поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2009 Авто

ТАКСИСТЛАР НИЧӘ СУМ АКЧА ЭШЛИ?

Казанның автобус тукталышларында басып торган күпсанлы машиналарның “такси” булулары бүген һәркемгә дә мәгълүм. Аларның һәммәсе дә үз урынын һәм “пассажирларны кабул итү вакытын” төгәл белә – бу бизнеста бар нәрсә дә тәртип буенча башкарыла. Шунысы бар, мондый машиналарның күпчелеге бернинди фирмада да теркәлмәгән, тимер ат хуҗалары беркемгә дә буйсынмыйча бары тик “үз кесәләренә” генә эшлиләр.

Ләкин пассажир бу хакта беркайчан да белмиячәк: машинаның түбәсе өстендә кишер төсендәге шашка тора, машина эченә таксометр, GPS-навигатор куелган, кирәк икән – машина хуҗасы сезгә квитанция һәм чек та язып бирәчәк.

 

Таксистлар үзара шактый тату яшиләр. Юл кичүенә кадәр бер чират, юл кичүеннән соң икенче чират саклана. Барысы да вакыт буенча, пассажирларны “урлау” гадәте юк. Читтән беркемне дә кертмиләр. Тукталыш янында басып торганга, районны “тотучыларга” айга бер тапкыр билгеләнгән күләмдә акча түләү гадәте дә кабул ителгән. Айлык “взнос” урынына карап билгеләнә. Кунакханәләр янында бу сумма бер меңгә кадәр дә җитәргә мөмкин. Үзәк урамнардагы тукталышлар янында 250-500 сум. Кем ничек тели – шулай билгели.

 

Таксистларның бер өлеше көндез, икенчеләре төнлә эшли. Көндезгеләр эшкә, укырга баручыларга хезмәт күрсәтә. Ара-тирә вокзалга, аэропортка баручылар да очрый. Төнлә исә, клиентлар бөтенләй башка. Аларның күбесе күңел ачып йөрүчеләр, төнге клубларга, дискотекаларга баручылар була. “Төнге клиентлар һәм төнге хезмәт хакы бөтенләй башка. Мин андый эшне кабул итмим, шуңа күрә өйдә йоклыйм”, – дип сөйли соңгы алты ел дәвамында таксист булып көн күрүче Андрей. Берничә таксист белән сөйләшеп караганым бар – барысы да хезмәт хакының түбән булуына зарлана. Төп сәбәбе – машиналарның күп булуы.

 

Шул ук Андрей сөйләгәннәрдән: “Кризис аркасында күп кеше эшсез калды, машиналары кредитка алынганнарга көн итәргә кирәк бит. Бүген шәһәр урамында кул күтәреп торучы янына ялтырап торган кыйммәтле машина туктый икән – бу гадәти хәл”, – ди ул. Менә шундый “бомбила”ларның күп булуы бәяләрнең түбәнәүенә китерә дә инде. Бүген Казанның бер районыннан икенчесенә рәхәтләнеп 150 сумга барып була. Район эчендә хәтта илле сумга гына да йөрергә мөмкин. Әлбәттә, бу очракта пассажирлар ота, таксистлар исә, беркадәр оттыра. “Айлык хезмәт хакы төрлечә булырга мөмкин. Көн саен эшләсәң, уртача 15-17 мең эшләп була”, – ди Андрей.

 

Ә шулай да Казанда рәсми рәвештә теркәлгән такси фирмалары да бар. Бүген башкала халкына 34 такси операторы хезмәт күрсәтә. Фирмаларда барлыгы 1967 машина эшли, алар арасында чит ил машиналары да шактый (868 данә). Әлеге машиналарның нибарысы 150 генә – теге, яки бу фирманың милке булып санала, калганнары – читтән тартылганнар. Хәзер башкалада хатын-кызлар һәм мөселман таксилары да барлыкка килде. Шулай да бу тармакта тулы тәртип юк әлегә.

 

Андрейның бу ситуациягә үз карашы: “Универсиада якынлаша бит, белмим, нәрсә булыр. Шәһәр башлыгы Казанда бер генә такси булачак, дип игълан итсә, беркайда да китә алмаячакбыз”, – ди ул.


Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
№ | 17.11.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»