|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2017 Язмыш
Язмышны хәл итәчәк берничә көнКазанда яшәүче 32 яшьлек Алмаз Төхфәтулинның язмышы кыл өстендә тора. Аңа ясаласы операция көне 18 гыйнварга билгеләнгән. Әмма шул көнгә кирәкле сумманың әле 100 меңе генә җыелган. Бер атна эчендә тагын 1 миллион сум акча табарга кирәк! Алмазның әнисе Рәйсә ханым әнә шул уй белән яши. “Улым авырый башлаганнан бирле, тормышның мәгънәсе калмады. Үземне ниндидер томан эчендә кебек хис итәм. Ашавым ашау, йокым йокы түгел. Баламны югалтасым килми”, – ди ул. Рәйсә ханым бу авыруның нинди мәкерле икәнен белә. Нәкъ шушы чир аның ирен дә алып китә. Әнә шуңа да ул улын коткарырга дип өзгәләнә. Ирен җирләгәннән соң да, күңеленә, бу авыру әле тагын берәр якын кешемдә баш калкытыр, дигән уй килеп тә карамый. “Улым башта хәл юк дип зарланды, тора-бара баш авыртулары барлыкка килде. Кан анализлары биреп карагач, анда лейкоз икәне ачыкланды”, – дип сөйли әнисе.
Баштарак егеткә бу хакта әйтмиләр. Әмма ул интернеттан чире турында мәгълүматны тиз таба. Төшенкелеккә бирелми, дини китаплар укып, Аллаһка якыная. Мәчеткә дә йөри башлый. Алмаз шулай итеп, үзенә килгән авыруны җиңеләйтмәкче була. Дингә килүнең могҗизалы яклары да була. Хастаханәдә кылган догалар, теләгән теләкләр бушка китми. Көтмәгәндә гемоглобин нормага килә. Әнә шуңа да Алмаз терелүгә өмет итә. “Алмаз өчен мин дә, абыйсы да донор була алмадык. Күзәнәкләребез туры килмәде. Шуңа да акча кирәк. Алмазга туры килә торган арка мие күзәнәге дә табылды. Ничек тә операция ясатырга иде. Үзебезнең җыйган акчабыз да юк. Булганы да дарулар өчен, тикшеренүләр узарга китеп бара. Баштарак, кешеләрдән уңайсызланып, бу хакта беркемгә дә әйтмәдем. Хәзер башка чарам калмады. Бар өметем – игелекле кешеләрдә генә”, – ди Рәйсә ханым.
Кызым өйне сагына
4 яшьлек сабыена табиблар куйган диагнозны ишеткәч, Гөлнараның аяк астындагы җир убылып киткәндәй була. Ана күңеле баштарак бу хәбәргә ышанмый тора әле. Ә кат-кат тикшеренүләр уза башлагач, кызының авыруы белән килешергә генә кала. Казан шәһәрендә яшәүче Ильдана Сафиуллинада – лейкоз авыруы.
“Авырлы икәнемне белгәч, бик сөендем. Җитмәсә, УЗИ эчемдә ике сабый барлыгын әйтте. Бәхетемә чикләр юк иде. Тупырдап торган кызлар таптым. Аларның шат елмаюларына сөенеп, матур итеп үскәннәренә шатланып яшәгәндә, өебезгә хәсрәт килде, – дип сөйли кызның әнисе Гөлнара. – Октябрь аенда кызым төн буе косып чыкты. Аптырагач, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттым. Безне йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар. Анда бер атна дәвалангач, өйгә чыгардылар”. Табиблар соңгы көнне алган анализ кызда лейкоцитлар күп булуын күрсәтә. Шуннан соң түләүле клиникага юл тота алар. Ни гаҗәп, мондагы анализ башкача булып чыга. Җиде көн элек кенә лейкоцитлар саны 50 меңнән артык булса, бу юлы бар да нормада икәне ачыклана. Сафиулиннар җиңел сулап куя, әмма бу тынычлык озакка бармый.
Бер айдан баланың тән температурасы тагын күтәрелә. Әле өстәвенә аяк-кулларында кара янган урыннар да барлыкка килә. Сабыйны Республика клиник балалар хастаханәсенә алып китәләр. Сабыйда куркыныч авыру – кан рагының берьюлы ике төре табыла. “Моны табиблар да аңлата алмады. Хәзер кызыма химия терапиясе курслары үткәрәләр. Чәчләре дә коелып бетте инде. Сабый боларны авыр кичерә. Үзен хастаханәдә ник яткырганны да аңламый. Өйгә, игезәк сыңары Зәлинә янына кайтасы килә”, – ди Гөлнара.Табиблар, арка миен күчереп утырту гына уңышлы нәтиҗә бирәчәк, дип ышандыра. Хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербург клиникалары белән сөйләшеп тә куйганнар. Андагылар, донор булган очракта, операция ясарга әзер. Билгеле, дәвалану өчен акча кирәк. Шуңа да Сафиуллиннар гаиләсе операциягә квота булмасмы дип өметләнә.
“Беренче химия курсын алдык. Тик анализлар көн дә үзгәреп тора. Бар да тәртипкә килгәч, тагын дүрт химия курсын аласы бар. Ә аннары операция ясатырга җыенабыз”, – ди Гөлнара. Сафиуллиннар кызларын яңадан бәхетле, сау-сәламәт итеп күрү турында хыяллана. Дәвалану зур чыгымнар сорый. Әлеге гаилә моны үзе генә күтәрә алмый. “Әгәр донор була алсак, вакытны сузмас идек. Операцияне акча җыеп булса да, ясатмакчы булабыз. Вакыт тиз уза, сабыебызның гомерен саклап каласыбыз килә. Безнең гаиләгә килгән бу хәсрәткә газета укучылар битараф калмасын иде. Мәрхәмәтле кешеләрдән кулдан килгәнчә, матди ярдәм итүләрен сорыйбыз”, – ди Гөлнара. Сабыйга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|