|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2017 Криминал
Түбән Кама егете өч тапкыр бер үк банкоматтан акча урларга маташкан (ВИДЕО)Түбән Камада полиция хезмәткәрләре банкоматтан акча урлаучы 19 яшьлек җинаятьчене кулга алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче тапкыр егет банкоматтан акчаны урларга 2016 елның 14 декабрендә тырышып караган. Түбән Кама югары уку йортларының берсендә белем алучы студент төнге сәгать өчтә Саклык банкы бүлегенә килеп, кул астында булган әйберләр белән терминалны ватарга теләгән. Ләкин шул вакытта кабынган саклау системасы җинаятьчене куркыткан һәм ул качып котылган.
--- |
Иң күп укылган
|