поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
30.01.2017 Милләт

Рбишчалы Вәлит Велемеев милли районда хәләл эш башкара

Ислам кануннарының нигезе булган биш вакыт намаз укуны читкә кагып яшәүчеләр байтак нижгар төбәгендә. Оят булса да әйтим, мин дә шундыйлардан. Без һаман вакыт аз, эш күп, дип акланабыз. Авылларыбыз яме булып торган мәчетләребезгә барып Җомга намазын укырга да авырсынабыз.

Әйе, без дини түгел, дөньяви җәмгыятьтә яшибез һәм аның кануннарына буйсынырга тиеш, ләкин Ислам динен үз итәргә дә безгә беркем дә комачауламый бит.

Мәчет картлары гына моңа үрнәк түгел, арабызда барлык мөселман кагыйдәләрен үтәп, рәхәт кенә яшәүче, уңышлы эшчәнлек алып баручылар да байтак. Рбишчалы Вәлит Велемеев нәкъ шундыйлардан. Вәлит Әнәс улы сәүдәгәр, кибетләре азык-төлек, сувенирлар һәм башка товар белән сату итә. Иң мөһиме - аның сату нокталарында хәләл ризыклар һәм дини атрибутика сатыла, ә мөселманнарга хәрәм булган исерткеч эчемлекләрнең, тәмәкенең бөтенләй исе дә юк. Сер түгел, Россиядә нәкъ менә шушы товарлар иң зур керем бирә. Шуңа да карамастан, Вәлит әфәнде дини кануннарга тугры калып, алар белән эш итми. Хәләл ризыкларны да ышанычлы тәэмин итүчеләрдән генә ала. Мәсәлән, тавык итен Тверь, казылыкны Мордовия мөселманнарыннан, дини атрибутиканы Казаннан, Мәскәүдән китерә.
 
- Ризыкның хәләл икәнен пичәтле кәгазь генә раслый алмый, иң мөһиме – аны җитештерүченең мөселман икәнлеге гарантияли. Чөнки дини кеше беркайчан да хәрәмле продукция ясамас. Бу факт аралашу вакытында да ачыклана. Мин хәләл сәүдәгәрлек белән дистә ел шөгыльләнәм инде, бу эштә бай тәҗрибә тупладым. Кибетләремне хәләл продукция белән тәэмин итүчеләр дә ышанычлы. Шуңа күрә без алар белән озак еллар тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, - ди Вәлит әфәнде.
 
Сәүдә эшендә тәҗрибәле егет төрле юнәлешләрдә үзен сынап карый: иген сату белән дә шөгыльләнә, тимер дә реализацияли. Мондый форма эшчәнлек Кызыл Октябрь районы татарларына, аеруча Рбишча егетләренә хас, әлбәттә.
 
“Кайгы кычкыра килми”, - диләр. Көтмәгәндә Вәлиткә дә хәсрәт төшә, аның якын дусты Нуршат юл фаҗигасенә эләгеп вафат була.
 
- Озак еллар белән сыналган якын дустым вакытсыз якты дөньядан китте. Бу минем өчен зур кайгы, алмаштыргысыз югалту булды. Дустымны җирләгәннән соң, мин хатынымны ияртеп хаҗга киттем. Белмим, каян бу теләк килгәндер, ләкин мин аны Аллаһы Тәгалә бүләге дип саныйм. Яңа 2006 елны без изге җирдә каршыладык. Кайткач, дөньяга башкача карадым. Минем өчен иң мөһиме – хак динебез буенча яшәү булды, - ди ул.
 
Вәлит әфәнде нинди генә эш башламасын, барысын да урынына китереп эшли. Соңгы елларда алар туганы белән берничә инвес-тицион проект тормышка ашыралар. Шуларның берсе - Уразавыл “Сельхозтехника”сы базасында милчә, ипи цехы булдыру.
 
- Кадрлар барысын да хәл итә шул. Ипи пешерү цехын сафка куярга карар кылгач, беренче булып квалификацияле технолог табу проблемасы калкып чыкты. Шунда минем элекке танышым ярдәмгә килде. Озак еллар Түбән Новгородта шушы тармакта хезмәт иткән белгеч Борис Кучменов җитеште-рү процессын үз өстенә алды. Хәзер ул ипи цехының чын хуҗасы, бик тәмле ризык җитештерә. Борис мөселман өммәтеннән, һәр эшен хәтем-догадан башлый, димәк, хәләл продукция җитештерә. Мин аңа товарын реализацияләргә генә булышам. Соңгы айларда Сергач районын “яулыйбыз”. Кочко-Пожарда һәм башка 23 сату ноктасында Уразавыл ипиен сатып алырга мөмкин.
 
Хәләл продукцияне башка дин кешеләре дә ала. “Мясо животных, зарезанное и приготовленное с благословения Бога, не может быть плохим», диләр алар, - дип төпли сүзен Вәлит Әнәс улы.
 
Яхшы эшкә Алла ярдәмен бирә шул, илне экономик кризис, ә базарны “Магнит”, “Спар” кебек эре супермаркетлар яулап алган чорда, Вәлит әфәнде кибетләре үз кулланучысын тапты. Димәк, мөселман кануннарына буйсынып хәләл продукциягә өстенлек бирүчеләр саны кимеми, киресенчә, көннән-көн арта гына бара һәм моны Вәлит әфәнденең эшчәнлеге дәлилли.
 
 
Фотода: Вәлит әфәнденең Уразавыл “пятерочка”сында урнашкан кибетеннән бер күренеш.

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 30.01.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»