поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.01.2017 Язмыш

Әҗәлең җитсә, гомерең кайда да бетә икән

Яшел Үзән районында яшәүче өч гаиләгә бер мизгелдә кайгы килә. 11 гыйнварда булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелә, өченчесе, исән калса да, бу һәлакәткә катнашы булган өчен өзгәләнә. Чит ил машинасында барган Флюр Шәйхетдинов башта җәяүлене таптата, аннары каршы яктан килүче Илшат Таев утырган “Лада” машинасы белән бәрелешә.

Өч кызга – бер малай

Дүртенче баланың малай буласын белгәч, Таевлар гаиләсен­дә туасы сабыйны аеруча көтеп алалар. Гөлнара, Гөлназ, Гөлшат энеләре Илшатны бик тә ярата. “Олы кызым энесен аеруча сагына. Алар гел бергә иде. Икесе дә Яшел Үзәндә яшәгәч, бер-берсен тагын да якын иттеләр”, – дип искә ала әниләре Рушания. Илшат кеч­ке­нәдән атлар белән “җен­ләнә”. Беренче сыйныфта укыганда ат чабышында катнаша башлый. Җи­ңүләре дә аз булмый. Нәкъ әтисе Дамирныкы кебек. Аларның алган бүләкләре әле дә өйләрен бизәп тора. Дамир абыйның суыткычы “җырлап” эшләп утырса, Илшат алган туң­дыргыч, микродулкынлы мич һәм келәмнәр хәзер улларын искә төшереп торачак. Армиягә китәр вакыт җиткәч, Рушания апага, Илшатны ник алып калмыйсыз, дип тә әйтәләр. Янәсе, бердәнбер малаегыз бит. Тик ул чакта, әллә сизенеп, әллә уйламыйча гына: “Гомере бетсә, монда да үлә, тегендә дә”, – дип җавап бирә.

Соңгы араларда әтисе Да­мирның сәламәтлеге какшап китә, шуңа күрә аны еш кына хастаханәгә йөртергә туры килә. Бу юлы исә аны махсус тикшерүгә алып барырга кирәк була. Улы, ял алып, янә авылга кайта. “Узган ел ирем кинәт кенә авырып китте, аңа инсульт булды. Ярый әле Илшатның авылга кайткан вакыты иде. Улыбыз әтисен тизрәк Норлат хаста­ханәсенә илткән. Аннары “ашыгыч ярдәм” машинасы белән аны Яшел Үзәнгә алып киттеләр. Улыбыз әтисен бик яратты. Кадерләргә тырышты. Минем өчен дә өзелеп торды. Быел үзем дә авырдым. Кан басымым күтәрелеп, 16 көн хас­та­ханәдә ятып чыктым”, – дип сөй­ли Илшатның әнисе.


Илшат     

Фаҗига булган көнне Илшат, әнисенә шалтыратып, эштән иртәрәк кайтуын сорый. Хәтта әнисен эшеннән килеп ала. Кичкә таба күрше авылга, йөргән кызы янына барырга җыена. “Киттең­дәмени, улым? – ди, әнисе нидер сизенгәндәй. – Әйбәт кенә йөре­гез”. Соңгы сөйләшү шулай тәмамлана.
Илшат Тау Иле авылына юл тота. Күгештән ерак түгел ул. Басу аша гына барасы. Әмма Илшат, машинаны тузанга батырмыйм әле дип, хәтта җәй көне дә әйләнгеч юлдан йөри. “Илшат китеп озак та үтмәде, бертуган энем килеп керде. Үзе белән авыл фельдшерын да иярткән. Куркыныч хәбәрне башта ирем Дамирга җиткергәннәр. Аннары миңа әйттеләр, – дип сөйли әнисе. – Баскан урынымда җир убылгандай булды. Улым, бер туганыбызның төшенә кереп: “Мон­да гел яңгыр, бер аяз көн юк”, – дигән. Күз яше түгүдән файда юк, димәк. Әнә шуңа да әзрәк үз-үземне кулда тотам. Тик ничек тынычланырга? Дамир баш авыртудан зарлана, үземне дә тагын кан басымым китереп тотмасын, дим”.

Еларсың да...


Илшатның машинасы белән авариягә очраганын әйтсәләр дә, юлда ни булганын башта әйтүче булмый. “Илшатка кем бәрел­гә­нен, юлда ниләр булганын ул чакта белми дә идем әле. Хәл белергә күршебез Флюра апа кергәч, аның бик елаганына игътибар ит­кән идем”, – ди Рушания апа.
Флюра апа – Флюр Шәй­хетдиновның әнисе. Моннан ел ярым элек 59 яшьлек гаилә башлыгы Илдар абыйны җирли алар. Яратышып гомер иткән, улларына таяныч булган газиз кешесен югалтуны авыр кичерә әниләре. Инде язмышка буйсынып, тынычланабыз дигәндә генә, көтелмә­гән фаҗига килеп чыга. Бу хәлдән соң гаиләнең йокысы кача, ашавы ашау түгел, яшәве газапка әйләнә.
– Улым бу хәлне бик авыр кичерә. Фаҗигадә сәламәтлегенә дә зыян килгән. Гел нидер уйлап йөри. Кайчак: “Әллә юләрләнәм инде? – дип тә сорап куя. – Йөрә­гем күтәрә алмас”, – ди. Авыр хәсрәтләр. Бала югалту бик читен. Рушанияләрнең хәлен аң­лыйбыз. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Ни язган инде, шуны күрербез, – ди Флюра апа.


Флюр     

Флюр күрше авыл кызы Флю­зә­гә өйләнеп, төп йортта Нәфис исемле малай үстерәләр. Авария буласы көнне ул Норлатка сабыена тиешле сөт ризыгы алырга бара. Шуннан кайтканда килеп чыга да инде куркыныч фаҗига. Зур трассада да түгел, авыл янә­шәсендә. Флюр башта юлдан кайтып баручы җәяү­ле кешене бәр­дерә. Аннан соң каршы як полосага чыгып, авылдашы Илшат Таев машинасына бә­релә.

Бер тамчы яше дә чыкмады


Җәяүле кешенең исә Акъегет авылында яшәүче 57 яшьлек Фирдәвес Әшрафҗанов икәне ачыклана. Авылдашлары әйтү­енчә, элек хөкем ителгән, ә иреккә чыккач, беркайда да эшләмәгән кеше була ул. “Ник эшләмисең, дисәм, ике пенсия алам бит мин, дип җавап кайтара иде. Баштарак аңламадым, со­ңыннан әти белән әнинең акчасына эчеп ятканын белдем. Әти үлгәч, хәлләр мөшкелләнде. Әни­не кыйный ук башлаган. Мине әнинең үтенече буенча чакыртып кайтардылар”, – дип сөйли Фирдәвеснең абыйсы Ринат.

Әниләре Резеда, без кил­гәндә, урын өстендә иде. 83 яшьлек әбе­кәйнең үз хәле – хәл. Декабрь ахы­рында Фирдәвес абый әни­сенә чираттагы тапкыр кул күтәрә. Бу хәлгә түзә алмаган әби, гади генә авыл өенең ике катлы тәрәзәсен алып, бакчага чыгып кача. Ә улы, куып тотып, янә әнисен кыйный башлый. “Күк­рәгемә сукты. Мин егылгач, өстемә менеп, үкчәсе белән таптый башлады. Хәзер сулыш алулары да авыр. Кабыргаларым да сынгандыр инде. Ул кадәр кыйнауга ничек түзгәнмендер? Өч тапкыр үлемнән калдым инде мин. Әле ярый күрше Света күреп ярдәм итте”,– ди әбекәй. Әнә шушы хәлләрдән соң, Фирдәвесне дә, әби белән Светаны да күрше Норлатта урнашкан полиция бүлегенә чакырталар.


Резеда әби     

– Әни белән Светаны үзләре алып кайтып куйдылар. Фир­дә­весне калдырганнар. “Җәяү кайтсын, бераз айныр да, физкультура булыр аңа”, – дигәннәр. Мин дә авылда идем ул көнне. Ишекне бик­ләмичә, Фирдәвесне көтеп утырдык. Шул вакытта туганыбыз Рәшит абый килеп керде. “Фир­дәвесне көтмәгез, башка кайтмый инде ул. Аны машина бәр­гән”, – диде. Әнә шул сүзне ишет­кәч, әнинең күзеннән бер тамчы яшь чыкмады. Тәмам йөрәгенә төшкән икән ул аның. Тәмәке җиткереп булмый иде үзенә. Әнине ничек шулай җәберли алгандыр. Без биш бала үстек. Бер туганыбыз Рузалия авырып үлеп китте. Әнинең йөрәгендә хәсрәт­ләр күп инде аның. Энем әнигә гел янап торган. “Мин сине барыбер үтерәм. Үз үлемең белән үлмисең син, минем кулдан үлә­сең”, – дип куркыткан. Әле бер­көнне Фир­дәвесне таптаткан кеше килгән иде. Аны гаепләмибез. Бер дәгъ­вабыз да юк. Энем артык кыланган иде, үз башына булган икән”, – ди Ринат.

Аналар йөрәге

Сер түгел, мондый хәлләрдән соң имеш-мимеше дә күп була. Күгештә дә төрле сүзләр йөри. Флюрның юлына чыккан җәяүле ир-атны гаеплиләр. Җитмәсә, исерек булган икән, диләр. Авыл халкы Флюра апаның да, улла­рының да кешелекле, ярдәмчел икәнен әйтә. Илшатны да гел яхшы яктан искә алалар, әти-әни­сенең хәсрәтен бүлешәләр. Әлегә бу фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эше дәвам итә. Ниләр буласын, тагын күпме күз яшь­ләре түгеләсен бер Ходай гына белә. Машина да бик сирәк кенә йөри торган юлда килеп чыккан вакыйга аркасында бер мизгел эчендә өч гаиләнең язмышы үзгәрә. Бу хәлләрне бигрәк тә аналар йөрәге авыр кичерә. Резеда апа газиз баласы салган җәрәхәтләрдән интегеп ята. Флюра апа улына Ходайдан бу сынауны узганда җиңеллек, ярдәм сорый. Рушания апа исә, баласының рухын шатландырмакчы булып, дога кыла, ашын үткәргәндә, улы яраткан чия пирогы пешерергә җыена...


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»