поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.02.2017 Хәвеф-хәтәр

Әгерҗе районында пенсионерны эзләү дәвам итә: “Әти суга төшкәндәй юк булды”

22 гыйнвар көнне Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәүче 78 яшьлек Сәгыйть Бәдретдинов суга төшкәндәй югала. Тугыз көннән бирле аның турында бернинди хәбәр юк, эзләү дә нәтиҗәләр бирми. – Бабайның шулай чыгып китә торган гадәте бар иде, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.

 – Әле ноябрьдә генә ярты көн югалып торгач, Красный Бордан табып алдык. Хастаханәдә дәваланып кайтач, матур гына торды.  40 ел бергә яшәгән хатыны, аннан соң төпчек улы вафат булганнан соң азрак “авышты”, саташып китә торганга әйләнде. Әмма вакытында дәваланмый, даруларын эчми. Болай карап торышка бик нык бабай ул. Авыру-сыктауны да белмәде. Галәмәт таза кеше. Ике метрлы тирәсе буйга 100 кило тирәсе авырлык. Бу көнне аның Кама буйлап боз аша чыгуын күргәннәр. Сакчыларга “Чаллыга барам” дигән. Күздән югалганчы 5-6 чакрым араны җәяүләп атлаган әле ул. “Бабайны Чаллыда күргәннәр икән” дигән хәбәрләр дә чыкты, кичә коткаручылар да эзләде, тик Сәгыйть абый юк.
 
Бабай гомере буе механизатор булып эшләгән. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Илдус Ижауда яши. Кызлары Илсөяр тумыштан беренче төркем инвалид, Сәгыйть абый белән гомер кичергән. Хуҗалыклары әйбәт, газ-су кергән, өйләре төзек.
 
Сәгыйть бабай һаман юлда йөреп торган. Ижевск, Чаллы арасына тузан кундырмаган. Баштарак машина белән хәрәкәт итсә, соңгы ике елда тимер атына ялынып тормый, җәяүләп чыгып китә торган булган. Бабай яңа машина алу теләге белән янган. Кемдер аңа, начар ният беләнме, шаяртыпмы, “Минзәләдә 70тән узган картларга кредит бирәләр” дигән сүз ычкындырган. Хәзер авыл халкы бабайның өйдән чыгып китүе шуңа бәйле түгелме икән дип фаразлый.
 

 
–Төшкә таба, сәгать 11ләрдә миңа берни әйтми чыгып китте, – ди кызы Илсөяр. – Тамагына әйбәт ашый, сәламәтлегеннән зарланмый иде. Кан басымы уйнады бугай аның. Кулына йон бияләй кигән бугай, өстендә куртка, сумка да алгандыр әле...
 
Илсөяр апа кайбер мәгълүматларда үзе дә саташып китте, шуңа аны артык борчып тормадым.
 
Ижаудан әтисен эзләргә кайткан Илдус абый исә әтисенең исән-сау килеш кайтып керәчәгәненә ышана.
 
–Картлык галәмәтедерме, тормышындагы югалтулар сәбәпчеме – соңгы елларда оныта торганга әйләнде. Ә болай хәтере бик шәп аның. 40-50 ел элек шул көнне фәлән туды, фәлән үлде дип сөйли иде.  Мөслимгә, социаль яклау бүлегенә барып, акча алам дип чыгып киткән ул. 8 көннән бирле эзлим. Кичә дә карап әйләндек. Сыңар эзе дә юк. Чаллыдагы күрәзәчегә шалтыраткан идем. “Мин исән яки үлгән икәнен генә әйтәм”, – ди. Аңа бармадым әле. Әмма әти исән, менә-менә кайтып керер кебек, – ди Илдус абый.

Бабайның төн кунарга өйгә кайтмавын  әлеге гаиләгә билгеләнгән социаль хезмәткәр Гөлшат Сабитова хәбәр итә.
 
– Без бу көнне ирем белән Чаллыга балаларга барырга чыктык. Автобус тукталышында Сәгыйть абый басып тора иде. Бәласеннән башаяк дип, күңел сизенгән кебек утыртмадык без аны. Әмма ул Красный Бордан килүче машинага утырып, барыбер Кама буена төшкән. Каравылчылар да аннан туеп беткән инде. Чөнки аның болай чыгып китүе беренче генә түгел. Бабай боз өстенә кереп киткән, каравылчылар аны бинокль белән карап торган. Шуннан соң ул күздән югалган. Чаллыда йөри икән дип тә әйтәләр. Үлгән улының кызы бөтен җиргә белдерү биргән. Әмма шалтыратып әйтсәләр дә, кыз шул урынга килеп җиткәнче, бабай югала ди. Әллә ул, әллә аңа охшаган башка кеше, Алла белсен.
 
Сәгыйть абый кулына акча керү белән юлда йөреп торды. 21 гыйнвар көнне теш табибына язылып кайткан иде. “Ижау вакыты белән 21е бүген”, – дип, 18е көнне үк чыгып китте. Дүрт көн рәттән барып, табибны та тинтерәтеп бетергән диделәр. Бер караганда галәмәт акыллы сүзләр сөйли, икенче әйләнеп килсәң, бөтенләй юк сүз сөйләп утыра. Дарулар алып кайтып тордым, берсен дә эчмәде. Тәмле ашарга яратты. Көн саен мин килешкә заказы әзер иде. Бер көнне кыстыбый, икенче көнне шәңгә, өченче көнне бәлеш сорады. Үзе начар кеше түгел ул. Әмма акча тота белмәде инде. 1500 сумга такси яллап берәр кая барып кайту яки җәяүләп чыгып китү аның өчен берни тормый. Кызганыч инде, табыла күрсен.
 
Илдус абый әтисе белән озак сөйләшмәвен һәм күрешмәвен инкарь итми. Бабай улын сагынып, Ижауга яки үлгән улы гаиләсенә –Чаллыга юл тотарга мөмкин. Тик балаларының адресларын белми.
 
Сәгыйть абый турында ни дә булса белсәгез, 8 950 667 39 41 номеры белән шалтыратып, оныгына хәбәр итә аласыз.
 
Өйдән чыгып киткәндә Сәгыйть бабайның өстендә кара куртка, мех бүрек, аягында кара итек була. Кулында таягы һәм документлар салынган сумкасы бар. Аерым үзенчәлекләреннән теленә ни килсә шуны сөйләүгә игътибар итүне сорыйлар.
 


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»