поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.01.2017 Фаҗига

Лениногорск фаҗигасе: бер төндә 6 мәет. Кичә әтиләре дә вафат

Былтыр Яңа ел каникулында Лениногорск районы Иске Куак авылында тулы бер гаиләнең, төгәлрәк әйткәндә, биш баласы белән әни кешенең янып үлүен күпләр хәтерлидер. Янгыннан бары тик гаилә башлыгы Сергей һәм Илья исемле уллары гына исән кала. Аны “күлмәк белән туган” дими, ни дисең!

Илья бу кичтә шушы авылда яшәүче дәү әнисендә кунакта була. 47 яшьлек гаилә башлыгы тәненең 70 %ы пешеп, Республика клиник хастаханәсенә озатыла. Ул озак вакыт шунда дәваланды. Аннан кайткач исә, Лениногорскидагы апасында яшәгән.

Кичә гаилә башлыгы да дөнья белән хушлаша.

- Сергейның йөрәге бу кайгыны күтәрә алмады, – ди Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Павел Макаров. – Бер ел эчендә ул танып булмаслык картайды. Тәненең пешкән урыннары исә куркыныч көнне һаман исенә төшереп торгандыр. Хастаханәдә озак ятты. Аннан соң да үзе генә яшәрлек хәлдә түгел иде, эшкә чыгу турында сүз дә юк. Бәхеткә, шәһәрдә яшәүче апасы үз янына сыендырды. Тик урыны җылы булса да, йөрәк ярасын берни киметә алмый.



Янгыннан соң Сергейның йөрәге авырта торган булып калды. Кичә төнлә, хәле авыраеп, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Тик күпне кичергән ирнең гомерен табиблар да саклап кала алмады. Бүген гаиләсе янына Сергейны да җирләдек. Алар хәзер мәңгегә бергә. Янгын чыккан йорт тирәсен җыештырдык. Тик аннан һаман бер гөнаһсыз балалар йөгереп чыгар кебек.

Фаҗига узган елның 9 гыйнварында булды. Зәһәр янгын телләре тиз арада йортны камап ала. Ике катлы агач йорт 37 минут эчендә янып көлгә әйләнә. Гомер иткән куыш белән бергә биш бала, әни кешенең фаҗига корбаннары булуы аеруча да кызганыч. Балаларның иң зурысына – 10 яшь,  иң кечкенәсенә нибары 6 ай була.

Федотовлар йорты авылның читендә ук урнашкан. Янгын төнге беренче яртыда чыга. Кешенең тәмләп йокыга киткән вакыты гына, өй авыл читендә дә булгач, янгынны күпләр күрми дә кала. Аз керемле гаиләнең  бурычы 16 мең чигеннән узып киткәч, 2013 елда газларын өзәләр.  Әмма ишле гаилә югалып калмый, әмәлен таба: авыл халкы әйтүенчә, өйләрен кулдан ясалган электр җылыткычы белән җылыта башлый. Янгын шушы электр җылыткычыннан чыга да.



Янгынга каршы саклык чаралары турында гаиләгә әледән-әле әйтелә, кисәтү ясала. Әмма Федотовлар электр җылыткычыннан баш тартмый. Хәер, башка чара да юк: газ өчен бурычны түләп булмый, 90 квадрат метрлы йортны җылыту өчен аена 2-3 мең сум акча кирәк. Ә кулга кергән "тере" акча - бары тик Сергейның хезмәт хакы.
   
27 яшьлек Ольга белән 47 яшьлек Сергей язылышмыйча яши. Хатын ике олы баласын ияртеп килгән. Ир аларны үз баласыдай якын  күрә, какмый-сукмый үстерә. Фаҗига төнендә дә ул тәнен чорнап алган ялкынга карамыйча, “балалар, балалар” дип өзгәләнгән.



Кайбер мәгълүмат чаралары бу гаиләне шешә белән мавыга дип тә яздылар, имеш, аларны район җитәкчелеге хисапка да куйган була. “Яңа ел бәйрәме көннәрендә Ольганы салмыш килеш йөргән”, - дип язучылар да булды. Бу фаҗигадәге җаваплылыкны өсләреннән төшерү сәбәпле язылган идеме, анысы билгесез – гаилә бу ярлыктан озакламый котыла.
   
Фаҗига буласы кичтә, Ольганың әнисе Галина кызы белән киявенең хәлен белергә дип, кунакка килә. Кичке 10нарга кадәр сөйләшеп, көлешеп утыралар. Китәргә җыенганда, ул барысын да төн кунарга үзләренә чакыра. Әни кеше йөрәк тамыры белән сизенә диләр бит. Инде бару карары да кабул ителә. Тик күрәчәк күзне яздыра. Кичкә каршы чыгып йөрмәскә булалар. Дәү әнисе белән бары тик Илья гына китә. Гомере бетмәгән була, күрәсең... Аны әлеге фаҗигадән соң ук үз әтисе алып китә. 9 яшьлек Илья хәзер Әлмәттә яши.
 


Сүз уңаеннан, гаиләнең газ өчен булган бурычларын каплаганнар. Исегезгә төшерәбез, әлеге вакыйгадан соң күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче картларга карата профилактика эшләре көчәйтелде.

Бу фаҗигадә авыл җирлеге башлыгы Йосыф Вәлиуллин гаепле дип табылып, Җинаять кодексының 293 маддәсе буенча хөкем ителде. Аңа 20 мең сум штраф салдылар. Әмма судка кадәр алган җәзаны исәпкә алып (“өй аресты”), судның бу карарын үтәүдән ул азат ителде.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 27.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»