поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.11.2009 Медицина

АННАН БАШКА БЕРНИ КИРӘК ТҮГЕЛ

Бүген даруханә провизорларының эш көне бер үк төрле сорауларга җавап бирүдән башланып китә: "Арбидол бармы, битлек кайттымы?" "Арбидол юк, башка төрле дарулар бар, организм хәлсез булса, битлек кенә авырудан саклап кала алмый, витаминнар эчмисезме соң, дип тә карыйбыз, – ди коммерция даруханәсендә эшләүче провизор ханым. – Юк, халыкның күзе тонган: арбидолдан башка бернәрсә дә кирәк түгел, диләр".

Табиблар вируска каршы саклану чарасы буларак тәкъдим иткән препаратның исемен мәгълүмат чаралары да көн саен кабатлый торгач, арбидол дигәннәре барча кешенең дә хәтер сандыгына кереп урнашкан, күрәсең. Истә калган даруны эзләү мәшәкате белән шәһәр халкы гына "яна"мы дисәм, алай түгел икән. Ни хәл итәсең, бу шаукым шау-шулы каладан тып-тыныч салага да күчә башлаган. Питрәч районына шалтыраткан идем. "Авылда вируслы инфекцияләр белән дә, салкын тидереп тә чирләүчеләр бик аз, мәктәбебез дә карантинга ябылмады. Шулай да авыл халкы пунктка килеп арбидол сорый башлады", – ди Кибәк Иле фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гөлчәчәк Исламгәрәева. Шөкер, авыл халкы башка даруларны да кире какмый, парацетамолны да, анальгинны да сорыйлар, ди.

 

Казанның 18 нче поликлиникасы баш табибы урынбасары Илфат Галиев та бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты. "Арбидол эзләп вакыт үткәрмәгез, дим мин зарланып керүчеләргә, – ди табиб. – Әнә аскорбин кислотасы нәрсәсе белән кайтыш? Фитонцидлардан – суган, сарымсакны ник онытасыз? Кул астында нәрсә бар, шуның белән дәваланырга кирәк". Соңгы атналарда авыручылар күп булу сәбәпле, поликлиника табибларын өйгә чакыручылар да арткан. "Кайбер көннәрдә 250 шәр чакыру кабул итә идек", – ди И. Галиев. Бер-ике көндә шалтыратучылар бераз кимегән. Тик авыручылар азая дип әйтергә иртәрәк әле. Татарстан буенча 35977 кешегә грипп, тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе диагнозы куелган, эпидемиология бусагасыннан 2,6 тапкыр югарырак, ди белгечләр. Башка елларда мондый күтәрелеш гыйнвар, февраль айларында гына күзәтелгән.

 

 Дуңгыз гриппы вирусы исә республиканың 25 районы халкында табылган. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга тукталсак, 444 очрак теркәлгән. Казанда – 167, Түбән Камада – 58, Актанышта – 25, Чаллыда – 20, Әлмәттә – 16, Зәйдә 18 кеше шул авырудан дәвалана. Башка районнарда чирләүчеләр азрак. Сәфәрләр, килүкитүләр шактый күзәтелгән эре шәһәрләрдә хасталарның да хәйран булуы гайре табигый хәл түгел, ә менә Татарстан читендә урнашкан Актанышка вирусны нинди "җилләр" ташлаган? "Сырхаулар Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан каникулга кайтучылар исәбенә артты", – дип җавап бирде соравыбызга Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Эльза Мифтахова. Якын-тирәдәге районнар халкы авырый башлагач, хастаханәдә район муниципаль берәмлеге ярдәме белән алдан ук әзерлек күргәннәр. "Барлык авырулар да күзәтү астында. Биш кеше дәваланып чыгып китте, 20 се хастаханәдә ята. Башка дарулар белән бергә арбидол да бар", – дип ассызыклады баш табиб. Районда битлеккә дә кытлык юк икән. 500 не алдан алып куйсалар, 3 меңне үзләре теккән.

 

Авыз, борынны каплый торган битлек хакында сүз чыккан икән, шуны да әйтим: берише белгеч аны гел киеп йөрергә киңәш итсә, кайберсе урамда кию, киресенчә, зыянлы, ди. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгеч-эксперты Эльвира Миролюбова исә битлекне кеше күп йөри торган җирләрдә – транспортта, җәмәгать урыннарында гына кияргә кирәк дип саный. Дуңгыз гриппы вирусын никадәр куркыныч дип сөйләсәк тә, ул салкынга чыдам түгел, дип аңлатты белгеч.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 231 | 17.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»