поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.01.2017 Ир белән хатын

Яучы Гөлназ Мөхәммәт: "Гаиләләрне аерылышудан саклап калу юнәлешендә эшләүче муллалар кирәк”

Ир белән хатын аерылышканда, моңа китергән сәбәпләргә анализ ясау, икесе белән дә сөйләшү өчен, дин әһелләренең актив эше кирәк. Татарстанның мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе урынбасары, яучылык белән шөгыльләнүче Гөлназ Мөхәммәд “Татар-информ"га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

“Ир белән хатын аерылышканда бик күп каршылыклы сораулар туа. Мин хатын-кыз буларак андыйлар белән сөйләшеп караганым бар, әмма бу эшне үз өстеңә алу зур әйбер. Ә ир кеше көчлерәк бит, аңарга бу вазгыятьтә ике якны да тыңлау җиңелрәк. Аерылышырга ният кылган ир белән хатын үз фикерләүләрендә бөтенләй башка дөньяга киткән булалар, шуңа күрә читтән караган кеше гаеп кемдә булуына анализ ясый ала. Дин кешеләренең бу юнәлештә басым ясап эшләүләрен телим мин. Психологик, шулай ук дини, дөньяви белемгә дә ия булган, мәчетләрдә генә утыра торган түгел, ә халык арасында йөри торган хәзрәтләр кирәк”, - диде яучы.
 
Яучы бу юнәлештә эшләүче дәүләт программалары да кирәк дип саный. “Күбрәк үрнәк гаиләләрне күрсәтергә, халыкка дөрес яшәү серләрен җиткерергә кирәк. Идеаль гаилә юк инде ул, ачуланышучылар да бар. Әмма өйләнештең икән, яшәргә кирәк. Әгәр ир белән хатын иң критик ноктага барып җитмәсә, юк-барга игътибар итмичә яшәргә кирәк. Кризис дигән нәрсә бар инде ул. Өйләнешкәннән соң 5 ел арасында кризис булырга мөмкин. Балалар үсеп җиткәндә дә булгалый. Ир белән хатын бер-берләреннән туеп китә, шул вакытта башка кешенең ярдәме кирәк. Мондый гына психологның түгел, ә дөньяны яхшы белгән, шушы проблема белән гомер буе эшләгән кешенең ярдәме кирәк”, - дип белдерде Гөлназ Мөхәммәд.
 
Аның фикеренчә, ирне дә, хатынны да тыңлата торган көчле ир кешеләр-муллалар кирәк. “Диния нәзарәте гаиләгә күбрәк игътибар итәргә, проблемаларны өйрәнергә, бу өлкәдә билгеле бер кеше булырга тиеш”, - дип саный яучы.

---
Татар-информ
№ --- | 24.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»