поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 23 Май
  • Фасил Әхмәтов (1935-1998) - композитор
  • Илгиз Зәйниев - драматург, режиссер
  • Гамил Афзал (1921-2003) - шагыйрь
  • Хәбил Бикташев - көрәшче
  • Айзат Шәймәрданов - журналист
  • Алисә Айдарова - рәссам-сынчы
  • Рәшит Низамов - галим
  • Флора Әхмәтова-Урманче - галимә
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
01.02.2017 Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова үзе өчен нәрсәнең иң зур бүләк булуын әйтте

- 35 яшьне матур һәм үзенчәлекле итеп уздырдым. Юбилей булуына карамастан, ул бик тыйнак, гади, бары тик иң якын кешеләрем белән уздырдым. Ул көнне өйдә чәчәктән күп әйбер юк иде. Бүләкләрнең төрлесе булды. Өс киеменнән алып, төрле-төрле бизәнгечләргә кадәр бирүчеләр булды.

Ә иң зур бүләк туган көнне бәйрәм итәргә дип гаиләм белән берничә атна җылы якларда ял итүебез иде. Шәхсән миңа килгәндә, ял бик сирәк тәти торган әйбер, шуңа да бу бүләк иң зуры дип саныйм.

- 35 яшьтә дә 25тәгечә күренүегезнең сере нидә?

- Аның сере бик гади. Эчке дөньям тышкы дөньям белән бәйле: һәрвакыт елмаям, яхшы әйберләр турында уйлыйм, кешеләргә гел яхшылык телим. Эшемне яратып эшлим. Гаиләмне, якыннарымны яратам. Мине дә күпләр ярата. Яшь булып калуның сере дә шул мәхәббәттәндер.

Тышкы кыяфәткә килгәндә, спорт белән көн дә шөгыльләнәм дип әйтә алмыйм. Минем бөтен фитнесым, спортым – ул сәхнә. 3 сәгатьлек концерт программасындагы биюләр... Анда күпме калорийлар миннән төшкәнне үзем дә белеп бетмим. Әмма ул үземне тонуста тотарга бик ярдәм итә. Шуңа күрә, мин сәхнәне яшь булып калу өчен иң беренче стимулым дип саныйм. Бәлки нәселдән дә киләдер. Чөнки әниемә дә үз яшен биреп булмый, яшьрәк күренә.

Йөзем сулыкса, битемә әзрәк "энергия" бирер өчен косметологка барам. Әмма, тагы да кабатлап әйтәм, еш түгел. Беренче чиратта косметология – ул минем өйдә.  Чөнки үзеңне-үзең карап тормасаң, айга бер косметологка баруның файдасы юк. Үзең көзгегә карап, проблемаңны танып, үзеңә-үзең ярдәм итәргә тырышырга кирәк һәм бу бик мөһим.

Үземнең 12 ел йөргән косметологым бар. Мин аңа бөтен яклап ышанам. Аның киңәше буенча, өйдә бик күп битлекләр ясыйм, аларның файдасын күрәм. Косметиканы көн дә куллангач, ул да тирегә начар тәэсир итә. Аны юып, битне әйбәт итеп чистартып куйсаң, озак елларга йөзне яшь итеп саклап калырга була. Битлекләрнең “Кристина” дигән профессиональләрен дә,  “Натур Сиберика”, “Бабушкины рецепты” кебек гадиләрен дә кулланам. Алма, кыяр, йомырканы бал белән бутап та битлекләр ясыйм – эксперементлардан куркып тормыйм.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.02.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»