поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.01.2017 Мәдәният

Артистка карап, сокланырлык булсын

Мин татар һәм башкорт җырчыларын бик яратып тыңлыйм, аеруча элеккеге җырлар күңелемә хуш килә. Күптән түгел телевизордан Башкортостанның атказанган җырчысы Фәнир Галимовның иҗатына багышланган музыкаль тамашаны күрсәтүләрен белгәч тә, бөтен эшемне бетереп, зәңгәр экран каршына барып утырдым. Бигрәк матур җырлый инде Фәнир! Аның моңлы тавышы, үземнең яшь вакыттагы җырлар мине яшьлегемә алып кайткандай булды.

Менә концертны алып баручы Казаннан махсус кунак – Асылъяр җырлавын игълан итте. Без, өлкән яшьтәгеләр, бу артистканы “Яланаяклы кыз” киносын карап беләбез. Асылъяр анда бик авыр язмышлы бер кызны уйнады, без аны жәлләп елаша идек, тыйнак, сөйкемле Асылъярны үз кызыбыз кебек күрә башладык.

Ә концертта сәхнәгә бөтенләй башка Асылъяр чыкты. Озын итәкле күлмәк кисә дә, түше ачык, күкрәкләре күренеп тора. Залда утырган ак яулыклы апалар, әбиләр бер-берсенә карап пышылдаша башладылар – алар да җырчының кыяфәте белән канәгать түгел иде бугай. Кунак булып килгәнсең икән, үзеңне тыйнак, матур тотарга, тамашачыларга ихтирам күрсәтергә кирәк бит инде. Дөресен генә әйткәндә, мин җырчы өчен оялып утырдым.

Әйе, хәзер олы яшьтәге артистлар арасында “яшьләрчә” киенүчеләр күбәйде шул. Үзләренчә, матур булып күренергә тырышалардыр инде, әмма моның белән тамашачыларны үзләреннән биздерүләрен аңламыйлар. Аеруча авыл җирендә болай чыгыш ясау килешми. Телевизордан Казанда үткән  мәдәни чараларны, концертларны караганда чәчен-башын туздырган, изүләре ачык, кыска җиңле күлмәк йә тар чалбар кигән олы яшьтәге хатын-кызларны күреп, хәйран калабыз. Җитмәсә, шунда ук чалмалы муллалар да утыра. 

Безнең Гали авылында яшьләрнең дә башларында яулык, алар кыска итәк түгел, кыска җиңле күлмәк тә кимиләр. Кызларның яулык астыннан чәчләре күренеп торса да, абыстайлар кисәтү ясый.

Артистларыбыз да сәхнәгә чыгар алдыннан кыяфәтләре турында уйлансыннар иде. Халык алдына чыгучы сәнгать кешесе үз урынын, дәрәҗәсен белеп, тамашачыга хөрмәт йөзеннән, матур киенергә тиеш. Сәхнә сәнгатьнең тәрбия чарасы икәнен дә онытырга ярамый. Сиңа карап сокланырлык, үрнәк алырлык булсын.

Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы.
 


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 20.01.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»