поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.02.2017 Ир белән хатын

Бизәнмәсәм, ирем ташлап китә...

Ботокс, мезотерапия, пилинг, кәрәзле депиляция, термолифтинг... Бүген тагын да чибәррәк булып күренергә теләүчеләргә максатка ирешүнең мең дә бер төрле ысулы бар. Матурлык салоннары чат саен диярлек урнашкан. Ни хикмәт, кая гына керсәң дә, чират көтәргә туры килә. Димәк, чибәр булу турында хыялланучылар җитәрлек. Дустым Наҗия ясалма матурлык ярдәмендә дөньядан биг­рәк, гаиләсен коткарырга тели.

Наҗия белән моннан ике ел элек таныштык. Улларыбыз бер бакчага йөри. Иртә-кич очрашкач, сөйләшергә дә җай чыга. Наҗия булачак ире Тимур белән югары уку йортында укыганда танышкан. Студент чакта ук өйләнешкәннәр. Тимур хәлле гаиләдән. “Чибәр булсаң, тормышың да шәп була”, – ди На­җия үзе турында. Иренең әти-әнисе яшьләргә туйда өч бүлмәле фатир бүләк иткән. Өйгә йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы сатып алу мәсьәләсен дә алдан ук кайгыртып куйганнар. Вузны тәмамлагач, яшьләр бәби алып кайтырга уйлый. Тик сабый тугач Тимурның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ир-ат эштән кайтырга ашыкмый, гомумән, кайтмыйча калган көннәре дә булгалый. Өйдә тавыш чыга башлагач, Тимур читтә чуалып йөри торган хатыны бар икәнен сөйләп бирә. “Тәмам өйдәге хезмәтчегә әйләнеп беттең, көзгегә күтәрелеп тә ка­рамыйсың, бертөрлелек туйдырды”, – дип сү­геп ташлый ир хатынын. Наҗиягә шул җитә кала...

Яшь, чибәр булу дустымның тор­мыш максатына әйләнде. Бу хәлләрдән соң Наҗия икенче көнне үк матурлык салонына юл тота. Соң­гы ярты ел эчендә ул ясаткан яшәрү процедураларын санап бетерерлек тә түгел. Җилкәгә кадәр җиткән чәчен биленә кадәр “үс­тер­де”, керфекләрен табигый бөдрә­лән­дерде, күз тирәсендәге җыер­чык­ларны бетерде, нечкә булып тоелган иреннәрен калынайтты... “Иң беренче матурлык салонына килеп кергәч тә, керфекләрне генә бөд­рәләндерермен дигән идем, кашларымны да тигезләп, ике атнага кадәр юылмый торган буяу белән буярга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Әлеге хезмәт өчен өч мең сум акча түләдем. Нәтиҗәсе бик ошады. Икенче юлы иреннәрне калынайтырга бардым. Бәясе алты мең сум тора. Әлеге процедураны үзеңә кирәк кадәр ай саен кабатларга мөмкин. Үзгәрешләрне ирем дә сизде, ахры. Балам белән синнән башка беркем дә кирәкми, дип гафу үтенде”, – ди Наҗия. Хәзер ясалма матурлык турында дустымнан да күбрәк белүче юктыр, мөгаен. Аның әйтүенчә, ясалма матурлык белән бер мавыга башлаган кеше гомумән аннан башка яши алмый. Ә көзгедә кимчелекләр көн саен табылып кына тора.

Шәһәрдә матурлык салоны эзләп ерак йөрисе дә юк. Әлеге өлкәдә акча эшләүчеләр арасында үзләре яшәгән фатирда ук хезмәт күрсәтүчеләр күп. Арада иң таралганы – тырнак үстерүдер, мөгаен. Елена Тимофеева ике елдан бирле бизнес белән шөгыль­ләнә. “Балага бер яшь тулгач, тырнак үстерү белән чын-чынлап шөгыльләнергә булдым. Махсус курслар тәмамла­дым. Башта клиентларны залда гади өстәл янында гына кабул итә идем. Эш җай­лашкач, йокы бүлмә­сен махсус җиһазландырдык. Тырнак үстерү уртача 650-700 сум тора. Көненә өч клиент кабул итәм, кечкенә балам да бар бит әле. Миңа ике атна алдан язылып куялар. Арада ир-атлар да очрый”, – ди Елена Тимофеева. Иң мөһиме, кулларны җил­дән, салкыннан сак­ларга кирәк. Тырнаклар ныграк булсын өчен аларны 5-10 минутка җылытылган кастор яки зәйтүн маена тыгып торырга киңәш ителә. Әлеге процедураны ким ди­гәндә атнага бер тапкыр кабатларга кирәк, ди.

“Чәчем матур булсын дип теләү­челәр дә күп, – ди башкаладагы матурлык салоннарының берсендә эшләүче Гөлнара Касыймова. – Чәчне ясалма рәвештә үс­тергән вакытта берничә төрле технология кулланыла. Шул исәптән салкын, кайнар, японча кебекләре дә бар. Бәясе чәчнең озынлыгына һәм калынлыгына бәйле. Бер процедура уртача 8-10 мең сумга төшә. Ботокс чәчнең төсен ялтырата, толымнарны тагын да калынайта“.

Соңгы арада мөслимәләр өчен махсус матурлык салоннарын да очратырга мөмкин. “Ясалма матурлык ул ислам динендә тыела, дип фикер йөртүчеләр бар. Мин моның белән килешмим. Һәркем матурлыкка омтылырга тиеш. Ирең янында чибәр, сылу булып күренү – аңа ошавыңа ышанычны тагын да арттыра. Массаж, биткә төрле мас­калар ясау кебек сәламәтлән­де­рүгә юнәлдерелгән процедуралар тыелмый. Ә менә пластик операция ярдәмендә кимчелекләрне төзә­тер­гә тырышу хәрам булып санала. Аллаһы Тәгалә сине ничек яраткан, шуңа риза булып яшәргә кирәк”, – ди Гөлназ Галиева.

Балалар бакчасыннан кайтканда Наҗияне тагын очраттым. Бу юлы матурлык салонына барып, бит яңакларын кызарткан. “Соңгы арада ирем тагын эштә тоткарлана башлады, әллә кредитка акча алып, пластик операция ясатырга инде”, – ди ул. Матур башка акыл да кирәк шул...


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»