поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.01.2017 Дин

Якынлык кылудан баш тарту гөнаһмы? (Сорау-җавап)

«Без ирем белән 10 елга якын яшибез. Ике бала үстерәбез. Һәр яктан аңлашып, яратышып гомер итәбез. Ирем бик акыллы, ярдәмчел, гаилә җанлы, Аллага шөкер. Хатын-кыз эше дип тормый – миңа бик булыша.

Соңгы араларда мәчеткә дә йөри башлады. Биш вакыт намазын да калдырмый", - дип башланып китә Яшел Үзән районыннан исемен күрсәтмәүне үтенгән ханымның соравы.
 
"Соравымны сезгә хәбәр итәргә дә уңайсызрак. Шулай да, күңелемне тырнап торгач, сорыйм инде. Кайбер көннәрдә баш авыртып, я кәеф булмыйча ирем белән җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тартам.  Ул исә: «Менә гөнаһлы булдың, фәрештәләр сине каһәрләп тора инде хәзер», - дип  куя. Бу сүзләрен элегрәк шаяруы гынадыр, кирәгенә ирешмәгәч, сөйләнүе генәдер дип бик чынга алмый йөрсәм дә, соңгы араларда уйлана калдым. Әллә ул чынлап та хаклымы соң? Мин дөрестән дә ялгыш эшлимме? Шул четерекле мәсьәләне аңлатыгызчы».
 
"Җенси мөнәсәбәт - ир белән хатынның изге бурычы"

 Сорауга  Түбән Кама районы һәм шәһәре мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә:
 
– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
 
Аллаһының ир һәм хатынга никах аша биргән зур нигъмәте — җенси мөнәсәбәт бер-берсенә булган бүләге генә түгел, бәлки изге бурычлары булып тора.
 
 Пәйгамбәребез: «Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар», — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
 
Хатынның, гозере булмаса (күрем вакыты, авыру), иренең чакыруыннан баш тартырга хакы юк. Кәефе юклыгы, бераз арып китүе иреннән баш тартуга сәбәп булмый.
 
Ир дә гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: «Минем кәефем юк», — дип кенә гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый.
 
Җенси бурычны үтәү ир өстендә дә изге бурыч булып тора. Ләкин ирдә дә, хатында да ниндидер сәбәп белән юкка чыккан дәртне «Хәдистә кушылган бит», — дип кенә булдырырга тырышу дөрес түгел. Җенси дәрт үзара мәхәббәткә һәм дуслыкка нигезләнергә тиеш. Моның өчен бер-береңә карата яхшы мөгамәлә кылып, ярдәмләшеп яшәү кирәк.

---
Интертат.ру
№ --- | 27.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»