поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.11.2009 Мәдәният

ЗАТЛЫ СПЕКТАКЛЬ

Г.Камал театрында быелгы сезонның яңа премьерасы – М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид тарафыннан Г.Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган «Курчак туе» драмасы тамашачыга тәкъ¬дим ителде. Ул Марсель Сәлимҗановның тууының 75 еллыгына багышланды.

Авторлар бу юлы Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» хи­кәясенә тукталганнар һәм, монда сурәтләнә торган вакыйгаларга өстәп, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» хикәясенә дә мөрәҗә­гать иткәннәр. Шул чорның гомуми атмосферасын тасвирлау ниятеннән аннан да кайбер мотивларны алып, ике әсәрне берләштергәннәр һәм үзенә күрә мөстәкыйль бер сәхнә әсәре туган. Сценарий әйтерсең лә Г.Исхакыйның үзе тарафыннан язылган – мәгънәви асыллары ягын­нан ике төрле капма-каршы тормыш-көнкүрешен сурәтлә­сәләр дә, спектакль бербөтен әсәр буларак кабул ителә. Югыйсә Сәлим бай белән Камәрне ничек бер сюжет сызыгына кертер идең? Бу, билгеле, авторларның Г.Исхакыйның язу стиленең әдәби асылын, аның рухи яңгырашын нечкә тою нәтиҗәсе. Шуны да әйтик, бу әсәр авторлар тарафыннан 2002 елда ук язылган иде. Һәм менә театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, бераз соңарып булса да, аны сәхнәләштерде. Премьера бик уңышлы узды, тамашачы аны яратып кабул итте. Тамашачы ниндидер бер афәтле, күңелләре сынган кешеләр дөньясында яшәп алды. Спектакльнең ниндидер сискәндергеч, тетрәндергеч көче бар – геройларның драматик кичерешләре спектакльнең төп лейтмотивын тәшкил итә. Дөньядан ваз кичкән кешеләрнең дә үз кичерешләре барлыгын күрсәтә. Бу куелышка бәя биргәндә иң беренче чиратта мин бу – затлы спектакль дияр идем.

 

Спектакльдә һәр күренеш эмоциональ яктан кычкырып, чәчрәп тормый сыман, тик үзенең эчке драматик киеренкелеге ягыннан бу ике хикәя берсе берсеннән аерылмый. Бер халәт икенчесенә табигый бәй­ләнештә күчә һәм бердәм тоташ вакыйга буларак кабул ителә. Ф.Бикчәнтәев, иҗади шә­хес буларак, А.Чехов, Ф.Әмирхан, Ә.Ени­ки токымыннан булгангамы, аның куйган спектакльләрендә вакыйга бара торган мохитнең үзара бәйләнешенә, кешеләрнең эмоциональ халәтенә, үзара мөнәсәбәт­ләренә, әхлакый асылларына, фикерләү рәвешләренә нык игътибар ителә. Ул куйган сәхнә әсәрләре үзенчә уйландыралар, тетрәндерәләр, битараф калдырмыйлар. Ф.Бикчән­тәев һәрвакытта сайлаган әсәренең һәм жанр, һәм стиль ягыннан чисталыгын, сафлыгын, пакь­леген сакларга тырыша. Бу аның иҗат принципларының берсе. Режиссер караны кара дип, акны ак дип кенә раслаудан ерак тора. Әгәр ул сәх­нәләштергән әсәр­ләргә күз салсак, алар арасында шөһрәт казанганнары – М.Гыйләҗевнең «Бичура», В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», Т.Миңнуллинның «Хушыгыз», «Җан­кисәк­кәем», «Шәҗәрә», «Дивана», Н.Исәнбәтнең «Җи­рән чичән белән Карачәч сылу», Г.Хугаевның «Кара чик­мән», З.Хәкимнең «Телсез күке», А.Чеховның «Өч сеңел» спектакль­ләре үзләре үк бу режис­сер­ның сәхнәдә аерым бер тө­гәллек һәм нәфислек, драматик кичерешләрне тасвирлаганда да аерым бер пөхтәлек белән җи­ренә җиткереп, җанга, хәтергә үтеп керердәй кадерле интонацияләр белән эш итүен күреп таң каласың. «Курчак туе» спектаклендә дә шул ук пөхтәлек һәм нәзакәт­лелек, киеренкелек һәм сискәндергеч тет­рәнү тойгысы. Театр фә­нендә бу халәт «катарсис» дип атала. Аңа ирешү сәхнә әһелләренә сирәк бирелә һәм бу театр сәнгатенең югары ноктасы буларак кабул ителә. «Курчак туе» спектакленнән алган тәэсират яраткан композиторның симфониясен тыңлауга тиң. Шуның белән ул безгә кадерле дә. Бу юлы да үзәктә бүгенге көн тормышыбызда еш очрый торган вакыйга – яшь кыз баланың чибәрлеге, сылулыгы аркасында фахи­шә­лек читлегенә килеп эләгү тарихы. Әсәрнең төп героинясы кәләпүшче кыз Камәр яшьли әтисез кала һәм, үзен чолгап алган мохитнең корбаны буларак җанлы курчакка әверелеп, фахишәлек юлына баса.

 

Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» повесте 1898 елда языла. Автор бу әсәре аша шул заманда ук яшьләрне милләт өчен куркыныч бер афәтнең киң җәелә башлавы турында кисәтә. «Кә­лә­пүшче кыз» хикәясе әнә шул ягы белән бүген дә бик актуаль яңгырый. Г.Исхакый үзе: «Минем бу хикәяне язудан макъсудым Камәр кебекләрнең ахыры ни булачагын күрсәтү, милләтебезнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткару өчен аларга Камәр кебек булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер кисәтү­дер», – дип аңлата. Мондагы пер­сонажлар – асылда мал артыннан куучылар. Алар, бер-берсеннән көнләшеп, юктан кызык эзләп, шуннан ләззәт табып, бернидән дә чирканмыйча, яман эштән дә тәм табып, хозурланып яшәүче тупас күңелле адәмнәр. Алар бу чибәр кыз белән балалар курчак уйнагандай мавыгалар. Яшьлек, чибәрлек, сафлык – бары тик аларныкы булырга тиеш. Үзәктә Сәлим бай (Ә.Шакир), Гайни бай (А.Хафиз), Вафа (Р.Бариев), Җәгъфәр (Р.Вәзиев) образлары «яман юлдашлык» кысаларында чишелгән образлар. Гомумән, спектакльдәге актерлар ансамбле бу юлы гаҗәеп дә­рәҗәдә тигез, шома уйнаулары белән аерылып тора. Аларның бер-берсен ишетә, аңлый белүләре Чехов әсәрләрендәге сыман ярты тонга корылган. Бу очракта Әзһәр Шакировның уены үзе ни тора: «Курчак туе» уйнаулары белән мавыгып кит­кән бай тора-бара барлык хәзинәсен югалта, хәерче бер мәх­лукка әверелә. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, аның кү­ңел хәзинәсе ягыннан «иң бай кеше» икәнлеге ачыла. Чөнки аны сөю хисе биләп ала: ул Камәрне, аның нинди хәлдә булуына карамастан, фахишәме ул, балага узганмы, бернигә дә карамастан, үз канаты астына алырга тели. Ул аңа гашыйк – һәм шуның белән ул дөньяда иң бай кеше. Тик менә Камәр аны гафу итәрме?! Юл башында аны ялгыш юлга этәрүчеләр арасында Сә­лим бай да бар иде бит. Гомумән, монда һәр артист үз героен, алар тискәре төсмер­ләргә ия булсалар да, яман кеше итеп гәүдәләндерергә ашыкмый. Тик яшәүләренең максатлары гына – баю һәм үзләре аңлаганча рәхәт­лек дөньясына чуму. Шундый «акча колы»на әверелгән бәндә­ләр азмы бүген?

 

Шулай ук спектакльдә хатын-кыз образлары да нык җәлеп итә. Күңел ачу йорты хуҗабикә­се Наташа (А.Гайнуллина), Камәрнең әнисе Кәримә (Р.Мотыйгуллина), димче хатын Зөһрә (Р.Юкачева), Камәрнең җан дус­ты Хәдичә (Л. Фәйзуллина) образлары һәркайсы җиренә җиткерелеп, хис-тойгылар белән бае­тылып, аерым кеше язмышы буларак сурәт­ләнәләр. Аларның һәркайсы да психологик яктан гаять тә үтемле һәм нечкә итеп тасвирланалар. Алар, «кечкенә кешеләр» буларак, хәл-әхвәл­ләре, хокуклары ягыннан кысрыкланган, яклауга мохтаҗ кешеләр. Вакыйгалар нинди авыр шартларда бармасын, нинди ге­нә михнәтләр кичерергә туры килмәсен, сәхнәдә бернинди тупаслык, ямьсезлек, затсызлык, яманлык юк, аларның һәркайсының үз борчуы, үз хәсрәте. Шуның белән алар тамашачыны алдыралар да. Спектакль чиста, саф һәм аһәңле. Шунысы да кызыклы, музыкаль яктан аны, га­дәт­тәгечә, аерым композитор би­зәмәгән, режиссер үзе инструменталь әсәр­ләрдән төрле халәт­не чагылдыра алырдай өзекләр сайлаган һәм шулар белән аны чарлаган. Шуңа да карамастан бу спектакль сәхнәдән музыкаль яктан нык эшкәртелгән әсәр булып яңгырый. Бу юлы режиссерның «абсолют слухы» аңа яр­дәм­гә килгән: металл чыңы бе­лән яңгыратылган татар көе XIX гасыр ахырында язылган бу әдәби әсәр­не үзенчә җанландыра, би­зи, баета. Биредә пластик хәрә­кәтләрнең роле шулай ук бик зур (монда бит әле «курчаклар» дигән персонажлар да бик әһәмиятле урын алып торалар), спектакльнең ритмик бизәлешен дә тәэмин итәләр, аның идея-художество үзенчәлеген ачыклыйлар, һәм иң кыйммәтлесе шул – курчакларның бу пластик хә­рәкәтләре сурәтләү чарасы буларак мөстәкыйль төс алалар (пластика буенча режиссер – Н.Ибраһимов).

 

Спектакльнең художество бизәлеше дә игътибарны җәлеп итә (рәссам – Б.Ибраһимов). Декорацияләр бер караганда традицион гадәти формада эшләнелгән – сәхнә бай, зиннәтле әйберләр белән тутырылган шкафлар белән уратылып алынган, тора-бара алар үзгәрә һәм киңлеккә чыга, ә финалда исә ак болытлар, елга агымына әверелеп, Камәрне мондагы тынчу дөньядан еракка – үз киңлегенә алып китәләр. Якты матур дөнья анда аңа үз офыгын ачармы, анысы инде безгә билгесез.

 

Төп героиня Камәр Казан­ская ролендә яшь артисткабыз Нәфисә Хәйруллина чыгыш ясады. Аның ничек уйнавыннан спектакльнең язмышы хәл ителә, ул аның тоткасы. Спектакльнең башыннан ук үзенә генә хас мөлаемлыкка ия, мәхәббәт хисләреннән канатланган фәреш­тәдәй гөнаһсыз күңелле бу кызны бары тик сөю һәм сөелү өчен генә яратылган бала итеп кабул итәсең. Вакыйгалар катлаулана башлагач та аны әле саф карашлы, тыйнак бер кыз итеп үз күрәсең, ул әле һаман да хыял дөньясында гизүчеләрнең берсе булып кала сыман. Ә инде тормыш аны бөтереп алгач, аның үз-үзен тотышындагы сабырлыгына, чыдамлыгына хәй­ран каласың. Яманлыктан гаҗиз булганда да ул үзенең кешелек горурлыгын югалтмаска тырыша, ләкин чарасызлык бу кызны фахишәлек юлына, тормыш сазлыгына этәрә. Котыласы иде бит бу сазлыктан, чыгасы иде бит кояш яктысына...

 

Ишетсеннәр, аңласыннар иде аны. Камәрнең бүгенге көн яшьләренә генә түгел, киләчәк буыннарга да ишетелерлек итеп кычкырасы килә. Ишетерләрме икән?!

 

Спектакльнең финалында, миңа калса, моңа ачыктан-ачык җавап юк. Камәр күкләрдәге болытлар җиргә иңеп, ярсулы елгагамы, диңгезгәме әверелгән су ташкынына кереп, кайсыдыр бер якка – әллә төньякка, әллә көньякка табамы агып, күздән югала. Бу агым аны кая алып чыгар? Менә шундый финал – гаҗизләнү, алҗу, интегү һәм аз гына булса могҗизага ышану...

 

Нәтиҗә ясап әйтсәк, бу спектакль камаллылар репертуарында үзенең сәнгать эшләнеше ягыннан бар яктан да лаеклы әсәр. Олы классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның исеме аны һәрвакыт бизәп торсын иде.


Дания ГЫЙМРАНОВА
Шәһри Казан
№ 214-215 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»