поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.02.2017 Фаҗига

Татарстанда фаҗига: 15 яшьлек егет дустына булышырга гына кергән булган (ВИДЕО)

Гомер китабына ничә бит язылганны берәү дә белми. Яңа Чишмә районы Горшково авылында яшәүче Павел Чебурахтин өчен январьның соңгы көне гомеренең дә соңгы көне була. 15 яшьлек егет күршеләренә ярдәмгә үз аяклары белән керә. Әмма аңа бу йорттан исән килеш чыгарга насыйп булмый.

Татьяна Ямуранова йортына газ кермәгән. Гаилә йортларын утын ягып җылыта. Бу бәхетсезлеккә сәбәпче дә була. Татьяна ханымның улы металл котелга ягып, өйне җылытырга уйлый. Ярдәмгә Павелны да чакыра. Ни сәбәпледер, котел шартлый. Гомере беткән булгандыр инде, ул Павелның башына эләгә һәм егет шундук җан бирә.

Мәктәп директоры фикеренчә, шартлау котелга бер тәүлек якмыйча тору сәбәпле торбаларга пар җыелу аркасында килеп чыккан.

Шартлау өйнең бер як стенасын да җимерә. Әмма янгын чыкмый. Тикшерүчеләрнең фаразлары буенча, шартлау котелны дөрес эксплуатацияләмәү аркасында килеп чыккан.

–Бу хәбәр миңа кичке 7ләр тирәсендә килеп иреште, – ди мәктәп директоры Габделгазиз Юнысов. – Егет кызганыч. Нишлисең бит, күрәчәк. Татьяна астма белән чирли, көне буе өйдә булган. Малайлар,  өйне җылытырга уйлаган инде. Павел иптәшенә ярдәмгә кергән булган.

Павел Ленин мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Әнисе ООО “Сөт Иле”нең Яңа Чишмә бүлегендә сыер савучы булып эшли. Әтисе Әлмәткә йөреп, “Нефтегаз” оешмасында хезмәт куя.

–Павел уртача укыды. Тәртип бозмады. Һәрхәлдә, укытучыларның зар белән миңа кергәне булмады. Шук, кемгәдер зыян сала торган малай түгел. Җыр-биюгә, спортка хирыс дип тә әйтә алмыйм. Гап-гади укучы иде. Укытучылар аның телефонда уйнарга яратуын әйтеп узды. Әмма дәрестә түгел, буш вакытында уйнаган, – ди директор.

–Паша һәрвакыт шат күңелле һәм тормышны ярата иде, –ди авылдашы Светлана Митрофанова. – Менә дигән гаиләдә тәрбияләнде. Аның турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады. Ул да шулай ук кеше сөйләргә яратмый иде. Җәй җитсә, Павелны авылда эзләм таба димә инде. Балыкта ул! Паша бик оста балыкчы иде. Бүген  авыл өстендә кара кайгы. Шундый мөлаем, кешелекле егетнең кинәт вафат булуы кызганыч.

Пашаны Чистай моргына алып киткәннәр. Аны җир куенына, вафатына өч көн булгач кына иңдерәчәкләр.

 

Хәзерге вакытта тикшерү комитеты хезмәткәрләре шартлауга китергән сәбәпләрне һәм гаеплеләрне ачыклый.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 01.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»