|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2017 Матбугат
Безгә Кытай тәҗрибәсенә таянырга кирәкСамараның “Ренессанс” кунакханәсендә Россия матбугаты көненә багышланган чара булып узды. Аның кысаларында Самара өлкәсе губернаторы призларына V өлкә журналистика конкурсы лауреатларына премияләр тапшырылды, “Губернаның Алтын каләме” дигән XVII еллык бәйгегә дә йомгак ясалды. Тантанада өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин катнашты. Үткән 2016 елда губерниянең казанышлары һәм быелгы елга планнар турында видеофильмны караганнан соң, губернатор бәйрәмгә җыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул журналистларга өлкә хакимиятенә һәм аңа - губернаторга, теләктәшлек күрсәтүләр өчен рәхмәтен белдерде. - Журналистлар һәрвакыт бүгенге һәм алдагы хәлләрне игътибарсыз калдырмыйлар, киләчәккә дә оптимизм белән карау өчен, без төбәгебезнең мәнфәгатьләре тирәсендә берләшергә тиешбез, - диде губернатор.
Аның бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышы һәрвакыттагыча төрле фәлсәфәле сүзләргә, фикерләргә, мисалларга бай булып, журналистлар тарафыннан кызыксыну һәм диккать белән тыңланды. Губернатор күбрәк юллар төзүгә, ремонтлауга игътибар бирергә, кимчелекләрне күрергә, тәнкыйтьләргә чакырды. Аның фикеренчә, Кытай тәҗрибәсен киңрәк кулланырга кирәк.
Анда яңа технологияләр кертүдә хәтта Германияне дә узып киткәннәр. Алардагы суд системасы игътибарга лаек - кытайлыларның суды партия һәм хакимият карарларын үтәүгә юнәлдерелгән. Бу турыда безгә дә ныгытып уйланырга кирәктер, мөгаен.
- Күпләр безнең эшләгән эшләребезне тәнкыйтьләргә яраталар. Ә бит илнең күпчелек төбәкләрендә хәзерге вакытта бөтенләй бернәрсә дә эшләнми, диярлек. Без әле “куласаны” шактый шәп әйләндерәбез кебек.
Иң беренче булып губернатор 45 ел гомерен журналист хезмәтенә багышлаган, бүгенге көндә “Россия газетасы” редакциясенең Самарадагы филиалы директоры Владимир Бабенковка Самара өлкәсе губернаторының “Самара җире файдасына хезмәте өчен” Мактаулы билгесен тапшырды. Ә ГТРК “Самара” радиосының алыштыргысыз хәбәрчесе Татьяна Маркушина “Самара өлкәсенең массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Губернатор призларына бишенче юбилей өлкә конкурсы лауреатлары исемлегендә 110 кеше булып, 19 номинациядә 100, 60, 40 мең сумлык беренче, икенче, өченче премияләр белән журналистлар, фотохәбәрчеләр, операторлар, блогерлар бүләкләнде.
Самара өлкәсе губернаторының махсус призы ике журналистка - “Самара” телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары хезмәте җитәкчесе урынбасары Олег Моргуновка һәм “Социальная газета” күзәтүчесе Нина Судницынага бирелде.
Беренче дәрәҗәдәге бүләкләрне алучылар арасында күбрәк дәүләт “Волжская коммуна” газетасы, ГТРК “Самара”, “Губерния” телевидениеләре, “Самара - Вести” радиосы кебек оешмалар хезмәткәрләре күзәтелде. Мәсәлән, ГТРК “Самара” хезмәткәрләре 15 бү-ләккә ия булды.
Нина Судницына бу кичәдә сәхнәгә тагын бер тапкыр күтәрелде. Аңа “Басма массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә Россия журналистлары берлеге Самара өлкә оешмасының “Алтын каләм” бүләге дә тапшырылды. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары номинациясендә җиңүче булып Тольяттиның ВАЗ телевидение редакциясе проекты җитәкчесе Наталья Корсакова табылды.
“Интернет М.М.Ч” номинациясендә “Алтын каләм”гә “Парк Гагарина” электрон газетасы хәбәрчесе Екатерина Спиваковская ия булды. “Алтын каләм” белән кеше сурәтендә эшләнгән статуэткаларны, кыйммәтле бүләкләрне җиңүчеләргә Россия журналистлары берлеге секретаре, Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова һәм аның урынбасары Владимир Бабенков тапшырды. Шулай ук Самара өлкә оешмасының “Дебют”, “Журналистика үсешенә керткән өлеше өчен”, “Журналистикада шәхес”, “Осталык һәм ачыш”, “Турыдан туры бәреп” дип аталган премияләрнең дә җиңүчеләре билгеле булды.
Өлкәбездә нәшер ителүче милли басмалар арасыннан тантанада бары мин - “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин гына катнаштым. Бүләкләнүчеләрдән татар фамилияле журналистлар күренсәләр дә, ишетелсәләр дә, әлбәттә, аларның барсы да милли темадан ерак торалар, татарлыклары да үлчәүгә салырлык кынадыр, мөгаен. Безнең бүләкләр алда әле, күрәсең. Шуңа өметләник.
Николай МЕРКУШКИН Татьяна МАРКУШИНАны котлый.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (уртада), ветеран журналист Валерий ШТЕПО һәм "Социальная газета" директоры Татьяна МЕЛЬНИКОВА.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|