|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2017 Матбугат
Әлфия Бәдретдинова ни өчен Гарәп Әмирлекләренә күченеп китүен аңлатты (ФОТО)Бу арада ярты Казан Дубайда диярсең. Данир Сабиров, Искәндәр Сираҗи, Артур Mauzer Sax, Гүзәлия Гыйниятуллина, Алсу Әсхәдуллина, Әдилә Сәфәрова, Әлфия Бәдретдинова – барысы да шунда төшкән фотолары белән мактана. Әлфия исә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәргә калмакчы. Ни өчен икәнен “Матбугат.ру”га сөйләде. - Әлфия, ник китәсең Казаннан? - Туйдым. Дөресрәге, тормышта нидер үзгәртәсе килә иде, күптән уйланып йөри идем, Эмиратка яшәргә күчеп карарга булдым. Казанда берни тотмый.
- Ә әти-әниең кайда?
- Башкортстанда.
- Башта Дубайны барып күрдеңме?
- Әйе, дус кызым Алсу белән бер атнага ял итәргә бардык, шунда булганда эшкә калырга тәкъдим иттеләр. Бер айлык визам беткәнче шунда эшләп карадым. Виктория Боня белән тусить иттек. Гөкдениз белән күрештем (көлә).
- Боня кем әле ул? Исеме таныш.
- Ничек Боняны белмәскә мөмкин?? Аның инстаграмында 8 миллион подписчик!
- Дубайда нинди эш көтә сине?
- Пиар өлкәсендә. Әлегә шундый берничә вариант бар.
- Исмәгыйль Шәңгәрәевта түгел мени?
- Әлегә шунда. Аннары күз күрер. Дубайда ерак туганнарым да бар. Аннары бит Гарәп Әмирлекләрендә Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге дә бар. Министр андагы җитәкченең контактларын бирде. Күрешәсе бар.
- Ә Казанда кайда эшли идең?
- Төп-төгәл 4 ел проектлар җитәкчесе булып элемтә министрлыгында эшләдем.
- Эмиратка озакка китәсеңме?
- 3 айга әлегә, аннары күз күрер.
- Хезмәт хакы мондагыдан күбрәкме соң?
- Әйе.
- Кайчан китәсең?
- 10 көннән, Аллаһ бирсә.
- Уңышлар ату.
- Рәхмәт.
--- |
Иң күп укылган
|