|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2017 Хатлар
Почта 1 апрельдән газеталарга язылуны тагын 5%ка арттырып куячакӘйе, вакыт бер дә инәлеп тормый шул, гел алга гына үрмәли, үрмәли генә түгел, ашкына ич. Ни кызганыч, бәяләр дә бездә шул төсле һаман үсә генә бара. Узган елны кичә генә исән-сау озатып җибәрдек кебек, ә бүген инде елның иң кыска һәм кышның соңгы аена керештек, әмма уртача кәефләр белән генә, чөнки һәрнәрсәгә бәяләр үсә, ә кайберләренең социаль ташламалары киселә. Шуларның барысын истә тотып, без Сергач почтамты белән агымдагы елның II яртысына вакытыннан элек “Туган як”ка подписканы 1 февральдән башлап җибәрергә килештек, чөнки почта 1 апрельдән газеталарга язылуны тагын 5%ка арттырып куячак. Шуңа күрә Сергач һәм К.Октябрь районнарында яшәүче милләттәшләребез төп подписка башланганчы “Туган як”ка язылып куйса, оттырмаячак. Күпме генә сүгенсәк тә, вакыт та туктамый, бәяләр дә бездә “туңдырылмый”, ә Аллаһы Тәгалә биргән гомерне кешечә яшисе килә, “Туган як”сыз да дөнья сансыз... Агымдагы айның спорт өлкәсендә булачак вакый¬галарын кабат санап китсәк, түбәндәгеләрен билгеләргә мөмкин: 5 февральдә Суыксуда, 11ендә Петрякста, 24ендә Зур Рбишчада хоккей турнирлары узачак, ә 18ендә Сергачта “Лыж¬ня России-2017” ярышлары үтәр, 19ында Камка традицион спартакиадага чакыра, 22 февральдә Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә ра- йонара биатлон узачак. “Губернаторы.Ру” интернет- порталы хәбәр иткәнчә, безнең өлкә башлыгы Валерий Шанцев “Губернаторларның халык рейтингы” исемлеген җитәкли. Икенче һәм өченче урыннарда Приморск крае җитәкчесе һәм Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы. Агымдагы атнада яңа сайланган Дәүләт Думасы депутаты Владимир Панов Сергачта булып, район Земство җыены депутатлары һәм җәмәгатьчелек активы белән очрашты. Олег ӘНДӘРҖАНОВ. Җирле проектлар Өлкә хөкүмәте бу программага быел да старт бирде. Шул хакта губернатор Валерий Шанцев болай диде: “Өлкә бюджетыннан бу эшләргә 200 млн сум каралган, әмма бөтен заявкаларны да канәгатьләндерер өчен күбрәк кирәк булса, өстәмә табышлар да җәлеп итәргә әзербез, чөнки җирле халыкның торак пунктларын төзекләндерүдә катнашы – иң перспектив юнәлешләрнең берсе”. Билгеле, бу программа булмаса, безгә асфальт юл күрәсе юк иде. Авылдашларыма да, Мәскәүдән торып туган нигезләре өчен ярдәм итеп килгән “Оргкомитет” әгъзаларына да, инициатив төркемгә, аның җитәкчеләренә дә олы рәхмәтләремне белдерәм һәм киләчәккә дә аларга якты өметләр баглыйм. Чөнки, сизеп алганыгызча, бу программа быел да эшли һәм анда катнашыр өчен заявкаларны 20 февральгә кадәр тапшыру мәҗбүри. Шуңа күрә безгә авылыбыз өчен иң мөһим һәм кирәкле булган эш белән билгеләнәсе иде. Дөрес, авыл советы депутатлары белән киңәшләшеп алгач, клуб бинасын капиталь ремонтлау проектына өстенлек бирдек. Ә сезнеңчә ничек, хөрмәтле авылдашларым? Вакыт бит, белгәнегезчә, туктап тормый, инде яңа елның да бер ае артта калды. Күз ачып йомганчы, тулы булмаган ай да узып китәчәк. Ә бит программага керер проект белән билгеләнгәч, бихисап докуентлар да әзерлисе һәм туплыйсы бар, аның өчен дә вакыт кирәк. Шуңа күрә уй-фикерләрегезне, киңәш-табышларыгызны, кадерле авылдашларым, тиз арада авыл советына, депутатларга яки шәхсән миңа җиткерсәгез, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек. Шул урында түбәндәгене дә искәртеп үтәсем килә: авыл халкының сайлап алган проектта акчалата катнашуы мәҗбүри шарт булса, спонсорларның ярдәме ае¬руча хуплана. Быел бу ярдәмнәр тулы проект хакының 12 һәм 10 процент нисбәтендә каралган. Ике ел рәттән без дә бу програм¬мада катнаштык һәм күптәнге хыялларыбызны тормышка ашырдык. Шуларның иң мөһиме һәм иң хыялланганы – балалар мәйданчыгын зурайтып, анда бер дигән хоккей тартмасы төзедек, аны яктырткычлар һәм су ноктасы белән тәэмин иттек. Ә бу эшләр белән парал¬лель рәвештә яңа урамыбызга вак таш белән каты катламлы юл да түшәдек. Узган елны шул ук программа кысаларында тагын бер мөһим проблемабызны – озак еллар халыкка тынгы бирмәгән, борчып торган су мәсьәләсен хәл иттек: моннан берничә ел элек башлаган суүткәргеч линияләрен яңартуны тәмамладык һәм аларны үзара тоташтырып, боҗралап – окольцевать итеп куйдык. Әлбәттә, бу мөмкинлекне быел да кулдан ычкындырасы килми һәм шушы программа ярдәме белән урам яктырткычларын тәртипкә саласы иде. Без бу хакта авыл советының чираттагы утырышында депутатлар белән фикер алыштык, чөнки халкыбыз ихтыяҗларын якларга сайланган авылдашларыбызга һаман күбрәк я бу, я теге төштә урам яктырткычлары урнаштыру турында мөрәҗәгать итәләр. Ә аларның санын арттыру бары тик бар булганнарын энергия саклагыч электр лампаларына алыштырып чыккан очракта гына мөмкин булачак. Шуңа күрә күп санлы авылдашларыбызның үтенечен истә тотып, быел бу программага урамдагы электр челтәре “хуҗалыгын” закон кушкан таләпләргә туры китереп, аны яңарту проектын тәкъдим итәргә карар кылдык. Билгеле, әле 20 февральгә кадәр аз гына вакыт бар, димәк, кадерле авылдашларым, бу өлкәдә сезнең фикерләрне дә көтеп калабыз. Ә юл уңаеннан, алдагы проектларны тормышка ашырырга ярдәм иткән мәрхәмәтле спонсорларга, хәләл акчаларыннан өлеш чыгарган авылдашларыма, мәскәүлеләргә чиксез рәхмәтләремне белдерәм һәм үз алдыбызга яңа билгеләгәнен дә шулай бергәләп хәл итәрбез дип ышанам, чөнки бу программа буенча, сайланган эштә халыкның кечкенә генә финанс ярдәме зур этәргеч һәм төп шартларның берсе булып тора. Әйтергә кирәк, узган елны да без футбол кырын төзекләндерү проекты белән бу программага чыккан идек, кызганычка каршы, конкурс таләпләрен үтә алмадык. Бәлкем, быел безгә бәхет елма¬ер, һәрхәлдә, без моның өчен бүгеннән үк нык тырышабыз. Инде инициатив төркем белән билгеләндек, проект сметасын төзүгә керештек, халык арасында депутатлар белән берлектә шул өлкәдә агарту эшләре алып барабыз. Узган елгы кимчелекләребезне исәпкә алып һәм бу эштә булган тәҗрибәбезне кулланып, халык җыенында сайланган проектны тормышка ашырырбыз дип ышанам. Ни әйтсәң дә, моңа кадәр Камка балалары өчен ял итү һәм күңел ачу мәйданчыгы булдырдык. Ә җыенда көн тәртибенә чыгарылган икенче проектны – Рәшит Җаббарович Баязитов туган авылына бүләк иткән мәдәният йортына декоратив ремонт ясауны спонсорлар ярдәме белән башкара алмасак, Алла боерса, киләсе елга янәдән шушы программага кереп, өлкә хөкүмәте ярдәмендә бу мәсьәләне чишәрбез, дип уйлыйм. Камкалыларның бүгенге проектта актив катнашуларына, хәлләреннән килгән кадәр финанс ярдәм күрсәтүләренә ихластан ышанасым килә, чөнки әлеге программа таләпләре буенча, халыкның акчалата ярдәме проект хакының 1/10 өлешен тәшкил итәргә тиеш. Автономия чаралары Шуларның беренчесе – Петрякста татар авыл администрацияләре башлыкларының беренче өлкә җыены. Аның төп максаты – авыл советлары арасындагы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре кылуга җәлеп итү, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм милли-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү. Ә икенчесе, Сафаҗайда үтәчәге, түбәндәгедән гыйбарәт. Ул күбрәк туган як тарихы белән кызыксынучыларга кагыла. РНКАТНО каршында оешкан һәм эшли башлаган крайны өйрәнүчеләр клубының өченче җыелышын җыеп, бу чара чал тарихыбызны барлауга багышланачак. Шулай ук РНКАТНО советы “Туган як” һәм “Сельские вести” газеталары редакцияләре белән берлектә, мәдәни-агарту чаралары кысаларында, “Минем шәҗәрәм” һәм “Минем авылым” дигән иҗади өлкә конкурслары игълан итә. Үзеңнең гаиләң, авылың тарихы турында язмаларны ике телдә - татарча да, русча да әзерләргә мөмкин, тик ана телендә язылганнарына бераз өстенлек биреләчәк. Язма эшләрегезне 20 апрельгә кадәр югарыда телгә алынган газета редакцияләренә, К.Октябрь мәдәният йортына һәм РНКАТНО адресына юлларга мөмкин. Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы 19 майда Уразавылда үтәр. Ә иң яхшы язмалар “Нижгар татарлары” журналында һәм өлкә “Туган як” газетасы битләрендә дөнья күрер. Өстәмә мәгълүматны 8(831) 216-36-14 телефон номеры яисә rnkatno@mail.ru эл. почтасы аша элемтәгә чыгып алырга мөмкин. Илдус АБДУЛЛИН,
--- |
Иң күп укылган
|