поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.02.2017 Милләт

Халык фикерен ишетүче табылырмы?

20 гыйнварда өлкә Халыклар дуслыгы йортында Россия президентының - Федераль Җыелышка, өлкә губернаторының Губерна Думасы депутатларына һәм өлкә халкына юлламалары үтәлеше буенча җыелыш уздырылды. Өлкә губернаторы Администрациясе җитәкчесенең урынбасары, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Иванович Подсеваткинның чыгышы хөкүмәт билгеләгән милли сәясәтне тормышка үткәрүгә багышланган иде.

“2016 елның 29 декабрендә кабул ителгән яңа дәүләт программасы  элеккеге документларның күбесен көн кадагыннан төшереп калдыра, - дип билгеләп үтте Денис Иванович. -  2025 елга кадәр билгеләнгән Яңа милли программага гомумән 26 миллиард сум акча бирелә. Шул ук вакытта Россия халкының бердәмлеген ныгыту һәм этно-мәдәни үсешен булдыру өчен конкурс нигезендә регионнарга 350 миллион сум акча биреләчәк. “Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту һәм Самара өлкәсе халыкларының этно-мәдәни үсешен булдыру” программасы да дәүләт программасына туры китерелеп үзгәр-теләчәк”.

Денис Подсеваткин Халыклар дуслыгы йортында тупланып эшләүче милли оешмаларның җитәкчеләрен һәм активистларын йортның яңа директоры белән дә таныштырып үтте. Евгения Германовна Хоровинникова яшь буын кешеләрендә төрле милләт  халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү белән шөгыльләнергә ният белдерде. Ул, үзе дә яшь кеше буларак, Халыклар дуслыгы йортында эшләү өчен фикердәшләр командасы җыеп өлгергән. Яңа команда “Вместе мы - Россия” дип аталган мәгълүмати-агарту проекты да эшләп чыгарган, 2017 елга эш планнары да төзелгән.  Анда милли оешмалар һәм дини конфессияләр белән тыгыз элемтәдә тору, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне өйрәнү һәм конфликтлар булдырмаска тырышу кебек пунктлар бар. Әлеге план беренче карашка бик матур сүзләр белән язылган. Аның нәтиҗәләрен көтәргә генә кала.

Евгения Германовна  Тольяттида “Халыклар дуслыгы йорты” филиалы ачылачагы турында да белдерде. Моның өчен бина бирелгән инде. Шулай ук Сызранда да филиал ачылуы көтелә. Бу уңайдан Тольятти шәһәренең милли-мәдәни оешмаларының Берләштерелгән советы рәисе Юрий Дёмкин өлкә җитәкчелегенә рәхмәтләр әйтеп, милли дуслыкны саклау эшендә кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

Евгения Германовна әйткән  бу яхшы хәбәрләргә тагын бер (яхшымы-начармы икәнлеген тормыш күрсәтер) яңалык өстәлде бит әле. Аны залда утыручыларга  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат ага Надиров җиткерде. “Волжская коммуна” газетасында хәбәр ителгәнчә, 10 январьда Хөкүмәт йортында өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин “Амонд” төзү компаниясе җитәкчесе Ростислав Хугаев белән очрашканда “Волгарь” бистәсендә дә яңа өлкә Халыклар дуслыгы йорты бинасы төзү турында сөйләшү булган. Губернатор бу идеяне хуп¬лап: “Он станет ядром притяжения жителей и гостей Самары в этнографический комплекс и центром проведения всевозможных мероприятий самого высокого уровня”, - дип белдергән.

Белгәнегезчә, “Волгарь” бистәсендәге Осетинская урамында берничә мәртәбә милли бәйрәмнәр үткәрелде, ике ел элек Дуслык паркына нигез салынып, губернатор төрле милләт халыклары белән бергәләп күпсанлы агачлар да утыртты. Хәзер инде анда милли йортлар төзү эше җәелдерелгән. 2018 елның маена кадәр алар барысы да төзелеп бетеп, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының милли бизәкләре, көнкүреш әйберләре, тегү-чигү-бәйләү үрнәкләре, савыт-саба, өй һәм йорт җиһазлары белән баетылган булачак. Милли авылны 2018 елда уздырылачак футбол чемпионатының турист маршрутына да керткәннәр инде.

Ә бит бүгенге Халыклар дуслыгы йорты бинасын ремонтлау өчен дә өлкә бюджетыннан күп акча бирелеп, милли оешмаларга бик җайлы урын булдырылган иде. Халыклар дуслыгы йорты шәһәр үзәгендә үк булмаса да, төрле милләт халыклары күпләп яши торган Безымянкада урнашкан. Аны инде бөтен кеше дә белә: кемдер - җыелышларга, кемдер - репетицияләргә, кемдер - бәйрәмнәргә, кемдер милли газеталар редакцияләренә килеп йөри. Анда хәтта “Халыклар дуслыгы йорты” исемле тукталыш та бар. Кешеләр белгән, йөреп торган, гөрләп эшләгән милли йортны  шәһәр читенә чыгарып куйсаң, анда кем барыр икән? Булганны юк итү озак түгел, ә менә яңаны торгызу өчен еллар, яңа кадрлар, милли мөнәсәбәтләр темасын яхшы белгән кешеләр кирәк булачак. Ә хәзерге ВУЗлар андыйларны әле әзерләп тә җиткерә алмый.

Шул турыда кайгыртып, бөтен татар җәмгыятьләре дә бу проектка үзләренең ризасызлыкларын белдерделәр. Икенче көнне үк алар  координацион утырыш җыеп, бөтен татар милли оешмалары исеменнән Самара өлкә хөкүмәтенә хат яздылар. Ул берничә пункттан тора:
“Беренчедән, Ростислав Хугаев милли оешмалар җи¬тәкчеләре белән киңәш тотмыйча гына үз фикерен губернаторга җиткергән.
Икенчедән, өстәге проект тормышка ашкан очракта бөтен милли-мәдәни чаралар да шәһәр читенә күчә. Ә бу, үз чиратында, оештыру һәм транспорт мәсьәләсен хәл итү белән бәйле. Күпчелек татарлар Промышленность, Киров һәм Совет районнарында яшиләр. Башкортлар, чувашлар, мордвалар да шушы тирәдә. Димәк, алар барысы да “Волгарь” бис¬тәсендә уздырыла торган милли чараларга барып йөри алмаячаклар. 

Өченчедән, Куйбышев районында яңа милли үзәк булдыру эшләре хөкүмәт игътибарын һәм акчасын әлеге Йорттан читкә юнәлдерәчәк.
Дүртенчедән, милли-мәдәни үзәкләрнең шәһәр читендә урнашуы безнең эшнең нәтиҗәләрен юк итә. Шуңа да региональ әһәмияткә ия булган “Самара өлкәсе халыклары һәм милли-мәдәниятләр көне” бәйрәмен кеше йөри торган урынга, мәсәлән, Куйбышев мәйданына, Идел ярындагы “Ладья” стелласы янына, һич югында, шәһәр эчендәге паркларның берсенә күчерергә тәкъдим итәбез”, - дип язылган.
Азат Надировның чыгышыннан соң башка милли оешмалар да үз проблемалары турында сөйли башладылар. Өлкә чуваш милли оешмасы вәкилләре акча булмау сәбәпле аларның якшәмбе мәктәпләре ябылу һәм дүрт ай буе “Самар Ен” газеталары чыкмау турында ачынып сөйләделәр. “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүровны да телебезне әдәби тел буларак саклап калу өчен җитәрлек итеп милли газеталарга, журналларга бюджеттан акча бүлеп бирелмәве борчый...

Өлкә Халыклар Дуслыгы йортының яңа директоры һәм аның фикердәшләре, кем әйтмешли, чабаталар һәм матрешкаларның чыннан да туристлар өчен генә кирәк булуын аңлап, анысын да эшләсеннәр,  ә җирле халыклар өчен милли мәгарифкә, мәдәнияткә, басмаларга ярдәм итәргә кирәклеген дә онытмасыннар иде. Тик аңламаслар, мөгаен. Әлегә бик яшьләр шул әле. Алар никтер милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында халык ни уйлавын белешеп торуны (мониторинг), хөкүмәт милли эшләргә дип биргән акчаны конкурслар, грантлар аша төрле проектларга таратуны  милли сәясәтнең иң мөһим эше дип уйлыйлар. Бу турыда җыелыш башында Денис Иванович үзе әйтеп үткән иде. Евгения Германовна да күбрәк саннарга мөрәҗәгать итте. “Безнең регионда милләтара мөнәсәбәтләрне яшьләрнең 51,2 проценты  гына “яхшы” дип бәяли, ә олылар арасында андыйлар 72,7 процент. Шушы аерманы булдырмау өчен “Все мы - Россия” мәгълүмати-агарту проекты эшләнде дә инде”, - диде ул.

Ә бу җыелышта  катнашкан татарларның һәм чувашларның авазын ишетүче булдымы икән? Халыклар дуслыгы сайтында да, башка басмаларда да милли оешмалар күтәргән мәсьәләләргә ишарә итүче күренмәде.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»