|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2008 Спорт
КАЗАНДАГЫ ФИАСКО2 май көнне “Рубин” үз кырында Мәскәүнең “Спартак” командасына каршы уйнады. Казанлылар соңгы 7 уенның барысын да отып, бу очрашуга 21 очколык йөк белән килделәр. “Спартак”ның исә, уеннары яки тигезлек белән, яки оттырыш белән тамамлана. Ләкин Казанның Үзәк стадионында “рубинлы”лар оттырырга мәҗбүр булдылар. “Спартак” бу сезонда үзенең иң яхшы уенын үткәрде”, - ди Черчесов. Чыннан да аклы-кызылларны туктап булмый иде. Беренче яртынын уртасында “Спартак”ны алга Веллитон чыгарды. Уеннан соң: “Ул тупны мин керттердем”, - ди Козко. Веллитонның тубыннан соң “Рубин” алга омтыла. Әмма берәр төрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Беренче ярты шул исәп белән бетә. Тайм арасында публикага күңел ачу программасы тәкъдим ителде, ләкин күңел ачуларга вакыт җитмәде... Ниһаять, уенчылар кырга чыктылар. Кызыллы-яшеллеләр беренче икенче яртының беренче минутыннан ук алга чаптылар. Әмма казанлылар өчен нәтиҗәсез. Ә менә “Спартак” контратакада үзенең икенче тубын кертте. Баженов ерактан ук тупны Казан капкасының иң кырый почмагына юнәлтте. Исәп 0:2. Күп тә үтмәде, Павленко исәпне 0:3 ясады. Казан командасы уенның ахырына кадәр берни дә эшли алмады. Шулай итеп, “Рубин” “Спартак”ка үз кырында беренче тапкыр оттырды. Алай гына да түгел, “Рубин”ның бу сезондагы җиңү сериясе ахырына җитте. Командабызга ниләр булган? Бу сорауга бер уенның нәтиҗәсе белән генә җавап бирергә кыен. Бер уенда гына оттыру - ахырзаман түгел. Казан футболчыларына бу уенны начар төш кебек онытырга һәм киләсе уенга әзерләнергә кирәк. Барысы да алда әле...
Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ |
Иң күп укылган
|