|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2017 Матбугат
"Шәһри Казан" иң яхшы әтиләргә велосипедлар өләшәчәк
"Шәһри Казан" газетасы "Әти хакы" дигән кызыклы бәйге башлап җибәрде. Бу хакта "Матбугат.ру"га газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сөйләде. - Әниләргә багышланган бәйгеләр шактый еш уздырылып тора, аларга багышланган җырлар, башка иҗат әсәрләре дә күп. Ә Әтиләр гел читтә кала, - дип аңлатты бәйгенең идеясен газета җитәкчесе, - Шуны күздә тотып без, Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның "БлагоДарение" хәйрия фонды белән берлектә "Әти хакы" дигән бәйге уздырырга ниятләдек. Үрнәк әтиләр турында укыйсы килә! Ялгыз гына балаларны тәрбияләүче ирләр күпме. Тәрбиягә бала алучы гаиләләр саны арта бара. Шуларны истә тотып, өч номинация билгеләдек. Жюри рәисе исә - Татарстанның премьер-министры урынбасары, "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Васил Шәйхразыев. Җиңүчеләргә өч велосипед бүләк итәбез. Башка матбугат чараларында эшләүче коллегаларыбызны да катнашырга өндибез.
--- |
Иң күп укылган
|