поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2009 Авыл

ЧАНАНЫ ҖӘЙДӘН, АРБАНЫ КЫШТАН ӘЗЕРЛӘ... (ФОТО)

Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Шуны истә тотып булса кирәк, Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында авыл хуҗалыгы техникасы кургәзмәсе һәм шуңа бәйле семинарузды. Без килгәндә авыл хуҗалыгы техникасы, сервис һәм запас частьләр белән тәэмин итүче «Татагромаш-К» оешмасы директоры Хәмәдияров Ринат Сөләйман улы күргәзмәдәге тимер атларның техник мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен, «холкын» аңлата иде.

«Татагромаш-К» компаниясе җирдә эшләүчеләргә яхшы таныш. Ул нигездә Польшада (Pronar маркалы) җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналары һәм таккычлар белән тәэмин итүче эре берләшмә. Игътибарымны аеруча таккычлар җәлеп итте. Алар чыдам һәм күп функцияле булулары белән уңайлы. Мәсәлән, бер үк трактор печән вакытында эскерт өя алса, казу эшләре вакытында таккычын алыштырып чокыр казый башлый. Ә кирәк чакта яңа таккыч куеп җир дә тигезли. Дөрес, мондый техниканыңбәясе арзан түгел. Тик өч трактор тотканчы, бер трактор тотуың файдалырак: чыгымнары да азрак, урынга да эконом. Халык та бит, сигез сыер асраганчы, симез сыер асра дип белми әйтмәгән. Әлеге техниканың аерым берничә төргә җайлаштырылган булуы эшне сыйфатлырак итеп башкарырга булыша.
 
«Тандем» тибындагы прицеплар авыл хуҗалыгы культураларын (бодай, арыш, кукуруз), яшел массаны һәм кырга чыгарыласы ашламаны, әрәм-шәрәм итмиче, кирәкле урынга җиткерергә мөмкинчелек бирә.
 
Ә таккыч-платформалар прессланган салам һәм сенаж түкләрен ташуда бик уңайлы. Аларга биеклеге 3 рәтле рулоннарны да төяп була. Киң шиналы көпчәкләрдә юеш кырлар буйлап йөрергә дә мөмкин. Тизлеге 40 км/сәгатькә кадәр җитә торган бу таккыч-платформаларда ерак араларга да йөрергә була.
 
Техника ничек кенә заманча булмасын, анда кеше эшләячәк. «Элек механизаторлардан «колхоз малы» дигәнне ишетеп була иде, хәзер юк! – ди җирле җитәкчеләр, – Алар әлеге техниканың күпмегә алынганын белә, аңа үз өйләрендәге җиңел машинага караган кебек карый. Әлеге техникада ике, хәтта өч тапкыр күбрәк җитештерергә була. Монда эшләгән кешегә дә уңайлы. Кырдан кайтып, өстен алыштырмыйча кунакка, йә йөргән кызы белән очрашуга ук китәргә була».
 
Һәр өлкәдә үз эшенең осталары булган белгечләр кирәк. Авыл хуҗалыгы да искәрмә түгел. Моны җитәкчеләр яхшы аңлый. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы академиясеннән машина-трактор паркын эксплуатацияләү кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Семушкин Николай Иванович та семинарга чакырулы иде. Ул җитәкчеләр белән практикага студентларын китерде. Парта артында китап укып кына үз эшеңнең остасы булып булмый шул, практика кирәк. Мондый очрашу һәр як өчен дә файдалы.
 
«Татагромаш-К» директоры Ринат Хәмәдияров үзе дә тумышы белән шушы яктан. Шуңа да Балык Бистәсе районы якын аңа. Быел Ринат әфәнде үзе дә җир алып бәрәңге иккән. Уңышы яхшы булды, ди. Тик уңыш алу бер хәл, аны саклау – икенче проблема. Тик монда ул да хәл ителгән. Иске складларны җиһазлап, алынган уңышны шунда саклыйлар. Складка килеп кергәч, биек итеп өелгән агач әрҗәләргә күзем төште. Монда бары тик сайлап алынган бәрәңге генә саклана. Гади кагыйдә: арада бер генә череге дә булмаска тиеш, юкса бөтен әрҗә әрәм булачак! Склад буенча чит ил киноларында гына күрергә күнеккән бәләкәй «Nissan» машиналары җилдерә. Хәер, Ринат әфәнде җиргә табыш чыганагы итеп кенә караучылардан түгел. Авыл җире аның өчен милләт һәм тел сакчысы да. Авылдашлар кайсы гына төбәккә таралсалар да, туган нигезләрен онытырга тиеш түгел дип саный ул.
 
P.S. «Татагромаш-К» компаниясенең сайтына күз салыгыз.
 
 
1

2 

3  

4  

5

6

7 

8

9

10

11

12

13

14


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.11.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»