поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.11.2009 Шоу-бизнес

ЛӘЙЛӘ ДӘҮЛӘТОВА: НИЧЕК БАР ШУЛАЙ

Ләйлә Дәүләтова белән Фидан Гафаровның "Мәхәббәт бураннары" бик уңышлы проект иде. Ләйлә халыкка якынайды, ә онытылып барган Фидан Гафаров исеме эстрада күгендә яңадан тугандай булды. Хәтта бер Казанда гына да бу тамашаны инде бишенче тапкыр шыгрым тулы зал белән карадылар. Ләкин...

Менә шул "ләкин"нәр турында проектның җитәкчесе Л.Дәүләтованың үзеннән сөйләттек.

 

– Ләйлә, Фидан белән сезнең турында әллә ниләр сөйлиләр...

 

– Әйе шул, көненә 10-15 кеше кесә телефонына шалтыратып шул турыда сорый башлады. Әллә нинди вариантлар әйтәләр, хәтта безнең турында без белмәгәнне дә беләләр.

 

– Чынлыкта ни булды соң?

 

– Берни дә булмады. Безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы. Көн саен диярлек хәбәрләшеп торабыз. Фидан абый авырып больницага эләкте дә миңа тиз арада башка җырчы табарга кушты. Ул хаклы, сәламәтлек белән шаярырга ярамый. Гел юлда йөрү өлкән кешене генә түгел, яшьрәкләрне дә бик арыта.

 

– Ә Фидан Гафаров сәхнәгә чыгарга җыенамы соң?

 

– Әлбәттә. Бераз хәл алгач, бөтен Татарстанны әле берничә тапкыр урап чыгар дип уйлыйм, Алла боерса.

 

– Фидан Ләйлә белән бергә яши икән дигән сүзләр дә бар...

 

– Ничек инде 70 ягына чыккан кеше турында шулай начар уйларга мөмкин? Аның гомер иткән хатыны, ә янәшәсендә һәрвакытта да "әтием" дип өзелеп торучы улы Азамат бар.

 

Берсендә шулай Чаллыда узган концерттан соң банкетта утырабыз. Хәтта зур җитәкчеләр дә безнең сәхнәдәге мәхәббәткә шулкадәр ышанган һәм тетрәнгән иде, өйләнешегез дип Фидан абыйны кыстый башладылар. Фидан абый торды да әйтте: "Җәмәгать, ышанасызмы-юкмы, чынлыкта Ләйләнең битеннән дә үпкәнем юк, ул хәтта кулыннан тотарга да рөхсәт итми", – диде. Ә мин нәрсә? Концертта сөйләнә торган шигырьләрне язганда мин әле Фидан абый белән таныш та түгел идем. Әйе, алар барысы да үз тормышымнан, елый-елый язылган шигырьләр. Шуңа шулай тәэсирледер дә. Ләкин алар берсе дә Фидан абыйга багышланмаган.

 

– Үзең турында сөйләнгән гайбәтләргә борчыласыңмы?

 

– Юк, әниемә һәм абыйларыма авыр булыр дип кенә борчылам. Чынлыкта минем нинди икәнемне якыннарым һәм минем белән эшләүчеләр бик яхшы белә. Мин үземне бик хөрмәт итәм.

 

Фидан абыйга карата да бары тик хөрмәт кенә. Башка нәрсә турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлбәттә, мин сценарийны язганда шигырьләрне һәм җырларны шундый итеп сайлап чыктым – ул тамашачыга чын мәхәббәт кебек барып ирешергә тиеш иде. Ә Фидан абый ул – шулкадәр бөек һәм оста артист, шуңа күрә аның уйнаганнары чын кебек тоеладыр да.

 

Тормышта да бик җитди кыяфәт ясап шаярырга мөмкин. Әле бу көздә генә Мәскәүгә баргач: "Сез Ләйлә белән бергә торасызмы?" – дип сораганнар да, Фидан абый күз дә йоммыйча: "Әлбәттә, без инде 2 ел бергә яшибез", – дип җавап биргән.

 

– Ә Фирзәр Мортазин турында ни әйтерсең?

 

– Мондый авыр хәлдә калгач та, мин ярдәм сорап Фирзәр абыйга шалтыраттым. Рәхмәт, ул шунда ук хәлемне аңлап ризалашты. Чөнки оештырылган концертларны бөтенләй өзсәм, тагы да начаррак булыр иде.

 

– Ни өчен нәкъ менә Фирзәр?

 

– Минем әнкәйнең гел әйтә торган бик матур сүзләре бар: "Үзеңә ошаса – кешегә ошар". Хәтерлисезме, Фирзәр абыйның җиңен сызганып, гармунын тотып, "Яшермә", "Бер генә минутка", "Пар балдаклар" дип җырлаган чакларын? Нишләп элекке җырларын нәкъ элекке образда җырламый икән дип гел аптырый идем. Ходай язгач, андый мөмкинлек тә чыкты. Фирзәр абыйның бик көчле уңай энергетикасы, юмор хисе һәм бары тик тере тавыш белән генә җырлавы да мине бик сокландыра. Ул, әлбәттә, минем шигырьләр белән үрелеп барачак, спектакль кебек эшләнәчәк. Алла боерса, тамашачыга бик ошар дип уйлыйм.

 

– Кайсы яхшырак соң, Фиданмы, Фирзәрме?

 

– Алар икесе ике төрле, икесе дә бик шәп. Кемгәдер груша ошый, кемгәдер әфлисун. Ә мин яшелчә яратам.

 

– Концертларда йөреп, "Адәм белән Хава" тапшыруларын эшләргә дә вакытың каламы?

 

– Концертлар бит кичен генә, ә көндез мин гел эштә. Ераграк районнарны махсус шимбә-якшәмбегә куйдым. Телевидениедәге эшемне бик яратам. Ул минем өчен һәрвакыт беренче урында. Хәтта гастрольдә дә гел үз тапшыруымны кайгыртам. Әле менә Ижауга баргач, көне буе "Адәм-Хава"га яңа гаилә төшердем, кич концертка чаптым.

 

– Фирзәр белән кайларга юл тотасыз?

 

– Бүген, 17 ноябрьдә – Апаста, 18 е – Питрәч, 19ы – Аксубай, 20 се – Балык Бистәсе, 21 е – Чүпрәле, 22 се – Әтнә, 23 е – Яңа Чишмә, 24 е – Теләче...

 

Аннары күз күрер. Ходай кушса, бәлки әле башка якларга да барып чыгарбыз...


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 231 | 17.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»