поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.02.2017 Шоу-бизнес

Элвин Грей: "Иписез калган, метрога акчам булмаган көннәрем булды" (ФОТО)

Ниһаять, Бөгелмәгә танылган һәм популяр җырчы Радик Юлъякшин – Элвин Грей концерт белән килде. 3 февраль көнне ул Техника йортында чыгыш ясады. Моңа кадәр аның концертларын күрше Лениногорск шәһәренә барып караучы бөгелмәлеләргә бу зур бүләк булды.

Радик Юлъякшин -- узган ел Татарстанның “Ел кешесе” исемен алучы. Элвин Грей кушаматы астында чыгыш ясаучы танылган җырчы мондый дәрәҗәле исемгә Татарстан дәүләт симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковский белән бергә лаек булган. Былтыр егет Казанда гына да 14 концерт куйган. Шу­ларның бишесе “Пирамида”да үт­кән. Моңа кадәр танылган җырчы бик күп конкурсларда, сәнгать бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән.

Уфада туып-үскән егет белемне башкорт телендә алган, шуңа да татар телен бик тиз арада өйрәнгән. Радикның иҗат эше дә нәкъ менә шул телләр белән бәйле. Кечкенәдән музыка белән шөгыльләнгән егет бүгенге көндә -- популярлыгының югары ноктасында. Аны ак яулыклы әбиләр дә, яшьләр дә җан биреп, бирелеп тыңлый.

Егет сәхнәгә КВНда чыгыш ясаганда ук чыккан. Биографиясенә караганда, Радик гади эшчеләр гаиләсеннән. Әнисе -- маляр, әтисе -- балта остасы. Әтисе вафат булганда Радикка 11 яшь була. Шуннан бирле егет гаиләдә баш кеше булып кала, әнисенә булышу өчен акча эшләргә керешә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүнең Шолохов исемендәге педагогия университетына читтән торып укырга керә һәм бер үк вакытта “Моң” студиясендә эшли. 2006 елда аның беренче альбомы дөнья күрә. Соңыннан ул Мәскәүгә китә.

-- Беренче ел иң авыры булды. Башкалада мине беркем дә көтеп тормый иде, ярдәм итүчеләрем дә юк иде. Иписез калган, метрога акчам булмаган көннәрем булды. Яраткан ризыгым -- семга балыгы. Ә кызларга килгәндә, яратып йөргән кызым әлегә юк. Яраткан кызым ул минем – муза, минем музыкам. Аның белән көнне дә, төнне дә үткәрәм. Өйләнергә вакытым юк әле. Ә киләчәккә планнарым зур. Татар җырларын дөньяга танытасым килә. Гарәп, һинд җырлары кебек, безнең моңнарны бар кеше яратып тыңласын иде, -- ди ул “Күңел” радиосына биргән интервьюсында.

Радик җырларына музыкасын үзе яза. Җырларны татар, башкорт һәм рус телләрендә башкара. Концертта ярдәмчеләре дә бар иде, дуэт ясап, ул Иоан һәм Тимур исемле яшь җырчылар белән чыгыш ясады. Моннан тыш, Радикның Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев белән язылган җырлары да бар. Бөгелмә тамашачысы җырчыны зур алкышлар белән каршы алды һәм биеп, аның белән бергә җырлап озатты.

Безнең газетаны укучыларга Радик үз автографын бүләк итте һәм Бөгелмәгә тагын киләчәген ышандырды. (Киләчәктә, бәлки, махсус итеп интервью да бирер әле безнең газета өчен).  Без, үз чиратыбызда, Радикка  зур һәм яңа иҗади уңышлар телибез. Аның бу гастрольләре ерак Себердә тәмамланачак. Аннан соң җырчы чит илләрдә чыгыш ясарга җыена.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА, Бөгелмә авазы

Автор фотолары.


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»