|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2017 Милләт
“Ак калфак” оешмасының башкарган эшләренә йомгак ясау һәм киләчәк турында уй-фикерләрӨлкәбездә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы менә ике елдан артык эшләп килә инде. Байтак шәһәрләребездә, авыл-районнарыбызда аның бүлекләре дә ачылды. Эшләгән эшләребез турында Казанга Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятенә без даими рәвештә исәп-хисап ясап торабыз. Үткән елда башкарган гамәлләребез хакында да тәфсилләп язып җибәрдек. Ел дәвамында үткәрелгән чаралар турында яраткан “Бердәмлек” газетабыз битләрендә дә, “Самар татарлары”, “Дуслык” интернет сайтларында да язмалар гел урнаштырылып барылса да, өлкәбезнең милли-мәгълүмат чараларында, шул исәптән, “Бердәмлек”тә дә эшләнгән эшләребез турында яңадан искә төшереп узсак, дөрес булыр, дип уйлыйм. Үткән елда Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан кайткач та, анда күтәрелгән мәсьәләләрне тормышка ашыра башладык. Анда безгә бүләк итеп бирелгән “Тәрбия баскычлары” видеофильмын әби-бабайларны, ата-аналарны җыеп күрсәттек, фи¬кер алышулар оештырдык. Милли йолала-рыбыз, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез турында сөйләүче, балаларыбызны милли рух¬та тәрбияләргә чакыручы бу фильмны алга таба мәктәпләрдә дә пропагандаларга планлаштырабыз. Өлкә “Ак калфак” оешмасы төрле темаларга яшьләр белән очрашулар, мастер-класслар да үткәрә. Мәсәлән, кечкенә генә татар кафебызда активистларыбызны кулъяулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары чигәргә өйрәткән идек. Шуннан озак вакыт та үтмәгәндер, бу мастер-класста катнашучылар безгә үзләренең кул эшләрен, чигүләрен алып килә башладылар. Алардан күргәзмә сыманрак чара оештырырга булдык. Анда читләре челтәрләп эшләнгән берсеннән-берсе матуррак аллы-гөлле калфак¬лар, изүләр, кулъяулыклар урын алды. Шунда ук безнең оста хатын-кызларыбыз Гөлфия Кәримова белән Алия Канюкаева яңа чигү ысулын күрсәттеләр. Аларның ленталар белән чиккән чәчәк бәйләме барыбызга да ошады һәм күпләр шул ысул белән чигүне үзләштерергә алынды. Ә бит бу әйберләр якыннарыбызга менә дигән бүләк булачак. Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та юкка гына үз кулларыгыз белән эшләнгән әйбердән дә кыйммәтрәге юктыр, дип әйтмәгәндер шул. Шуңа да “Ак калфак”ка йөрүче хатын-кызларыбыз без уздырган чараларга үзләренең кызлары-оныкларын да алып килә торган булдылар. Без аларга үзебезнең милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез, аш-суларыбыз турында сөйләп кенә калмыйча, чигеп тә, тегеп тә, пешереп тә күрсәттек. Алар үзләре дә бу эштә тырышлыкларын, булдыклыкларын күрсәттеләр. Аллаһыга шөкер, тырышсак үзебез дә, балаларыбыз да, оныкларыбыз да - барыбыз да булдырабыз икән. Ә инде безнең өлкә “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзалары (җитәкчеләре дисәк тә ярый) - Самарадан Айсылу Әбдиеваның, Кошки районының Иске Фәйзулла авылыннан Рәфисә Миңнебаеваның Татар-станның Актаныш районында уздырылган халык¬ара семинардан алып кайткан тәҗрибәләре оешмабызга бер яңарыш булып, тагын да яхшырак эшләргә этәргәч ясады. Безнең өлкә оешмабызның урыннарда оештырылган бү¬лекчәләрендә Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) авылында Рәфисә Миңнебаева, Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында Бибинур Газизова, Похвистнево районының Гали авылында Илһамия Кәримова, соңрак Сыз¬ран шәһәрендә Гөлшат Йосыпова беренче көннәрдән үк яхшы итеп эшләп киттеләр. Аларның барсы да өлкә оешмасы үткәргән барлык чараларда актив катнашалар, үзләрендә дә төрледән-төрле бәйрәмнәр, күргәзмәләр, мастер-класслар уздыралар. Мәсәлән, күпләр бик матур итеп Каз өмәләре, Ифтар мәҗлесләре, ветераннар белән очрашулар уздырдылар. Мин Гали авылы хатын-кызларын аерым билгеләп үтеп, алар турында безнең горурлыгыбыз дияр идем. Быел анда үткәрелгән Каз өмәсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бу турыда “ТНВ-Планета” каналында бик шәп тапшыру күрсәтелде. Безнең өлкә оешмабызда һәм урыннарда үткәрелгән чаралар турында сөйләп китсәң, сөйләп бетерерлек түгел. Чәк-чәк, шигърият бәйрәмнәре, мил¬ли аш-су күргәзмәләре, Ифтар, Корбан мәҗ¬лесләре, ветераннар белән очрашулар - болар барсы да истә калырлык итеп үткәрелделәр. Үткән җәйдә өлкә Сабан туенда, мәсәлән, оешмаларыбызның ак¬тив әгъзалары - “Бердәмлек” газетасының күренекле журналисты Эльмира ханым Шә¬вәлиева һәм шагыйрә Наилә Хөсәенованың инициативалары буенча беренче мәртәбә “Сөлге җыю” йоласын яңадан кайтардык. Халыкка бу бик ошады. Киләсе бәйрәмнәрдә дә махсус чигелгән сөйлгеләрне, кулъяулыкларны җыеп, аларны Сабан туе җиңүчеләренә тапшыруны дәвам итәчәкбез. Бу эшләребездә без үзе¬безнең Самарадан - Әминә Ибәтуллина, Сызраннан Фәния Башаева кебек активистлары¬бызга таянабыз. Ә менә Са¬мараның “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара ханым Насыйрова турында да аерым әйтеп үтәсем килә. Безгә аны хөрмәт итәргә, булышырга кирәк. Аның ательесын зуррак бүлмәләргә күчерә алсак, эшләргә мөмкинлекләре дә артыр иде. “Ак калфак” оешмасы анда милли киемнәр тегәргә, чигәргә өйрәтү буенча мастер-классларны даими рәвештә оештырып торыр иде. Минемчә, “Яктылык” татар мәктәбенә би¬релгән өстәмә бинада моның өчен урын табып булыр иде, дип уйлыйм. Әнә, Ульян өлкәсендәге ту¬ган авылым Зур Чирекле мәк¬тәбенә чыгарылыш класс¬лар укучылары кичәсенә кунакка баргач, анда тегү-чигү, башка төрле кул эшләре белән шөгыльләнү өчен яхшы итеп җиһазландырылган бүл¬мә¬ләр¬¬не күреп, хәйранга калган идем. Биредә укучыларның үз¬ләренә дә, аларның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары бул¬ган әниләренә дә эшләү мөм¬кинлеге бирелә икән. Бу мастерской (һөнәрханә) җитәкчесе Гүзәл Рәшит кызы Гафарова (кыз фамилиясе Йосыпова) минем белән бергә укыган дус кызым Фәхриянең кызы икән бит. Без аның белән бер партада утыра идек һәм ул гел “бишле”гә генә укый иде. Нәкъ шул чакларда без аның белән альбомга шигырьләр, җырлар язганда (бу модада иде) кырыена матур чәчәкләр ясап куя торган идек. Ә аннан аларны кулъяулыкларга чигәргә дә өйрәндек. Менә бит безнең ут күр¬ше¬ләребез - Ульян өлкәсендә шундый сокланырлык эшләр башкарып яталар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйтүләренчә, Ульян мил¬ли-мәдәни берләшмәсе дә, аның “Ак калфак” оешмасы да Рос¬сиядә иң яхшылардан санала. Мин үзем Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасын җи¬тәкләгән кыска гына вакыт эчендә берникадәр күзәтүләр ясарга да өлгердем, һәм кайбер фикерләр дә туды. Минемчә, милли-мәдәни оешмаларга җитәкчеләрне сайлаганда аларның бай булуына карап эш йөртергә кирәкмәс иде. Җитәкче үз милләте өчен чын-чынлап янып-көеп йөрүче, киң белемле, рухи җитлегү алган шәхес булырга тиеш! Бай спонсорлар белән уртак тел табып эшләүче милли оешмалар җитәкчеләре бар алар. Ерак барасы да юк. Ут күршеләребез - Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Фәрук улы Сафинны атау да җитә. Ул милләтпәрварларны бер йод¬рыкка туплап, татар эшкуарлары һәм губерна җитәкчеләре белән бер юнәлештә эшли белә. Шуңа оешманың уңышлары да күзгә күренерлек. Ә бу шактый озынга сузылган язмамны үзебез яраткан “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Безгә, һичшиксез, берләшергә кирәк. Шул вакытта гына безне хөкүмәтебез дә, эшкуарларыбыз да танып, ярдәм итә башлаячак. Ә гөрләп эшләп торучы милли оешмалары, матбугат чаралары, мәктәпләре булган татар халкын беркем дә җиңә алмаячак”. Бу бик дөрес, хак сүзләр, минемчә. Бердәмлектә - көч, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Разия ӘЮПОВА,
Разия ӘЮПОВА |
Иң күп укылган
|