поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.02.2017 Матбугат

"Азан" радиосы ябылырга мөмкин, инде яңа тапшырулар әзерләүдән туктый

“Азан” радиосы ябылу турында мәгълүмат расланмаган, радио эшләүдән туктады, бүтән сөйләми дигән әйбер юк – радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, радионы ябу турындагы сүз чыгуы бюджет белән бәйле. “Бу бит инде күбрәк хосусый структура, моңа кадәр “Хозур” нәшрияты хисабына эшләде дияргә була.

Алга таба аның эшчәнлегенә бюджетта чыгымнар каралмаган, шуңа күрә шундый сорау туды. Әмма, һәрхәлдә, 1 мартка кадәр радио элекке эшчәнлеген дәвам итә, шуңа күрә әле вакыт бар. Ләкин мәсьәлә хәл ителмәсә, яңа тапшырулар эшләп булмаячак. Ничек кенә булмасын, 1 марттан соң да ул иске тапшырулар белән калачак, эфирдан югалмаячак, тик тапшыруларны кабатлау белән генә ерак китеп булмый бит”, – ди Илнур Фәйзрахманов.

Искәртеп үтик, радионың төп контенты – тапшырулар. Радиода биш кеше эшли.

Редактор дин әһелләренә дә өмет баглый. “Алда корылтай, мөфти сайлаулары, пленум. Имамнар да радионы үстерергә кирәк дигән фикерне куәтли. Шуңа күрә уртак фикергә килеп, бер чарасы күрелер дип ышанабыз, өстәвенә аудио, видео төшерү буенча заказлар да бар”, – ди ул.

Илнур Фәйзрахманов радионың үз аудиториясе өчен әһәмиятен билгеләп үтеп: “Бүгенге көндә шушы юнәлештә эшләүче радиостанцияләр юк. Интернетта гына түгел, FM га чыкса да начар булмас иде. Монда аның кирәксезлеге турында сүз булырга да мөмкин түгел, көн саен 8 меңгә кадәр кеше кереп тыңлап, үзенә мәгълүмат ала, төркемнәргә язылып карап баручылар бар икән, димәк кирәк. Икенче мәсьәлә, аның бөтен кеше тыңлый алырлык булуы. Хәзерге вакытта без бар кешегә дә ишеттерә алмыйбыз. Беренчедән, бу финанслар белән бәйле, икенчедән, шушы идеяне якларлык әйдәп баручы шәхесләр кирәк. Шул ук депутатлар, җитәкчеләр арасында булсынмы...” – диде баш мөхәррир.

Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, узган ел дәвамында радионың 2 млн 100 мең тыңлаучысы булган. “Бу сайтка реаль керүчеләр, тыңлаучылар саны. Халык әле игътибар гына итә башлады, шуңа күрә киләчәге булыр дип ышанам. Җитәкчелек бу юнәлештә эшли, безгә инде көтәргә генә кала”, – ди әңгәмәдәш.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 13.02.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»