поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.05.2008 Авыл

АВЫЛЫ НИНДИ - БИЛЬЯРДЫ ШУНДЫЙ

Бергә үскән дустым Руслан белән 1 майда авылда булып килдек. Бәйрәмгә кайтып та клуб тирәсен әйләнмәү килешмәс – караңгылану белән авылның “мәдәни учагына” төшеп киттек. Клубка керүгә, Руслан мондагы бильярдны күрде дә, туктый алмый көләргә тотынды. Көчкә тынычландырдым.

                 Икебез дә кечкенәдән җәйге каникулга авылга кайтып йөрдек. Дустымның инде бер ун еллап мондагы клубны күргәне юк. Казанда Руслан Юлдашев бильярд белән профессиональ шөгыльләнә. Хәтта ике тапкыр Европа чемпионы Анастасия Луппова белән дә көч сынашканы бар. Шуңа да авыл клубындагы бильярдны күргәч ул, егылып китмәс өчен шул бильярд өстәленә тотына-тотына көлде. Кий – көрәк сабыннан эшләнгән, өстәле – коры такта, шарлары төрле зурлыкта, шакмаклылары да очрый. “Ник көләсең? Әйдә спонсорлык ярдәме күрсәт! Алып бир бер бильярд өстәле”, - диде завклуб Мансур абый үпкәләгән сыманрак. Шарлар бик “үзсүзле”: бер якка тәгәрәгән хуттан кинәт икенче якка борылып чабалар. Карап торуы күңелле. Профессиональ өстәлдә уйнарга күнеккән Руслан өчен бу үзенең джибыннан “Запарай”га күчеп утырган кебек булды инде. Күрәсең, бу өстәл минем уйнау манерама күбрәк туры килә, чөнки Русланны ота яздым. Ә Казанда уйнаганда аны куып җитә алганым юк иде әле. “Бу бильярдны безнең авыл егетләре генә уйный ала!” – диде завклуб горурланып. Кызганыч, Руслан аны аңламады, чөнки татарчасы - ташка үлчим...

 

                 Чынлыкта, хәлләр бер дә көлкеле түгел. Мансур абый мондагы бильярдны үзенчә саклап, карап тота инде. Якын-тирәдәге авылларда мондый элиталы уен инде күптән юк. “Совет заманында заявка бирәсең дә, кайтаралар иде. Бетте ул заманнар”, - ди Мансур абый.  

Әгәр дә Руслан бу проблеманы төптән аңласа, ким дигәндә шул бильярд өстәленә бәргәләнә-бәргәләнә еларга тиеш иде. Бер уйласаң, бу бит бильярд өстәле генә түгел, ә авыл бетүнең бер символы. Өстәле нинди – авылы шундый, шарлары нинди – кешеләре шул хәлдә. Көрәк сабыннан эшләнгән кий исә - авыл белән идарә итү символы. Театр элгечтән башлана башласа, авыл клубының бетүе – бильярд, магнитофон, домино бетүдән башлана. Уйларлар-уйларлар да, пычагымамы бу клуб дип ябып та куярлар. Ни өчен кирәк ул? Яшьләр юк бит авылда! Ә яшьләр ни өчен юк? Чөнки, клубы, башкасы юк. Нәрсә беренче барлыкка килгән: тавыкмы, әллә йомыркамы, дигән кебегрәк килеп чыга инде.

 

                 Ул көнне без клубта өчәү генә идек. “Бәйрәмгә кеше шактый кайтты, бөтен яшьләр авыл читенә шашлыкка чыгып киткәннәрдер,” – диде завклуб. Иренмиче аларны каен посадкасына кадәр барып эзләп таптык. Барлыгы 10-15 кеше! “Бөтен яшьләр” дигәне шул булып чыкты...

 

                 Фотосурәттә - Руслан Юлдашев. Әлеге фото кесә телефонына гына төшерелде, сыйфаты өчен гафу итәрсез. Ватык бильярд төшерәм дип фотоаппарат артыннан өйгә чабарга оялдым...


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»