09.02.2017 Матбугат
«Болгар радиосы» «Тәртип FM» форматына күчәчәк
Бүген «Болгар радиосы» офисында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе гендиректоры Илшат Әминов һәм «Тәртип FM» радиосының элекке оештыручысы Марат Ибләминов катнашында киңәйтелгән утырыш узган. Очрашуда сүз «Болгар радиосы»ның «Тәртип FM» форматында чыгачагы турында барган.
«БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, Әминов бу яңалыкны «Болгар радиосы» коллективына хәбәр иткән. Штатта барлык алып баручылар сакланып, «Тәртип FM»ныкылар да кушылыр дип көтелә.
Язган идек: "Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына тапшырылачак
Шулай ук укыгыз: Әсгать Сәфәров: "Тәртип" радиосын саклап калу буенча эшлибез