поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.02.2017 Экология

Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак

Көннәр кайчан җылытыр икән? Иртәгә тагын суык булырмы? Телевизордан “Хәбәрләр” тапшыруын караганнан соң, һава торышы турындагы мәгълүматны көтеп ала торган булдым. Күңелне җылытырлык сүз әйтмәсләрме янәсе. Аларның сүзләренә караганда, шимбә-ял көнне тагын суыта.

Көндез 18 градуска кадәр суык булачак. Әби-бабайлардан гына ишетеп белгән 40 градуслы суыклар булмаса да, бер өйрәнмәгәч, 22 градусы да куркыта.

Кыш быел озакка сузылырмы, язны кайчан көтәргә дип, Кукмара районының Рудник авылында яшәүче Фәйзрахман Бариевка шалтыраттым. Ул табигатьне ел дәвамында күзәтеп барып, ел фасылларының ничек киләчәген алдан фаразлап куя.

- 31 декабрьдә җылы булды, кыш озакка сузылачак. Түбә читләрендәге боз сөңгеләренең дә озын булуы шуны хәбәр итә. 1 февральдә көн аяз булса, яз иртә килә дигән сынамыш бар. Ул көнне кар төште, бу да кышның тиз генә чигенмәячәге турында сөйли. Февральдә кар артык күп яумаячак, көннәр артык суык булмас кебек. Булса да, берничә көн генә суытып алачак. Март аенда, гадәттәгечә, суыклар торачак. 20ләреннән соң гына җылытачак, - ди ул.

Май ае бик җылы килергә охшаган. Июньдә яңгырлар булачак, ә менә июль коры киләчәк. Августның ничек булачагын февраль ае күрсәтер инде, диде халык синоптигы.

Казан федераль университетының метеорология һәм климатология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренчә, февральдә каты суыклар көтелми.

- Көз көне халык куркып көткән аномаль суыклар да килмәде. Иң салкын көн Казанда Раштуада күзәтелде. Термометр баганасы 27 градуска кадәр төште. Декабрь белән гыйнварда һава температурасы нормадан бик аз гына түбәнрәк булды. Халык шуны сизәргә дә өлгерде һәм аларча кыш суык булды. Урамда чын кышкы матур көннәр. Кыш шундый булырга тиеш тә инде. Шунысы әйбәт, җепшек көннәр, кар эреп, аяк аслары юешләнүләр булмады, - ди ул.

Быел Россиянең көньягында исә чынлап та аномаль суыклар булган, дип яза "Российская газета". Кичке температура анда 3-8 градус салкынлык күрсәткән. Җылы яклар өчен бу дөрестән дә суык. Синоптиклар әйтүенчә, бу салкыннарга бөтен үсемлекләр дә чыдамый. Җимеш бирә торган агачлар, виноградлар, шулай ук көньяк пальмалары да зыян күрергә мөмкин.

Сүз уңаеннан: иң суык көн Казанда 1942 елның 21 гыйнварында булган. Ул көнне термометр баганасы - 46,8не күрсәткән. 1979 елның 1 гыйнварында  45,3 градус салкын булган.
 


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.02.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»