поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.11.2009 Медицина

КИЛӘСЕ ЕЛГА «БАЛЫК ГРИППЫ» ЧЫГАРГА МӨМКИН

Дөнья буйлап «дуңгыз гриппы» йөри. Соңгы арада ул аеруча куркыныч төс алды. Көн туды исә, хәвефләнеп яңа хәбәр көтәбез: күпме кеше бу яман чирне йоктырган, күпмесе үлгән. Дин әһелләребез дә төрле матбугат чараларында бу хәлгә үз аңлатмаларын бирә. Күбесе, бу – Аллаһының җәзасы, ди. Ә менә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәтенең медицина бүлеге мөдире, табиб, политолог Айрат ХӘКИМОВ бу фикер белән килешми.

– Гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгалә безгә яңа төр авырулар җибәреп җәза бирә. Ә монда бернинди яңа авыру да юк. «Дуңгыз гриппы» дигән нәрсә ул – сәяси уен. Бу хакта бер атна элек «Человек и закон» тапшыруы алып баручысы Алексей Пиманов та бөтен илгә ишетелерлек итеп әйтте. Эре корпорацияләр дару сатып акча эшләү максатын куйды. Даруханәләрдә дарулар кырык процентка кыйммәтләнде, анысын да кырып-себереп алып бетереп баралар. Ике-өч сумлык битлекләр егермешәр сум тора. Бу уен кемнәргәдер миллиард долларлар китерә.

 

Нәрсә ул «дуңгыз гриппы»? Гап-гади гриппның бер төренә шундый исем бирделәр, бары шул гына. Ел саен без гриппка берәр төрле исем куя алабыз. Узган ел «кош гриппы» булды, быел – «дуңгыз»ныкы, киләсе елга «балык» яки «маймыл гриппы» чыгарга мөмкин. Грипп вирусы ул сигез доменнан – аксымнар комплексыннан гыйбарәт. Доменнарның урыннары алышынып тора. Димәк, гриппның йөз миллион төре булырга мөмкин. Шуның өчен, түләмәне (сибирская язва) җиңгән кебек, аны җиңеп булмый. Быелгы гриппка каршы вакцина уйлап тапсак та, киләсе ел гриппына ул каршы тора алмаячак. Дару җитештерүче корпорацияләр моны бик яхшы беләләр. Һәм алар акча эшләргә ниятләгәннәр. Шунысы начар, күп кенә сәясәтчеләр, зур ришвәтләргә сатылып, шулар җырын җырлыйлар.

 

Күптән түгел Мисырга баргач, мин аның шулай булуына тәмам инандым. Безнең туристлар очкычтан төшүгә битлек киеп алдылар. Чөнки Төркиядә, Мисырда «дуңгыз гриппы» котыра дип гел сөйләп торалар бит. Мин, әлбәттә, кимәдем. Шулай да гидтан, сездә «дуңгыз гриппы» белән хәлләр ничегрәк, дип сорадым. Ул, күзләрен шарландырып, «нәрсә соң ул?» дип сорады. Мин аңлатып бирдем. Ә ул: «Мин бу хакта беренче булып Сездән ишетәм. Ул-бу була калса, һичшиксез төгәл инструкция биргән булырлар иде, без бит туристларны югалтудан бик куркабыз», – диде. Мин шунда моның тәгаен сәяси уен икәнен аңладым. Димәк, кайбер илләрдәге кебек, Мисыр короле бу шаукымга иярмәгән, мәгълүматны илгә кертмәгән булып чыга. Башта бит әле бу мәгълүматны таратып, яхшылап халыкны куркытырга кирәк. Аннары инде паникага бирелгән халык даруханәгә чаба, кыйбат бәядән барлык даруны кырып-себереп алып бетерә. Бу – милиард долларлар! Фармацевтика – корал һәм наркотиклар кебек бик керемле бизнес.

 

– Ә бит хәлләр чынлап та бик җитдигә охшап тора.

 

– Моннан унсигез-егерме еллар элек, әле мин медуниверситет студенты булган чакта, илдә СПИД паникасы купкан иде. Яңа гына чикләр ачылган вакыт, чит ил кешеләре безгә керә, безнекеләр читкә чыга. Берзаман СПИД тарала башлады, халык куркуга төште. Шул чакта Бөтендөнья Сәламәтлекне саклау оешмасы (ВОЗ) акциясе башланды. Безне – студентларны, табибларны – зур залларга җыйдылар. Һәр аудиториядә 200-300 кеше. СПИДны өйрәнгән тәҗрибәле белгечләр, слайдлар, фотолар ярдәмендә, диагностика ысулларын, симптомнарын, синдромнарын әйтеп, СПИДны «танырга», аңа каршы көрәшергә өйрәттеләр. Берәр куркыныч авыру килеп чыкса, менә шундый чаралар күрелә.

 

– Ярый, куркырлык нәрсә булмасын да ди. Хәзерге вакытта халык ниндидер грипп белән авырый бит инде. Аннан ничек сакланырга?

 

– Вирус ул һәрвакыт һәм һәркайда бар: һавада, җирдә, суда. Без аннан бикләнеп яши алмыйбыз. Ә ул иммунитеты көчсез кешеләргә генә йога. Шулай булгач, организмның каршы торучанлыгын арттырырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнгән, яшелчә, җиләк-җимеш ашаган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, организмын кояшта, һавада, суда чыныктырган кешегә ул тими. Урамда битлек киеп йөрүнең файдасы юк. Сулап чыгарган һаваны яңадан сулау зыянлы да әле ул. Зур кибетләрдә, җәмәгать транспортында, бәлки, кияргә кирәктер битлекне. Инде авырып киткәнсез икән, өйдән чыкмагыз, кеше белән аралашмагыз, күп итеп үлән, җиләк-җимеш төнәтмәләре, витаминнар эчегез һәм кичекмәстән табиб чакыртыгыз.

 


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ 214-215 | 20.11.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»