поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.02.2017 Язмыш

Аңсыз яткан хатынын күреп, үзе асылынып үлә...

Яшьлектә юктан да кызык табып көлә торган буласың бит. Кайчагында уен итеп әйтелгән сүз дә чынга ашып куя. Ярый ла ул, кеше тормышына күңелсезлекләр алып килмәсә. Безнең авылда чибәр, тулы гәүдәле, рыясыз, беркатлырак кыз бар иде. Бер партада утырып укыган сыйныфташы белән очрашып та йөрделәр.

Кыз беркатлырак булгачтыр инде, егеткә юләр бит ул дип сүз җиткерәләр. Ләкин Фәнүзәне берничек тә юләр дип әйтеп булмый. Авылда әбисендә үскән кыз нинди эш бар, барысын да ялт иттереп эшләп куя. Ачык күңелле, аралашучан. Һаман да шул җитмәүчелек, кеше киемен киеп үсте ул кыз. Кешедән калган кием-салым тузмаган, тишек булмаса да, синең өстендә сәләмә күренә. Озын, киң итәкләрне будыргыч белән кысып кия торган иде. Бәлки шуңа күрәдер дә, исәр дип караучылар күп булды аңа.

Бервакыт капка төбендә егетләр җыелышып сөйләшәләр дә, авылның югары очындагы Мәликне өйләндерергә кодалыйлар. Юаш, төскә-биткә дә әлләни матур булмаган егет утыз бишне узып барса да кызлар озатырга батырчылык итми торган, авылның бер рыясыз егете иде. Менә шул Мәликкә Фәнүзәне урларга була авыл егетләре. Кыз үзен урлап ат арбасына салгач та, карышып тормый. Сыйныфташы Рәшиткә урлыйлар дип белә. Туйлап чыгарга мөмкинлеге булмагач, болай өйләнсә дә карышмый. Алар утырган ат Рәшитләр капка төбенә туктамый узып киткәч кенә, аптырап  кала. Ә өстенә каплаган юрганын ачкач, үзен Мәликкә урлаганнарын аңышып шакката. Карыша, “калмыйм, мин сине яратмыйм”, ди егеткә. Авылда “тулып җитмәгән” дигән даны таралган кызның сүзенә әһәмият бирмиләр. Ләкин Фәнүзә төнлә якын да китерми егетне үз янына. Мәликнең үзендә дә кыюлык әлләни булмагандыр. Икенче көнне таң аткач, Фәнүзә әбисенең хәлен белергә дип, үскән йортына бара. Һәм кире Мәликкә кайтмаска, дип план кора. Әмма әбисенең:

- Балам хәзер даның чыккан, кирегә юл юк. Без сине туйлар ясап кияүгә бирә алмыйбыз. Мәлик юаш булса да, мал-туар асрый торган, тормыш тарта торган ир, барган урыныңа тор,  - дип кызны кияү йортына озата.

Шуннан ирле тормышы башлана Фәнүзәнең. Бер-бер артлы ике уллары туа. Әмма яратып яшәми хатын. Бу турыда гел күрше хатынына әйтеп килә. Балалар гына мәктәп яшенә җитсен, яратмыйм мин аны, чыгам да китәм, дип гомер итә. Дөньяга ачуын басарга теләгәнме, яратмаган ир белән яшәү бәлки чыннан да газап булгандыр, күрше авылдагы гаиләле ир белән аралаша башлый. Мәхәббәтләре ташыган ир белән хатын, гаиләләрен, балаларын ташлап күрше районга күченеп китәләр. Кайда булса да яшәргә кирәк бит, йорт сатып алырлык түгел, кием юнәтерлек тә акчалары юк. Мөнир фермага үгезләр карарга, Фәнүзә сыер саварга урнаша. Терлекчеләргә кытлык кичергән колхоз “яшь” парларны терлекчеләр йортын төзекләндереп урнаштыра. Икесе дә чын мәхәббәтләрен тапкандай тоелалардыр инде, бик матур яшиләр. Әмма болай да аракы белән дуслашып алган ир, хатынын да үзе белән күңел ачарга өйрәтә башлый. Колхоз акча биргән көнне бәйрәм ясыйлар да, калган көннәрне су гына эчеп яшиләр. Шундый бер эчү мәҗлесендә ир белән хатын сүзгә килә. Кызмач ир Фәнүзәне кыйнап ташлый, тегесе исә аңын югалта. Аңсыз яткан хатынны күргән Мөнир кеше үтердем, дип уйлагандыр инде, үзе асылынып үлә. Фәнүзә коточкыч  мәшхәрдән айныр-айнымас Мөнирнең үлеме турында хатынына шалтырата. Әмма гаиләсен ташлап киткән ирне үзе салган йортына, балалары белән хушлашырга кертмиләр. Хастаханәдән туп-туры зиратка алып кайтып җирлиләр.

Фәнүзә аннан соң да ирекле кош кебек яши. Үз гаиләсе янына кайтырга ашыкмый. Шул колхозда сыер сава, төзелешкә килгән бер ир белән чуала башлый. Анысы төзелеше беткәч акчасын гаиләсенә алып кайтып бирә дә, Фәнүзә акчасына гына яшиләр. Ике җанны асрарга бер савымчының гына акчасы җитми. Шулвакыт Фәнүзәнең балаларының әтисе - Мәликнең күзенә тимерчыбык кереп, инвалидлык алганы исенә төшә. Ирнең пенсия акчасы килгән көнне авылына кайта, тегесе үзенчә киң күңеллелек күрсәтеп, тәм-томнар алып көтеп тора. Бер-ике көн хатын монда кунак була да, токмач, ярма, чәй, писүк кебек кирәк-яракны төяп колхозына китә. Ул ирендә кунак булганда, сыерларын Сашкасы сава. Менә шулай яшәп кенә ятканда, терлекчеләр аның группасындагы сыерларның вакытында  савылмагач, бозыла башлаганын күреп, мәхәббәт чыпчыкларын авылдан куалар. Хәзер Фәнүзә Сашкасы белән Мәлик йортына кайтып яши башлады. Авыл хаклы ирне юашлыкта гаепли, сине мыскыл итеп ташлап китте, ник кертәсең, дип әрли. Балаларның анасы бит ул, ничек кертмим инде, дип җаваплый ир аларга.

Мин боларны кемнедер гаепләр өчен дә, кешедән көлеп тә язмадым. Кайчакта яшьлек хатасы белән кызларны бәхетсез итмибез микән, дип кенә уйладым. Даның чыккан дип, яратмаган кешесенә кияүгә биргәннәр бирүен. Хисләреңне йөгәндә тота белмичә йөрсәң, ирле булып яшәсәң дә даның чыга.

Сәлимә Мусина, Саба таңнары


---
Матбугат.ру
№ --- | 08.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»