадыр. Шуңа ачыклык кертеп үтик.

“Байлар да елый” телесериалында үзәк каһарман Марианна, “Кыргый роза”да Роза рольләрен башкарган Вероника Кастро шәхси тормышта бәхеткә ирешә алмаган. Быел 65 яшен тутыручы актриса беркайчан да кияүгә чыкмаган. Шулай да аның ике улы бар. Өлкәне – билгеле композитор һәм җырчы Кристиан Кастро 1974 елда дөньяга килгән. Беренче хатыны белән аерылышканнан соң әнисе аның белән аралашмый башлаган. Оныгы тууы турында да ул гәзитләрдән генә укып белгән. Кече улы Мишель Кастро быел 33 яшен тутыра.

Югарыда аталган “сабын сериаллары”нда төшкәннән соң Вероника Кастро телевизион тапшырулар алып бару белән шөгыльләнә. Бу эшеннән аның әле дә туктаганы юк.



“Сабын сериаллары” актрисаларының шәхси тормышы мактанырлык түгелСССР телеэкраннарына беренче булып чыккан “сабын сериалы” “Кол кыз Изаура”да үзәк роль башкарган Лусселия Сантус 20 майда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгели. 1976 елда уйналган Изаура роле аңа чиксез популярлык китерә, төрле кинокомпания­ләр актрисаны үзләренә чакыра. Лусселия Сантус дистәләрчә фильмнарда төрле рольләр башкара, режиссер сыйфатында көчен сынап, ике документаль фильм төшерә. Ләкин 2006 елдан соң аның бер кинода да төшкәне юк.

Яшьлегендә актриса Бразилия дирижеры Джон Нешлингка кияүгә чыккан була, ләкин никах озайлы булмый, алар аерылыша. Быел 35 яшен тутыручы уллары Педро Нешлинг – бүгенге көндә танылган актер. Әйткәндәй, Лусселия Сантус Будда динен тота, дип яза Кызыл Таң.



1989 елда төшерелгән “Гади Мария” сериалында үзәк рольне башкаручы Виктория Руффога быел 55 яшь тула. Аның да шәхси тормышы җил-давыллы була. “Гади Мария”да төшкәндә ул үзенең беренче ире – актриса Сильвия Дербесның улы Эухенио Дербес белән таныша. Озакламый алар өйләнешә. Бер уллары туа. Ләкин никах озакка сузылмый – 1996 елда яшьләр аерылыша.



Бүген Виктория Руффо Мексика сәясәтчесе Омаром Файядта кияүдә. 2004 елда ул иренә игезәк Виктория белән Ануарны бүләк итте. Балалары туганнан соң актриса берничә елга кино эшчәнлеген ташлап тора, ләкин тиздән сәхнәгә кайта.



Шулай итеп, “сабын сериаллары”ның финалы һәрвакыт якты булса да, аларда төп рольләрне уйнаучы актрисаларның шәхси тормышы һәрвакыт аяз түгел. Хәер, кино – бер нәрсә, ә тормыш – бөтенләй икенче.


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»