поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.02.2017 Язмыш

Урланган бәхетнең үз бәясе бар...

“Хатын-кыз бәхете - балада”, - диләр. Ә Сиринә 15 ел инде менә балага уза алмый. Ире Айратның беренче хатыныннан ике улы бар иде, шуңа хастаханәләр бусагасын күбрәк хатын үзе таптады. Нинди генә белгечләрдә булмады да, нинди генә дәвалау курслары үтмәде ул. Табиблар: “Ирегез белән икегез дә сау-сәламәт, бернинди патология юк”, - дип хәйран калалар.

Аптыраганнан, хатын имче әбиләргә йөри башлады. Кеше көләр дип, бу турыда иптәшләренә дә, туганнарына да әйтмәде. Алар күптән инде: “Тәрбиягә бала алып үстер, картлык көнегездә иптәш булыр”, - дип йөдәтә иделәр. Ә Сиринә үз баласы булуын тели иде шул.

“Әбиләр”нең дә төрлесе була икән. Кеше кайгысында акча эшләүчеләргә дә тап булды ханым. “Һичшиксез ярдәм итә!” - дип, зур суммаларга үләннәрдән ясаган “дарулар” да саттылар аңа, әллә нинди йолалар да үткәрделәр. Моның өчен күпме бурычка батканын үзе генә белә ул. “Акча килә дә китә, файдасы гына булсын”, - дип уйлады Сиринә. Әмма файдасы юк иде шул.

Бервакыт Сиринә сәер төш күрде. Имеш, инде күптән вафат булган әбисе аңа кунакка килгән. Ханым, кабалана-кабалана өстәл әзерли башлады. “Әле һаман бәби алып кайтмагансың икән”, - дип көрсенде шулвакыт әби.

- Юк шул, әбекәй, Аллаһы Тәгалә бирми һаман.
- Үзеңнең гөнаһларың өчен Аллаһы Тәгаләне гаепләмә, кызым, - диде әби усал итеп.
- Нинди гөнаһ турында сөйлисең син, әби?!
- Ә, Гөлназ? Ике баланың күз яше төшмәгәндер дип уйлыйсыңмы?

Сиринә “дөрт” итеп уянып китте. Беренче хатыны Гөлназдан ул Айратны аерып алды шул.

Булачак ире директор урынбасары булып хезмәт иткән фирмага Сиринә баш бухгалтер булып эшкә урнашкан иде, аларга еш кына бергә төрле командировкаларга йөрергә туры килде. Яшь, аралашучан, һәрвакыт матур киенгән туташ гаилә көнкүрешеннән арыган ирнең башын тиз әйләндерде, ике айдан хезмәт урыннарында алар арасында гыйшык уты кабынганын барысы да белә иде инде. Бу хәбәр Айратның хатынына да барып җитте. Хатын, ничек булса да гаиләсен саклап калырга тырышты. Җаен табып, ул Сиринәнең өенә дә килде. Хатын кычкырмады, еламады, дулкынланудан калтыраган тавыш белән, тыныч кына сөйләргә тырышты.

- Сеңелем, син әле яшь, үз ярыңны табырсың. Мин үзем өчен сорамыйм, ике улыма әтиләре аларны яңа хатынга алыштыруын ничек аңлатырмын? Әтисез аларга бик авыр булыр, - дип сүз башлады Гөлназ.

Ә менә Сиринә үзен бик дорфа тотты. “Иреңне саклап каласың килсә, балалар турында түгел, аның турында уйларга идең, аңа наз, дикъкать кирәк. Без бер-беребезне шашып яратабыз, миңа аңардан башка берсе дә кирәкми”, - дип кычкырды.

- Өйләнешкән вакытта мин дә үземне аңа багышладым. Аннан иремә ике бала табып, төннәремне йокламыйча аларны үстердем, шул да мәхәббәтемне дәлилләү түгелмени?! - дип каршы килде Айратның хатыны. Ул иренең сөяркәсе белән тегеләй дә, болай да сөйләшеп карады, әмма барысы да бушка булганын аңлагач, ишеккә таба атлады.

- Ике баланың күз яше өстендә бәхет төзи алмассыз, сеңелем. Каргый димә, каргамыйм, әмма бу дөньяда яхшысы да, яманы да үзеңә икеләтә әйләнеп кайта. Урлаган бәхетнең дә үз бәясе бар... - диде дә Гөлназ, күз яшьләренә буылып, чыгып китте. Шул ук кичне Айрат Сиринәгә күченде, һәм алар бергә яши башлады.

Гөлназ, башка кияүгә чыкмыйча, балаларын яхшы итеп тәрбияләде. Малайлар үсә төшкәч, әтиләре белән күбрәк аралаша башладылар, кунакка да баргалыйлар иде. Сиринә аларны ачык йөз белән каршы алса да, эчендә ниндидер көнләшү хисе яшәде. Ә үзе менә ана булу бәхетен татый алмады. Мәхәббәте өчен шундый кыйммәт бәя бирдеме икән соң ул?

Сиринә, ни булса - булсын дип, киенде дә чәй дә эчеп тормыйча, Гөлназ яшәгән өйгә ашыкты. Айратның элеккеге хатыны ишекне ачуга аптырап калды, “Берәр нәрсә булдымы әллә?” - дип сорады. Сиринә сөйләшергә килгәнен әйткәч, Гөлназ: “Унбиш елга соңга калдың түгелме?” - дип төрттерде, шулай да көндәшен түргә чакырды.

- Гафу үтенергә килдем, - дип сүз башлады Сиринә. - Яшь, юләр булганмын, нәрсә кыланганымны үзем дә аңламаганмындыр инде. Бала¬ларың килеп йөри, димәк аларга минем турыда яман сүз сөйләмәгәнсең, рәхмәт. Инде, кичерә алсаң, үзең дә кичер.

- Гаеп күбесенчә Айратта, Сиринә. Син түгел, ул бит ике баласын ташлап чыгып китте, - дип моңсу гына елмайды Гөлназ. - Баштан бик кыен булды, әти-әниемә рәхмәт, алар ярдәм иттеләр. Ә аннан үземне кулга алдым, сезгә ачу итеп, нык буласым килде. Әйбәт кенә эшкә урнаштым, карьера ясадым, улларымны үстердем. Дөньям түгәрәк, сиңа ачу тотмыйм.

Ике хатын озак сөйләшеп утырдылар, елашып та алдылар. Ә аерылышканда Гөлназ Сиринәгә бер табибның телефон номерын бирде. “Моннан утыз чакрым ераклыктагы бер районның үзәк хастаханәсендә эшли. Аның кебек белгеч безнең шәһәрдә дә юктыр, күренеп кара әле үзенә”, - дип киңәш итте ул.

Сиринә табиб белән очрашуны озакка сузмады. Соңгысы чынлап та әйбәт белгеч булып чыкты. Анализлар ясап, тикшерүләр үтүгә, диагноз куйды, дәвалау курсын да билгеләде. Ә ярты елдан Сиринә үзенең авырга калганын белде. Дөньяда аңардан да бәхетле кеше юк иде сыман.


Алинә ШАҺИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ --- | 12.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»